|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.06.2015 Җәмгыять
Лагерьда биш бала исле газ белән агуланганЯшел Үзән районының Ильинское авылында урнашкан “Мечта” лагеренда ял итүче биш бала исле газ белән агуланып хастаханәгә эләккән. Аларның хәле уртача дәрәҗәдә дип бәяләнә. Бу хәл 21 июнь төнендә була. Лагерь корпусларының берсендә су җылыткычта кыска ялганыш килеп чыга. Бу вакытта корпуста 31 бала була. Хәзер балаларның сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамый. Лагерь Казанда урнашкан “Лето” республика үзәгенә карый, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.
|
Иң күп укылган
|