22.06.2015 Мәдәният
90 яшен тутырган Әлфия Айдарская: Ярый әле мин бу заман кешесе түгел...
Татар сәнгатендәге ике титан – режиссер, актер Газиз Айдарский һәм композитор Сара Садыйкованың бердәнбер кызы – балерина Әлфия Айдарскаяга 90 яшь тулды. Без аны әлеге вакыйга уңаеннан котлап, редакциягә чакырдык. Баксаң, туган көнен бик үзенчәлекле итеп үткәргән икән ул.Актерлар йортына үзенең һәм әти-әнисенең иҗатына, тормышына кагылышлы шәхесләрне җыеп, кунак иткән. Бәйрәмнең сценариен да үзе язган, үзе алып барган да. Шул вакытта, өстәл янында үземә урын алу турында уйлап та карамадым, диде ул. Кечкенәдән тиктормас булганмын, ди шушы яшендә дә бөтерчектәй бөтерелгән нәфис зат.
– Әлфия апа, туган көн турында сөйләгәндә, әнине елап җиңә идем, дип әйтеп куйдыгыз. Елап күндергән иң зур вакыйга истәме?
– Әле тәпи йөреп киткәнче үк, чайкала-чайкала биегәнмен мин. Ә Ленинград хореография училищесына укырга керүем очраклы булды дисәм дә, ялгыш булмас. Әтием – актер, режиссер Газиз Айдарский 34 яшендә туберкулез чиреннән үлеп китте. Муса Җәлилнең: “...шундый масштабтагы кешенең вакытсыз арабыздан китүе милли хәзинәбезгә генә түгел, дөнья хәзинәсенә кертәчәк өлеше турында барлык өметебезне өзде”, – дип язганы истә. Әнине бу хәл бигрәк тә тетрәндерде. Ул мине югалтудан бик курка иде. Шуннан ел саен җәй айларында Уфага йөрүебез гадәткә кереп китте. Ул концертлар оештыра, шул ук вакытта ял итә, кымыз эчә идек. Әни Уфадан туры Мәскәүгә Опера студиясенә укырга китә, мине Казанда калдыра. Бу юлы да шулай буласы иде. Ләкин аны ашыгыч концертка чакырып алдылар, мине исә гаилә дусларыбызда калдырды. Шулай беркөнне урамда уйнап йөргәндә бер игъланга күзем төште. 9-12 яшьлек балаларны Ленинград хореография училищесына җыялар икән. Миңа әле 10 яшь тә тулмаган. Игъланда язылган бинага барып кердем. Сынау алучылар арасында Фәйзи Гаскәров та бар иде. Фәйзи абый әнине белә, мине исемлеккә Садыйкова дип теркәп тә куйды. Ә дүрт көннән вокзалга төшәсе. Әни кайткач, әлбәттә, каршы килде. 300ләп бала арасыннан сайлап алынган 12 кешенең берсе булганга, бармый калуны ничек күтәрергә дә белмәдем. Бик каты еладым. Бу – әнине җиңүнең бердәнбер чарасы иде. Шулай итеп ул – Мәскәүгә, мин Ленинградка киттек. Әни белән бик озакка аерылышу иде бу.
– Сабый балага туган нигездән, мохиттән аерылуның никадәр авыр булуын күз алдына китереп була. Әниегезгә ияреп, кире кайтып китәсе килмәдеме?
– Киресенчә, монда начар укысам, кайтарып җибәрерләр дип курка идем. Ленинградка килгәндә русча сөйләшә дә белмим, аңламыйм да. Шулай да уку еллары гомеремнең иң матур чоры булып истә калган. Мине яраталар иде бугай, шундый тәэсир калган. Ә менә патша-профессор Вагановадан уттан курыккан кебек курка идем. Мин генә түгел, аннан күпләр шүрләде. Очрашмаска тырыштык, ә коридорда очратсак, куркудан чүгәли идек. Ул исә туктап, кызларны шундый ямьсез реверанс ясарга кем өйрәтте икән, дип әйтмичә калмый иде. Балалык бит, качып курчак та уйнаган чаклар булды. Әни исә яныма елга бер мәртәбә генә килә иде. Беренчесендә әби үлгәч килде. Ләкин укытучылар аңа бу хәбәрне әйтмәскә киңәш иткәннәр. Икенче юлы ул килгәндә, мин Киров (хәзерге Мария) театрында “Солтан патша турында әкият” спектаклендә биедем. Ул спектакльне яратып карады, соңыннан танышларына, горурланып, кызым Киров театрында бии, дип сөйләп йөргән икән. Мин исә артистлар белән танышып, сәхнә дөньясына тагын да якынайдым. Әни белән хат языша идек. Хатка, гадәтенчә, 5 сум акча салып җибәрә. Мин ул акчаны кая куярга белми интегә идем, чөнки тулаем дәүләт кайгыртуында булдык. Дәүләт ашатты, эчертте, яшәү урыны бирде, киендерде дә. Акча танылган артистларның рәсемнәрен сатып алуга китә иде.
