поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.06.2015 Җәмгыять

“Гаишник” белән ничек сөйләшергә?

Социаль челтәрләр юридик консультация, психолог киңәшләре белән шыплап тулган. Беркөнне бик тә кызыклы бер мәгълүматка тап булдым: машинаңны ЮХИДИ хезмәткәре туктатса, аның белән ничек сөйләшергә, үзеңне ничек тотарга? Шундый бер очрак турында сезгә дә сөйлисем килә, бәлки бу язма ярдәмендә күпләр үз хокуклары турында күбрәк белә башлар. Чөнки кайбер инспекторлар белән, чыннан да, "закон телендә" сөйләшү теләге барлыкка килә.

Әгәр әйбәт кенә барган җирдән кинәт “гаишник” туктатып, машина капотын, багажнигын һәм ишекләрне ачырга кушса, инспектордан хезмәт кенәгәсен күрсәтүен сорагыз (пункт 2.4 ПДД ), аның турындагы белешмәне исегездә калдырыгыз. Аннан соң исә тикшерү (досмотр) беркетмәсен (ст. 27.9 КоАП) язуын үтенегез. Бу вакытта ике понятойны чакыру да комачау итмәс. Бу хәлнең ЮХИДИ посты яисә кыр уртасында булуы да мөһим түгел.

Әгәр инспектор тикшерү (досмотр) сүзен машинаны карап чыгу (осмотр) сүзенә төзәтергә тели икән, ул ялгыша. Карау (осмотр) техник һәм визуаль булырга мөмкинлеген аңлатыгыз. Тели икән, машинаны тышкы ягыннан гына яисә тәрәзә аша карасын. Шул ук вакытта инспектор сезнең шәхси сумкагызны ачып күрсәтергә мәҗбүр итә алмый, анысы шәхси тикшерү (досмотр) булып санала (27.7 КоАП). Шәхси тикшерү вакытында шулай ук ике понятой булырга һәм беркетмә язылырга тиеш. Машинаны понятойлардан башка һәм беркетмәсез тикшерү ст.19.1 КоАП буенча «Самоуправство» булып санала.

Понятойларны ЮХИДИ инспекторы үзе табырга бурычлы. Бу ЮХИДИ хезмәткәре дә, сезнең машинадагы кеше дә түгел, башка кеше булырга тиеш, мәсәлән, узып баручы пешеход яисә машина йөртүчесе. Әгәр дә инспектор 5 минуттан соң да сезне тоткарлавын дәвам итсә, "02" телефонына шалтыратып, аның 12.35 КоАП маддәсен (транспорт белән идарә итү хокукын законсыз рәвештә чикләү) бозуы турында хәбәр итәчәгегезне әйтегез. Бу очракта аңа 20 мең күләмендә штраф салыначак.

Шулай да багажникны ачырга телисез икән, шуны истә тотыгыз: "ялгыш" кына пистолет патроны яисә пакет эчендә ак порошок килеп чыккан очраклар да була. Аннан соң кайбер инспекторлар аптечка яки огнетушитель сорау хәйләсе белән дә багажникны ачтырырга мөмкин. Ул чакта инспектордан әлеге предметларны сорарга рөхсәт бирүче маддә номерын сорарга була. Ә андый маддә бөтенләй юк.

Әгәр дә сез гаишниктан берткетмә язуын таләп итәсез икән, ул үзе дә шикләнә башлаячак, "әгәр багажнигында законга каршы әйбере булса, үзен шулай кыю тотыр иде микән"? дип уйлаячак. Әрсез, кыю һәм шул ук вакытта итәгатьле булыгыз. Әкрен генә мыгырдану, күзләр уйнау, куллар калтырау сезнең үз-үзегезгә ышанмавыгызны күрсәтәчәк. Сез инспектордан кыюрак күренергә тиеш. Аннан соң шуны да истә тотыгыз: федераль закон нигезендә сугыш булмаганда барлык машиналарны рәттән туктатып тикшерү (досмотр) булырга мөмкин түгел (хәтта "Перехват" планы булса да).

Казанның танылган адвокатлар оешмасы җитәкчесе, юрист Александр Черновтан шушы язмага кагылышлы фикере турында кызыксындым:

– Инспекторлар белән шушы рәвешле аралашу яклы түгелмен, бу "акыллы баш"лар позициясе. Мин барысын да кешечә хәл итәргә яратам, багажникны ачып күрсәтү дә кыен түгел миңа. Әлбәттә, үз хокукларыңны яклый белергә кирәк, әмма бу барысы белән дә шушы формада сөйләшергә кирәк, дигән сүз түгел. Барлык очракларның 99 процентында машина йөртүчеләр үзләре гаепле булса да, гаепләрен закон артына "яшерергә" тырыша. Мин инспекторларны якламыйм, аларның да төрлесе була, үземнең дә алар белән сүзгә килгән чаклар булды. Тик юллардагы хәвефне гаишниклар түгел, ә машина йөртүчеләр барлыкка китерә.


Йолдыз МУСИНА
Интертат.ру
№ | 21.06.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»