поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.06.2015 Бәйрәм

Уразавыл региональ бәйрәм җыйды

13-14 июньдә Т.Новгород өлкәсендә сабантуйлар булып үтте.

13 июньдә Уразавыл сабан туе кунакларын милли киемнәр кигән район мәдәният комитеты артистлары икмәк һәм тоз белән каршы алдылар. Олы кунаклар арасында Түбән Новгородтан килгән өлкә авыл хуҗалыгы министры урынбасары Сергей Курепчиков, Законнар чыгару җыены депутатлары Роман Кадышев белән Николай Шкилев, Татарстанның Түбән Новгород өлкәсендәге Сәүдә-икътисад вәкиле Айрат Усманов, “Рәшит Ваһапов” фонды җитәкчесе Рифат Фаттахов та бар иде. Ә Нижгар татарларының Региональ милли-мәдәни автономиясе барча җитәкчелеге белән сабантуйда катнашты. Күрше Сергач район администрациясе башлыгы Николай Субботин һәм Мордовия республикасының Ләмбер районы башлыгы урынбасары Рушан Башиков та халыкны милли бәйрәм белән тәбрикләргә килделәр.

Алып баручылар Гөлнара Ганиева белән Рушан Абдрахманов үткәреләчәк уен-конкурслар һәм башка төрле ярышларның исемлеген әйтеп үткәч, сәхнәгә кадерле кунакларны чакырдылар.

Николай Шкилев белән Роман Кадышев өлкә хөкүмәте исеменнән Кечас авыл администрациясе башлыгы Валентина Комаровага, Карга фермеры Яфәс Абдуллинга һәм Кызыл Октябрь районының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ринат Садретдиновка Рәхмәт хатлары белән кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

Зур Рбишча мәчете имамы Мөнир хәзрәт Багаутдинов бәйрәмгә хәер-фатиха бирде. Аннары районның җирле үзидарә һәм администрация башлыклары Халит Сөләйманов белән Рәшит Садретдинов халыкны тәбрикләп, үз һөнәрләренең осталары булган алдынгы белгечләрне Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Җитәкчеләр чыгышы арасында Пильна районыннан килгән “Возрождение” коллективы матур биюләр белән чыгыш ясады. Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәрит Бәшәров Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр белән Суыксудагы “Буян” КФХсы җитәкчесе Гөлсинә Исхакованы, Зур Рбишчадагы “Юлдаш” КФХсы җитәкчесе Кадрия Ахунованы һәм Каргадагы “Вәлит” КФХсы механизаторы кочкопожарлы Наил Гаязетдиновны бүләкләде.

Айрат Усманов Татарстан Республикасы президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен укып чыкты.

Өлкә татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәнов Ыргу имамы Нәим хәзрәт Бәдретдиновны, Чүмбәли авылы башлыгы Рамил Хәсәновны, “Туган як” иҗтимагый оешмасы рәисе Марат Юнисовны, Краснай һәм Сафаҗай авылы башлыклары Максут Алимов белән Фәрит Каюмовны һәм Камка администрациясе башлыгы Мөнир Шәймәрдановны бүләкләде.

Концертта Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров улы Сәйдәш белән чыгыш ясады, яндавишчалы Рифат Ильясов матур җырлады, ә мәдәни программаны кочкопожарлы Рамил Хөсәинов һәм җирле район мәдәният комитеты артистлары дәвам итте.

Футболда Сечен, Сергач һәм Кызыл Октябрь районнарыннан 9 команда катнашты. Уразавыл командасы беренче, Кочко-Пожар икенче, ә рус Пожары командалары өченче урын- нарны яуладылар. Волейболда сал- ганлылар беренчелекне алды. Спорт төрләре буенча призлы урыннарны яулаган командаларны районның спорт, мәдәният һәм яшьләр эше бу- енча комитеты кубоклар һәм грамоталар, ә РНКАТНО белән районның Яшьләр палатасы өстәмә призлар белән бүләкләделәр. Әйтергә кирәк, автономия сабантуйга үзенең өлешен күп кертте, аның тарафыннан сәхнә янәшәсендәрәк куелган чатырда кунакларны милли ашлар белән сыйладылар, шашка-шахмат ярышлары, төрле милли уеннар да оештырдылар.

