поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.06.2015 Матбугат

Узган ел "Татмедиа"ның табышы 1,5 млрд сумга якын тәшкил иткән

Узган ел "Татмедиа" АҖнең табышы 1,5 млрд сумга якын тәшкил иткән. Бу хакта "Татмедиа" АҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов «Спорт FM Казань» радиосында "ГТО-шоу" программасында сөйләде.

Программа кунагы "Татмедиа" АҖнең 2007 елда оештырылганын искәртеп, бердәнбер акционер булып "ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы йөзендә Татарстан Республикасы булып тора", диде. Составына 85 филиал керә, 132 ММЧ - телевидение, радио, газета, журнал, мәгълүмат үзәкләре, шул исәптән "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы һәм "Идел-пресс" полиграфия-нәшрият комплексы.

Финанслауга килгәндә исә, Фәрит Шаһиәхмәтов сөйләгәнчә, Татарстанда һәрчак социаль әһәмияткә ия проектлар - милли, балалар, яшүсмерләр, әдәби, иҗтимагый-сәяси басмалар, район газета һәм телерадиокомпанияләренә ярдәм ителә килде. "Бүгенге көндә республика медиакырында булган заманча базар механизмнары Татарстанның иң зур медиахолдингына кагылмыйча калмады. Без, чыннан да, бик ачык, 2014 ел һәм 2015 елның беренче кварталы өчен финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча барлык мәгълүматлар интернетта урнаштырылган. 2014 елда безнең акционерлык җәмгыятенең табышы 1 млрд 464 млн сум тәшкил итте. Дәүләт заказы 326 млн сум тәшкил итә, бу гомуми керемдә 23 процент дигән сүз. Рекламадан кергән табыш 300 млн сум, дәүләт заказына тәңгәл диярлек. 180 млн сумны газета-журналларга язылган өчен абунә акчасы китерә. Полиграфия эшчәнлегендә алга китеш бар: 2014 елда аннан кергән табыш 453 млн сумнан 628 млн сумга җитте. 2015 елга нәшрият эшчәнлеге буенча керемне 850 млн сумга җиткерү бурычын куябыз", - дип сөйләде программа кунагы.

Матбугат чараларына язылуга кагылышлы сорауга җавап биреп, Фәрит Шаһиәхмәтов соңгы елларда Татарстанның абунәчеләр саны буенча Россиядә беренче урын алып торуын әйтте. "Татарстан почтасы" аша язылу институты яхшы үсеш алган. Тиражның 90 процентын почта аша язылу тәшкил итә. Тиздән 2015 елның икенче ярты еллыгына язылу кампаниясе тәмамлана, бераз артта калыш сизелә, әмма калган вакыт эчендә план үтәлер, дип өметләнә җитәкче.

"Россия почтасына безнең белән эшләү отышлы түгел: кызгынычка, почта буенча план күрсәткечләре кимү күзәтелә, вакытлы матбугатны таратуның альтернатив ысулларын эзләргә туры килә. Әмма әлегә басмаларның тиражы элеккечә кала. Казанда безнең ресурс ике газета - "Казанские ведомости" һәм "Шәһри Казан" белән тәкъдим ителә. Беренче газетаның тиражы 24 мең данә булса, "Шәһри Казан"ның - 5 мең. Аларның веб-версияләре бар, алар үсеш кичерә, әмма теләгәнчә үк тиз түгел. Безнең иҗтимагый-сәяси басмаларның гомум тиражы 220 мең данә тәшкил итә - татар һәм рус телләрендә 110 меңләп", - дип билгеләп үтте программа кунагы.

Фәрит Шаһиәхмәтов сүзләренчә, хәзерге вакытта Россиядә бәясе үзгәрүгә бәйле рәвештә, кәгазь алуга бәйле проблема бар.

"Без Соликамск целлюлоза-кәгазь комбинаты белән эшлибез. Без комбинат белән 2015 елның азагына кадәр 2015 елның 1 апреленә билгеләнгән бәядән килешү төзи алдык, чөнки бәя ай саен арта. Бу газетаның үзкыйммәтен арттырмаска мөмкинлек бирде. 2014 елда без лаборатор ысул белән кәгазьнең форматын һәм тыгызлыгын үзгәрттек, хәзер аның авырлыгы кимрәк. Бу елына 15 млн сумны янга калдырырга мөмкинлек бирде", - дип сөйләде Фәрит Шаһиәхмәтов.


Алсу ГАТАУЛЛИНА
Татар-информ
№ | 18.06.2015
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»