21.06.2015 Җәмгыять
Элек барыбыз да “алтын куллы” иде
Советлар Союзы вакытында автомобильләргә кирәкле запчастьләр табу зур проблема иде. Ул заманнарда автосервис ише нәрсәләр гомумән юк иде бит. Дөрес, зуррак гаражларда моторист, слесарь, автоэлектриклар эшләде эшләвен, әмма запчастьләр булмагач, алардан ни файда?..
Биектау районында автомобильләргә ремонт ясаучы завод бар иде. Әмма машинаны бирегә ремонтка бирер өчен байтак җитәкчеләр аша үтеп, барысының да имза-рөхсәтен җыярга кирәк иде. Кайчагында имза җыя-җыя еллар узып китә иде. Җитмәсә шундый матавыклар аша узып ремонтланган машиналар да озакка чыдамый, бик тиз ватыла иде.
Машинаны гараж шартларында ремонтлый башласаң, тагын да шул запчастьләр проблемасына килеп төртеләсең. Бу очракта күрше гаражларга барып, таныш-белешләрдән соранып яки аларга кирәк әйбергә алышып эшләргә туры килә иде. Көннәр буе шәһәр буйлап чабып, таныш гаражлар саен кереп, запчасть эзләү “бәхете” миңа да еш тәтеде.
Планлы рәвештә запчасть белән тәэмин итүче “Сельхозтехника” берләшмәсе исә иң элек бөтенләй кирәк булмаган, әллә кайчаннан бирле яткан кирәксез тимер-томырларын сатып җибәрергә тырыша иде. Шунысы гаҗәп, бер кеше дә: “Бу тимерләрнең безгә кирәге юк”, – дип сатулашып тормый иде, чөнки бу тимерләрне сатып алмыйсың икән, сиңа кирәклеләрен бирмиләр.
Чынлыкта булган җитешсезлекләр белән бергә, ясалма рәвештә китереп чыгарылганнары да шактый булды анысы. Ул заманда “таныш-белешләр” һәм “по блату” дигән нәрсә киң таралган иде. Моннан тыш, запчастьләр булмау сәбәпле, урлашу да “модада” иде. Районнарга командировкага баргач, төнгә каршы машинаның көзгесен һәм пыяла чистарта торган щеткаларын салдырып алып куя идек. Хәзер урамнар, ишек аллары тулы машиналар торса да, андый вак-төяк әйберләргә кызыгучылар юк ахры.
Гомумән, хәзерге вакытта запчастьләр белән бернинди проблема юк. Акчаңны түлисең дә, аласың. Безнең үзебезнең шәхси япон машинабыз бар. Әгәр сатуда кирәкле запчасть булмаса, аны озакка сузмый-нитми, Гарәп Әмирлекләреннән кадәр алып кайтып бирәләр.
Хәзер машинаны юасы булса да, көпчәге тишелсә дә, автосервиска баралар. Ә элек мондый сервисларның нәрсә икәнен дә белгән кеше юк иде. Хәтта машинаның двигателен ремонтлыйсы булса да, моны шоферлар үзләре булдыралар иде. Ул заманнарда колхозларда эшләүче шоферлар барысы да “алтын куллы” иде микән, әллә инде андый осталыкка тормыш үзе өйрәтте микән аларны, белмим.