поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.06.2015 Җәмгыять

Сезнең өчен бакча нәрсә ул – ялмы, әллә эшме?

Авыл кешеләре өчен бакча, җир – ел дәвамында ризык белән тәэмин итүче мәйдан ул. Моның шулай икәнен социологлар уздырган сораштыру да раслый. Бакчасы булганнарның 50 проценты, бакча – безне ашатучы, дип җавап биргән, аларның күпчелеге – авылда яшәүчеләр. Шәһәр кешеләре өчен бакча – ял урыны, табигать белән “аралашу” чарасы.

Мондыйлар – 33 процент, әмма ташкалада яшәүчеләр арасында да бакчаны буш тотмаганнары, кышка ни дә булса әзерләр өчен кулланабыз, диючеләр бар, алары – 27 процент. Үз җирендә үстерелгән яшелчә авыл кешесенең төп ризыгы булып саналса, шәһәрдәгеләрнең 4 проценты гына шулай уйлый. Ә сездә ничек? Җирдә казыну – күңел өченме, әллә мәҗбүри бил бөгү урынымы? Бакчаны гаиләгә өстәмә ризык булсын дип тотасызмы?

Фәндәс САФИУЛЛИН, җәмәгать эшлеклесе:

– Бакчада агроном – хатыным, ә мин эшче генә. Ул – оста бакчачы, мин әйт­кәнне башкарам. Нәрсә үсә – шуны үстерәбез. Балаларыбыз, оныкларыбыз бе­лән бергә эшлибез, уңыш та уртак. 8 сутый җирдә барысы да үсә. Кышны чыгарлык барысын да әзерлибез. Әмма елдан-ел бакчаны эшкәртү мәйданы кими, үзебез ке­черәябез. Бакча – безнең өчен ял итү урыны да, җитештерү мәйданы да.

Азат ТИМЕРШӘЕХ, җырчы:

– 10 сутый җир тотабыз, күңелгә ни кирәк – барысы да бар! Җиләк белән кыярны инде ашыйбыз, помидорлар да кызарып килә. Суган, салат, шпинат, сельдерейны әйтеп тә тормыйм! Менә шушы бакча ел әйләнәсе өч гаиләне ашата. Майга кадәр суган сатып алмадык, кишер дә, бәрәңге дә бар әле. Узган ел уңышы бетүгә, яңасы чыга. Безнең буын кеше­ләре җир эшкәртеп үсте, әти-әниләр дә җирне буш тотмаска өйрәтте. Дача, бакчаны ял, диләр. Безнең бүгенге тормыш тоташ ялдан тора болай да! Менә безнең әби-бабай­лар, чыннан да, хезмәт бе­лән гомер иткән. Ә без бакчада эшләп ял итәбез бит. Үзем шәхсән шулай. Җирдә казынганда тынычланам. Ходай бир­гән нигъ­мәт­ләрне балаларыма биргән­дә кү­ңелем сөенә.

Фарсель ЗЫЯТДИНОВ,галим, танылган бакчачы:

– Тулаем Татарстан бак­­ча­ларын алганда, бу – җитештерү резервы. Яшел­чә үстерү белән шө­гыльләнгән хуҗалыкларга караганда, шәхси бакчаларда уңыш күбрәк була. Алар үз гаиләләрен азык-төлек белән дә тәэмин итә, әле башкаларга да җитә, алар сату итә. Әле бакча – тәрбия чарасы да, балалар эшләп ашарга өйрәнә. Миндә җиләк-җимеш агачлары күп, аларның нигъ­мәт­ләрен туңдырам, кыш буе витамин ашыйбыз.

Нәсимә ИБРАҺИМОВА, Әлмәт шәһәре:

– Без язын, җәен авылда яшибез, шәһәрдән ерак булмаган авылда йорт салдык, бакчабыз да бар. Бә­рәңге, кишер, чөгендер, помидор, кыяр, кәбестә, кабак, сарымсак, суган – барысын да үзебез үстерә­без. Җиләк-җимешләр дә бар бакчада. Аларын туң­дырабыз да, компот, кайнатмалар да ясыйм. Яшел­чәләрнең кайсын тозлыйм, кайсыннан икра ясыйм ди­гәндәй. Кыш буе базда сакланган ризык белән тукланабыз. Әле куяннар да асрыйбыз, тавыклар алабыз. Дөрес, яздан башлап көзгә кадәр бакчадан чыкмыйсың, бил бөгәсең, кош-корт карыйсың. Күр­шеләр аптырый: “Ник сатып кына алмыйсыз? Мох­таҗ түгел бит сез?!” – ди­ләр. Әмма сатып алганда алар кайда һәм ничек үсте­релгәнен белеп буламы соң? Гаиләмнең, табигый, сыйфатлы ризык ашавын телим. Бакча бар икән, аны ник буш тотарга?!

Рәйсә ГАРИПОВА, пенсионер (Казан шәһәре):

– Берничә ел элек Казаннан ерак булмаган Щер­баково авылында йорт сатып алдык. Җир биләмәсе зур булмаса да бар. Күп вакыт шәһәрдә уза, әмма ял яки бәйрәмнәр булса, без шунда барабыз. Мунча бар, яныбызда гына урман, Казансу елгасы, Зәңгәр күл дә ерак түгел. Кем балык тотарга, йөзәргә чыгып китә, кем велосипедта йөри. Бакчада җи­ләк-җимеш, чәчкәләр генә үстерәбез. Матурлык өчен, күңел өчен генә. Җирдә казынуны ирем яратмый, ә мин яратам. Ләкин артык көч түгәсе килми. Балалар, шөкер, үз көнен үзләре күрә, безгә дә артыгы кирәкми. Хәзер бит ризык кибет тулы, күңелең ни тели – шул бар. Балалар тели икән, үзләре бакчада үс­тереп ашар, әмма аларның вакыты юк.



Ватаным Татарстан
№ 84 | 19.06.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»