– Әлфия апа, Сез тормышыгызда әллә нинди хәлләргә юлыккансыз. Минем балерина Галина Уланованы җәрәхәтләвегез турында ишеткәнем бар иде.
– Иң яраткам балеринам Татьяна Вечеслова иде. Ул да – Ваганованың укучысы, соңрак без аның белән танышып, дуслашып киттек. Вечеслова исә Галина Уланованы якын итте. Болар – бер-берсенә шулкадәр капма-каршы шәхесләр, мин аларның дуслыгына шакката идем. Бервакыт Галина Уланова Казанга гастрольгә килде. Без шунда икебез дә “Бакчасарай фонтаны” спектаклендә биедек. Уланова – Мария, ә мин – Зарема. Спектакльдә йокы бүлмәсендә Мария белән Зареманың сөйләшү күренеше бар. Шушы күренештә мин, билемдәге пычакны алып, аңа ташланырга тиеш. Мин икебез арасындагы ераклыкны һәм көчемне чамаламыйча, актрисаның аркасына пычак кададым. Кан атылып чыккач, шулкадәр курыктым, хәтта ки, югалып калдым. Ә тамашачыны күрсәгез сез! Минем кичерешләрем белән үзем уйнаган героиня хис-тойгылары шулкадәр туры килде ки, тамашачы да моны сизде һәм алкышларга күмде. Бик тормышчан күренеш килеп чыкты. Уланова тамашачыга кат-кат баш ияргә чыкканда мине дә чакыра иде. Оялып торуымны күргәч, җитәкләп үк алып чыкты. Соңыннан актрисадан гафу үтендем. Ул исә, исең китмәсен, сәхнәдә моннан да хәтәррәк хәлләр була, дип мине тынычландырды.
– Хәтәр сугыш еллары укуыгызны өзгән. Әниегез Сара Садыйкова – Казанда, Сез Уфада калгансыз. Шул вакытта иң куркытканы нәрсә булды?
– Училищедагы тәртип, нинди генә авырлык килсә дә, җиңәргә өйрәтте. Ленинград блокадасы алдыннан безне Уфага эвакуацияләп өлгергәннәр иде. Бер атна юлда бардык. Фронтка киткән поездларны үткәреп җибәрергә, бик озак тукталып торырга туры килде. Укуыбызны Уфа ягы кайгырткач, мин Башкортстан кадры булып исәпләндем, шуңа күрә анда эшләргә тиеш идем. Әни Казанда фатир алды. Нишләргә? Әни мине алырга Уфага килде. Сугыш вакытында гына җибәреп торырга риза булдылар. Казан безне кочак җәеп каршы алмады. Әнине фатирыннан чыгардылар, Опера театрында да кыскарту башланды. Нибары ун актер калды. Мин дә, әни дә эшсез калдык.
– Шул вакытта күңел төшенкелегеннән нәрсә саклады?
– Бу вакытта мин инде еламаска өйрәнгән идем. Патриотизм хисе дә көчле булды. Украинадан күчерелгән 543 нче хәрби заводка эшкә урнаштым. Дөрес, музыка училищесының фортепиано классында уку турындагы хыялым чәлпәрәмә килде. Фортепиано музыкасын үлеп яратам. Нишлисең, насыйп булмады. Бишбалта бистәсендәге заводка Карл Маркс урамындагы бүлмәбездән, иртәнге 4тә торып, трамвай рельслары буенча йөрдем. Кыскарак юл сайлар идем, шәһәрне юньләп белмим. Зәмһәрир кыш, еш кына термометр баганасы кырык градустан да түбән төшә. Ә мин Ленинградтагы тормыштан мондый шартларга күнегеп китә алмый изаланам. Безне ак төнле каладан эвакуацияләгәндә яз иде – өстебездә җәйге пальто, аягыбызда түфли. Монда җылы киемнәрем дә юк, хәзер инде аны юнәтеп тә булмый. Шунда мине кызганып галош биргәннәре истә. Кыш көне галош киеп эшкә йөрдем. Соңга калсаң, трибунал, ашыгып бара торгач, шабыр тиргә батасың, әмма иртәнге 7гә килеп җитешә идем.
– Заводтагы хәрби шартлардан Сезне янә сәнгать коткардымы?