Елдагыча, сабантуйның тантаналы өлеше белән параллель рәвештә ат чабышлары булды. Шуңадыр бу искиткеч тамашаны караучылар бик аз иде. Ә бит ат чабышлары милли көрәшкә тиң ярыш. Атта йөрергә алты һәвәс кеше бу көнне стартка чыкты. Шулар арасында Уразавыл сабан туена ат чабышларын кабат кайтаруга төп сәбәпче булган Суык- судан Харис абый Айсин да бар иде. “Абый” диюебез шуңа ки, чөнки ул берничә ел лаеклы ялда инде, әмма Уразавылдагы ат чабышларын бер генә дә калдырганы юк. Соңгы ике елда безнең сабантуйга Пильнадан да чабышка атлар китерәләр. Узган елда алар беренчене алган булсалар, быел икенче урынга гына кал- дылар, ә беренчене Уразавыл жокее Рауф Алимов алды. Өченче урынга Рбишча атында Суыксу егете Ринат Сабиров лаек булды.

Көрәш мәйданы киң һәм күп ке- шеле булса да, кызганычка каршы, көрәшчеләребез саны, Бөек Ватан сугышы ветераннары кебек, елдан- ел сирәгәя бара. Матур көрәш аз булса да, бүләкләнүчеләр шактый иде. Традиция буенча, милли ра- йон хакимияте милли көрәшебездә дан-абруй казанган ветераннар- ны бүләкләде. Билбаулар белән көрәштә үз авырлыгында дөнья чем- пионы исемен яулаган Рбишчаның яшь егете Эмиль Низаметдиновны район башлыклары мәрә уртасына чыгарып, тагын бер тапкыр котладылар һәм бүләкләделәр.

Рафаил Максутов, Мансур Фәхретдинов, Мидихат Хөснетдинов, Абдулхак Самерханов исемендәге махсус бүләкләргә көрәш ветераннары Мәлик Имаметдинов, Абдулбәр Әндәрҗанов, Хафиз Абдуллин һәм Мостафа Лукманов лаек дип та- былдылар. Матур техник көрәш күрсәткәне өчен РНКАТНО Семочкидан Ильяс Исхаковны бүләкләде. Әлбәттә, бүләкләнүчеләрнең ба- рысын да язып, теркәп барырга мөмкинлек булмады. Әйткәнебезчә, алар бик күп иде. Шуңа хәзер үз категорияләрендә бүләкле урын- нарны алучыларны гына әйтеп үтәбез. 75 килограмм үлчәмдә урыннар түбәндәгечә бүленде: Эмиль Низаметдинов (Рбишча), Илдар Айсин (Суыксу) һәм Айрат Усманов (Сафаҗай).

85 килограмм авырлыкта беренчене Ильяс Исхаков алды, икенче белән өченче урыннарны Айрат Усманов белән Дамир Юсупов (Ишавыл) бүлештеләр. Ә менә абсолют авырлыкта беренче дүрт урынны сафаҗайлылар: Рамил Нуриманов, Марат Усманов, Илшат Нуриманов һәм Ринат Сәбитов алды. Шуны да әйтергә кирәк, “Уразавыл сабан туе батыры” дигән күчмә кубок хәзер даими хуҗасын тапты – аны Сафаҗайга Рамил алып кит- те. Шуның өстенә аның җилкәсенә традицион бүләк – кучкар да менеп атланды, РНКАТНОның махсус бүләген дә култыгына кыстырды, төп бүләкнең документын да җыеп куйды. Ә “Татар радиосы” һәм “Туган як”ның махсус бүләгенә матур көрәш күрсәткән өчен Зур Рбишчадан булган яшь көрәшче Ваиз Хакимов лаек булды.

Менә шулай Уразавыл сабан туеның төп өлеше тәмамланды, ә яшьләр әле таң атканчы күңел ачты. Сабантуйларда яңа очрашулар июль аеның икенче яртысында гына булыр. Сау булыгыз!

Моклокада Гүзәл Уразова җырлады

Спас районы Татар Моклокасы болынына төрле яклардан бик күпләп халык агыл- ды, чөнки ул көнне безнең Нижгар татарлары тарафыннан да яратуга лаек булган Татарстанның атказанган артистлары килүе билгеле иде. Милли бәйрәмебез тантанасын Спас районы һәм Татар Моклокасы администрацияләре башлыклары Татьяна Бирюкова белән Салех Ще- галев һәм РНКАТНОның башкарма директоры Рамил Салихҗанов ачып җибәрделәр. Алар авыл халкын һәм барча кунакларны бәйрәм белән тәбрикләп, күңелле ял теләделәр. Аннары кече ватаннарын төзекләндерүгә зур өлеш кертүчеләргә, сабантуй спонсор- ларына Рәхмәт хатлары белән бүләкләр тапшырдылар.

Белгәнебезчә, Татар Моклока- сында иҗади җанлы һәм милли мәдәниятне яратучы халык яши, шуңа концертны аеруча көтеп ал- дылар. Сәхнәгә Казаннан килгән пародист һәм алып баручы Наил Мөбәрәкшин менде һәм барча тамашачыларны җылы сәламләп, аларның алкышлары астында җырчылар гаиләсе Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовны чакырды. Иҗат җанлы халык өчен сабантуй сәхнәсендә шушы татар эстрадасы йолдызларын күрү, әлбәттә, зур сөенеч.

