поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.06.2015 Мәгариф

Рус теленнән БДИда 100 балл җыйган Алинә Волкова: «Имтиханнан чыкканда, баш миенең ничек «кайнавын» сиздем»

БДИдан 100 балл... Бу турыда кайсы чыгарылыш сыйныф укучысы хыялланмый икән? Ә менә Зәйнең I мәктәп укучысы Алинә Волкова хыялланып кына калмаган, рус теленнән имтиханын иң югары балл­га биргән дә куйган.

Алинәне, тагын бер БДИ бирү мөмкинлеге булса, үзеңне сынап карар идеңме, дип шаяртам. Ул исә: «Юу-у-у-к, кирәкми, быелга җитәр!» – дип кенә баш кага. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган, имтиханнарын иң югары балларга биргән укучыдан БДИны 100 баллга бирү серләренә төшендем.
 
– Имтиханыңны иң югары баллга бирермен дип уйлаган идеңме?
 
– Мин рус теленнән югары баллга өметләндем, ләкин 100 үк булыр дип хыялланмаган идем дә. Минем өчен ул ирешә алмаслык бер могҗиза булып тоелды.
 
– 100 балл җыйганыңны белгәч, нинди хисләр кичердең?
 
– Нәтиҗәләр билгеле буласы көнне мин һәр биш минут саен сайтка кереп карадым. Бөтен гаиләбез белән бик дулкынланып көттек ул мизгелне. Мин, гомумән, тамактан калдым, бар белгәнем сайттагы битне яңартып тору иде. Кичкә безгә нәтиҗәләрне бер көнгә соңрак әйтәселәре билгеле булды. Икенче көнне иртә белән мине әни уятып, яңадан сайтка кереп карарга кушты. Керсәм, үз күзләремә үзем ышанмадым, төш кенә күрәм, әле уянып җитмәдем кебек тоелды миңа. Әти‑әнигә бу хәбәрне әйткәч, әни елап җибәрде, аның белән бергә мин дә еладым. Әти минем 100 баллым белән бик горурлана.
 
– Күп кеше, БДИ балаларның психикасын боза, ул белем дәрәҗәсен күрсәтми, ди. Ә синең бу имтиханга карашың нинди?
 
– Мин БДИ турында ул яхшы яки начар дип әйтә алмыйм. Бездән бит беребездән дә БДИ бирәсегез киләме дип сорап тормадылар. Бу бөтен кешеләр өчен дә каралган бердәм имтихан. Белем дәрәҗәсен тикшерми диючеләргә шуны әйтә алам: акыллы кешенең БДИны «ике»легә биреп, белеме булмаганның «биш»легә биргәнен күргәнем юк әле.
 
– Имтиханнарга кайчан әзерләнә башладың?
 
– Минем бер тапкыр да репетиторларга йөргәнем булмады. Мәктәптә өйрәтүләре дә бик җитте. БДИга безне инде 10 нчы сыйныфтан ук әзерли башладылар. Рус теле укытучысы Людмила Деминага зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Ул безгә имтиханны югары баллга бирер өчен көченнән килгән бөтен әйберне эшләде.
 

Рус теле укытучысы Людмила Демина белән
 
– Синең өчен кайсы имтихан иң авыры булды?
 
– Мин өч имтихан бирдем. Математикадан 68 балл җыйдым. Җәмгыять белеменнән әлегә имтихан нәтиҗәләре билгеле түгел. Нигәдер иң авыр имтихан нәкъ менә рус теле булды. Бәлки иң беренче тапшырганга шулай тоелгандыр миңа. Имтиханны биреп аудиториядән чыкканда, уйлый‑уйлый баш миемнең ничек «кайнавына» кадәр сиздем мин. Өйгә кайттым да әтигә: «Булдыра алганча тырыштым!» – дип кенә җавап бирә алдым.
 
– Ничек уйлыйсың, 100 балл ул белем күрсәткечеме, әллә имтиханда бәхет эше дә зур роль уйныймы?

 
– Бөтен имтиханнарга хас булганча, монда бәхет факторы да зур роль уйный. Ләкин 100 баллның нигезендә бик зур хезмәт, тырышлык, имтиханга әзерләнеп үткән йокысыз төннәр тора. Бәхет дип кенә ерак китеп булмый.
 
– Синеңчә, 100 баллга имтихан бирү сере нидә?

 
– Имтиханга әзерлекне системалы рәвештә алып барырга кирәк. Репетиторга йөрим дип кенә кул кушырып утырырга ярамый. Күп әйбер үзлегеңнән шөгыльләнгәннән тора. Укытучыдан оныткан яки белмәгән әйберне сорарга курыкмаска кирәк. Ә имтихан вакытында инде «паника»га бирелмәү мөһим. Имтиханга, гомумән, аек акыл, салкын баш белән бару яклы мин.
 
– Кая укырга керергә уйлыйсың?

 
– Кечкенәдән Казанда белем аласым килде. Федераль университетның Дәүләт һәм муни­ципаль берәмлекләр белән ида­рә итү югары мәктәбенә укырга керергә исәп.


Алисә САБИРОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»