– Заводта эшләп йөргәндә дә училище белән элемтәне өзмәскә тырыштым. Ул вакытта уку йортын Пермьгә эвакуацияләгәннәр иде. Шуннан берзаман укырга чакыру килеп төшмәсенме! Бу чын бәхет иде. Хәер, заводта эшләүчеләргә көнлек ипи нормасы зуррак, шуңа мине балетны ташларга үгетләүчеләр дә булды. Бомбалар шартлаганда, ярты буханка ипи белән биш тәүлек пароходта йөзү үзеңне бәхетле хис иткәндә берни түгел икән. Ә инде чыгарылыш кичәбез Уфада узды. Шуннан мин Казанга кайтып киттем. Шулай итеп 1944 елдан бирле Казанда эшләдем, әле дә эшлим. Бүген мин – Казандагы Сара Садыйкова исемендәге музей мөдире.
– Шулай да иң якты истәлекләр сәхнә белән бәйледер дип уйлыйм. Югыйсә каймакка баткан чебен кебек булганмын икән дип исегезгә төшереп утырмас идегез.
– “Жизель” спектаклендәге беренче ролем Мирта партиясе турында ул. Труппаны Зур театрдан Леонид Жуков җитәкләде. Минем белән ул бик җентекләп эшләде. Репетициядә бармакларда гына йөрергә рөхсәт итә иде. Миртаның йөреше һавадан җиңелрәк булырга тиеш. Өйрәнгәндә аяк бармаклары канга батып бетте. Әмма үзеңне кызгану, артка чигенү юк. Син авыртуны җиңеп йөгерергә, сикерергә, “йөзәргә” тиеш. Моның очы-кырые юк кебек иде. Һәм, ниһаять, җиңү! Газап иҗади канәгатьләнү белән алмашына, рәхәт ару тоясың. Миңа әле дә үзеңне җиңүдән дә татлырак хис юк кебек тоела. Өйдә әни, канлы бармакларны күреп, балетны ташларга кирәк, дип үгетли башлый. Аны елмаймыйча тыңлап та булмый. Ничек инде балетны ташларга була?! Балет бит ул – минем барлыгым, яшәү мәгънәсе. Ниһаять, Мирта зираттан җир өстендә пәйда була. Мин вариацияне башлыйм. Җәй көне булганлыктан, тән кояшта кызынудан каралган, ә өстә – ап-ак кием. Шуны искә төшерәм дә, каймакка баткан чебен булганмын икән, дип елмаям. Сәхнә төш сыман булды. Аннан зал күкрәп куйды. Алкышлар шулкадәр озак дәвам итте ки, мин төштән айныдым һәм класстагы бетон идәндә, үзәккә үткән авыртуларга түзеп, роль өйрәнүнең бушка булмаганын тойдым. Бу – тамашачының мине тануы иде.
– Әлфия апа, әңгәмәләрнең берсендә нишләптер үзегезне Казан ятиме дип атагансыз.
– Мин якын кешеләремнең барысын да югалттым. Балачакта ук әтине, аннары әнине, иремне, бердәнбер улымны... Үземне Казан ятиме кебек хис итәм, әмма зарланмыйм. Әлегә бөтен эшләрне башкара алам. Юам, җыям, пешерәм, кибетләргә йөрим. Күп эшлим: Сара Садыйкова һәм Газиз Айдарский турында китаплар әзерлим. Миңа алар турында истәлекләрне саклау, халыкка аларның булганын белгертеп тору, иҗатларын барлау һәм җиткерү бик мөһим. Яшел Үзән районының Күгеш авылында – Газиз Айдарский мемориаль музеен, Апас районының Тутай авылында һәм Казанның 4 нче гимназиясендә Сара Садыйкова музейларын оештырдым. Миннән соң аларның мирасын кем саклар – менә анысын белмим. Шул килеш онытылырлар микәнни инде... Элек җитәкчеләрнең барысын да күреп белә, яннарына барып сөйләшә ала идем. Хәзер аларга эләгү түгел, хатны да тапшырып булмый. Әле менә Президент Аппаратыннан хат килеп төште. 90 яшьлегем белән котлыйлар дип торам, ул чираттагы отписка булып чыкты.
– Опера театры белән элемтәгез ничек?
– Рәүфәл Мөхәммәтҗановның әнисе белән минем әни таныш булганнар. Аның, Сара апа безгә килә иде, дип истәлекләрен дә сөйләгәне бар. Ләкин ул мине, иҗатымны белми. Без – төрле чор кешеләре. Әмма Актерлар йортында узган иҗат кичәмдә ярдәме тиде. Бүгенге Опера театры татар театры түгел инде ул. Мин аны контракт-килешүләр буенча эшләүче Казан театры дип йөртәм. Читтән чакырылган актерлар спектакль куеп китә, шул ук вакытта үзебезнең талантлы яшьләр эш таба алмыйча иза чигә. Нишлисең, театр заманга яраклашуның әнә шундый юлын тапкан. Миңа бу хәлләр бик кызганыч тоела. Ярый әле бу заман кешесе түгелмен...