- Хәерле көн, кадерле дусларым! Бәйрәм белән сезне! Соңгы кабат шушы авыл сәхнәсендә дүрт ел элек идек. Дүрт ел эчендә дөньяга тагын ике бала тудырып, өч тапкыр әти-әни булдык һәм бик нык сезне сагынып та өлгердек, - диде чибәр йолдызыбыз. Шулай ук Гүзәл кабат моклокалылар белән сөенечле күрешү оештырганы өчен Җәмил Шәмил улы Реймовка чиксез рәхмәтләрен юллады.

Ниһаять, бию һәм җыр-моңга тулган концерт башланып китте. Аларның төрле образларда башкарылган җырлары арасын- да “Салават театры” артисты Ришат Фазлыәхмәтов та матур та- вышы белән тамашачыларны сөендерде. “Гүзәл Уразова” җыр театры биючеләре дә һәр чыгышны үзләренең матур биюләре белән бизәде. Нижгар төбәгенең төрле авылларыннан килгән һәм җирле халык тын алмыйча концерт карады. Шушы чара сабантуйның иң матур өлеше булып күңелләрне яулап алды. Хәтта концерт ахырына җиткәч тә, сәхнәдән алып автобуска хәтле ара- ны җырчыларга үтү җиңел түгел иде, чөнки халыкның яратып өлгергән сәхнә йолдызлары белән аерылышасы килмәде. Бигрәк тә Гүзәл Уразованы урап алып, һәркайсы аның белән бергә истәлекле фотога төшәргә теләде. Ә мин шул вакытта анардан сабантуйдан алган тәэсире турында сорадым. “Без биредән тирән һәм җылы хисләргә тулган күңелләр белән кайтып китәбез. Өстәвенә, әйтерсең лә, нык яра- тып өлгергән Нижгар төбәгендәге тамашачыларыбыз бәйрәменә килүебезне белеп, табигать шундый матур көн бүләк итте, - диде яраткан йолдызларыбызның берсе Гүзәл Уразова.

Концерт барышында ук көрәш мәйданында өч үлчәү категориясендә бил алыша баш- ладылар. 75 килограммга кадәр үлчәүдә оста көрәшүче, Кече Рбиш- ча егете Эмиль Низаметдинов җиңүгә иреште, Айрат Усманов (Сафаҗай) икенче, Рамил Ситдиков (Пашат) өченче урыннарга лаек бул- дылар. 85 килограммга кадәр Дамир Юсупов (Ишавыл) беренчелекне алды, ә Камил Хәйретдинов (Рбиш- ча) белән Шамил Адиатуллин икенче һәм өченче урыннарны бүлделәр. Аннары абсолют чемпион исемен яулау өчен көрәшнең иң кызу вакы- ты җитте. Биредә тәҗрибә туплаган батырлар үзләрен күрсәттеләр.

Сафаҗайлы Илшат Нуриманов өченчене алды, ә аның авылдашла- ры (икесе дә спорт мастерлары) Ринат Сәбитов белән Марат Усманов икенче белән беренче урыннарны бүлештеләр. Өч үлчәү категорияләре буенча да беренче урынга ике ка- мералы суыткычлар, икенчегә теле- визорлар һәм өченче урынга электр мичләр әзерләнгән иде. Ә моңа кадәр сабантуй мәрәсендә мәктәп укучы- лары көрәште. Бу күренеш бары тик Т.Моклокасына гына хас. Алар 35, 45, 55, 65, 75 килограммга кадәр авырлыкларда бил алыштылар һәм җиңүчеләр грамота, медальләр һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Тагын шунысы игътибарга лаек – бары тик биредә генә милли бәйрәмебезгә хас булган уеннар, узышлар, конкурслар күпләп оештырыла.

Тик сабантуй шуның белән генә тәмамланмады, төнге салют арты сәхнәдә кабат татар моңы яңгырады. Монысында инде җирле үзешчәннәр белән башка авыллардан килгән кунаклар да, шул исәптә Уразавыл мәдәният йорты хезмәткәре Илдус Харрәсов та халыкны җырлары белән сөендерде.

Т.Моклокасы сабан туеның матур булып һәм киң колач җәеп үтүендә авыл башлыгы Салех Щегалевның тырышлыгы, оештыру сәләте ачык чагыла.

1

2

3


О.ХӨСӘИНОВ, Р.РАМАЗАНОВ
Туган як
№ |
Туган як печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»