поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.06.2015 Мәгариф

Дөнья имтихан белән генә бетми

Быел җәй башыннан респуб­ликада өч укучы үз-үзенә кул салды. Фаҗигале вакыйгалар Югары Ослан, Яшел Үзән һәм Кайбыч районнарында килеп чыкты. Соңгы очрак 8 июнь көнне булды. Җәмгыять белеме сынавын тапшырганнан соң, 18 яшьлек егет, үзе теләп, якты дөньядан китеп барды. Шуңа күрә бу хәлләрне БДИ белән бәйләүчеләр дә бар. Бу чыннан да шулаймы, әллә инде балаларның психологиясе үзгәрдеме? Әнә шул сорауларга җавап табарга тырыштык.

Узган ел – 23, быел – 8...

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаган үсмерләр белән эшләү бүлеге башлыгы урынбасары Илсөя Насыйбуллина белдергәнчә, узган ел республикада 23 үсмер мордар киткән. Быел биш айда әнә шундый 6 очрак теркәлгән, июньдә исә тагын ике мәет өс­тәлде. 18 яшьлек укучы исә бу статистикага керми. “Үсмерләр бигрәк тә җавапсыз мәхәббәт, сөйгән ярлары тарафыннан игътибар җитмәү аркасында үз гомерләрен өзә. Әти-әниләр арасында аңлашыл­мау­чанлыклар килеп чыгуның да ахыры хәерле тәмамланмый. Суицид очраклары бигрәк тә яз көне кискенләшә. Соңгы вакытта әлеге үлемгә китергән сәбәпләр арасында уку проблемалары да ачыклана. Үләргә карар кылганнар, язу калдырган очракта, ниндидер аңла­шылмый торган нәрсәләр турында язалар”, – ди Илсөя Хә­бировна. Үсмерләрнең күпче­леге мондый гамәлне исерткеч эчемлекләр, наркотиклар кулланган килеш кыла икән.

Күптән түгел Татарстан Министрлар Кабинетында балигъ булмаган балаларга багышланган комиссия утырышы узды. Анда да балаларның үз-үзенә кул салу очраклары һәм уку программасы арасында бәйләнеш барлыгын алга сөрүчеләр булды. Казанда әнә 5 нче сыйныф укучысы татар телен үзләштерә алмаган өчен биек­лектән сикерергә уйлаган. Ә уку программасында бернинди хилафлыклар да табылмаган. Бала­ның әти-әниләре исә аңа татар теле “дәрәҗәле түгел” дип аңлаткан. Монда кем гаепле? Бу очрак буенча тикшерү эшләре бара.

Имтихандагы барлык биремнәрне эшли алмаган...


Соңгы фаҗигаләргә килгәндә, Казанның кадет мәктәбендә укыган 7 нче сыйныф укучысы, Яшел Үзәнгә әбисенә каникулга кайткач, элмәккә менгән. Әбисе бу баланың опекуны саналган. Тагын бер очрак Югары Осланда булган. “Бүген бездә әти-әниләр, укытучылар белән Казан психологлары эшли. Бу үлемдә прокуратура тарафыннан мәктәпне гаепләү булмады. Әлеге 9 нчы сыйныф укучысы имтиханнарын уртача билгеләргә тапшырган. Бу адымга ул “ВКонтакте” сайтында сөйгәне “дуслар”дан алып атканы өчен барган.

Әти-әниләргә балалары белән күбрәк аралашырга, игътибарлы булырга кирәк”, – ди район мәгариф идарәсе бүлеге башлыгы Вилен Касыймов.
Кайбыч укучысы, җәмгыять белеме фәненнән имтихан тапшырып кайткач, гомерен өзгән. Егет юрист булырга хыялланган. Әнисе белдергәнчә, ул имтиханга бик дулкынланып әзерләнгән. Вакыйга булган көнне ул өенә кәефсез кайткан, ә әнисе эшкә киткәч, үз-үзенә кул салган. Егет социаль челтәрдә сыйныфташына: “Имтиханда барлык биремне дә эшли алмадым. Мин, мөгаен, асылынырмын”, – дип язып калдырган. Ул тырышып укыган, спорт белән дә шөгыльләнгән, эчү, тарту белән мавыкмаган. Бу фаҗигагә китергән сәбәпләр әлегә билгеле түгел.

Баланың сөйлисе килә, әти-әнинең тыңларга вакыты юк...

Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина белдергәнчә, узган ел үз теләге белән дөньядан киткән үсмерләрнең 18е – малай, 5е кыз булган. Араларында ятим бала­ларның булуы аеруча борчу тудыра. Былтыр тәрбиягә алынган 5 ятим үз-үзенә кул салган.

Педагог Фәридә Нәгыймова әйтүенчә, бүген әти-әниләр балалардан артыгын таләп итә. “Һәр баланың үз мөмкинлеге бар, шуннан артыгын ул эшли алмый. Баланы ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Имтиханга җибәр­гәндә дә: “Балам, син нинди билге алсаң да, мин сине яратам, яхшыга тапшыр­саң, сөенербез, начар булса, аны бергәләп төзәтү ягын эзләрбез”, – дип озату мөһим. Әти-әни булу – зур хезмәт ул. Кечкенә вакытта бала­ның сөйлисе килә, әти-әнинең тыңларга вакыты юк. Зурайгач, киресенчә... Әмма ул чакта бала инде сөйләргә теләмәячәк. Кайбер әти-әниләр газизләрен чынаяк ваткан өчен дә, “3ле” алганга да ачулана. Баланың күңе­лендә шулай итеп, курку җыела бара. Аның  ахыры күңелсез төгәлләнергә мөмкин, – ди ул. – Әгәр укыткан укучыларымның кәефсезләнеп, кулларын салындырып утырганнарын күрсәм, әнә интернатка барып, ятим­нәрнәрнең, гарип бала­ларның хәлен күреп кайтыгыз. Алар бит шул хәлдә дә үзләрендә яшәргә көч табарга тырыша,  дим”.

БДИгә түгел, тәрбиягә игътибар артсын...

Имтиханнар, белем алудагы кыенлыклар үлемгә сәбәп була аламы? Бу хакта педагог-пси­хологлар төрлечә уйлый. “Мин – БДИгә каршы кеше. Ул бернинди уңай нәтиҗәләр бирми. Укучылар бары имтиханга әзерләнү белән генә шөгыльләнә. Төпле белем ала алмый. Тест ул – авыру балаларны тикшерү өчен уйлап табылган әйбер. Ул сәламәт балаларны тикшерү өчен туры килми. Моңа кадәрге белем бирү стандартларында “тәрбия” структурасы төше­реп калдырылган иде, хәзерге­сендә кире кайтарылды. Әмма вакыт узды, читләшү барлыкка килде. Бүген инде әти-әниләрнең үзләрен тәрбияләргә кирәк.

Мәктәптә дә БДИгә түгел, тәрбиягә игътибар арттырылсын иде”, – ди галимә, педагог-пси­холог Зилә Маһиярова. Психолог фикеренчә, баланың үсеш чорындагы үзгә­решләрне кичерә алмавы да фаҗигагә китерергә мөмкин.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова белдергәнчә, мондый һәр очрак – фаҗига. “Мәктәпләрдә психолог­лар эшли. Ләкин бер генә мәктәп тә әти-әни мөгамәләсен алыштыра алмый. Бала үз проблемаларын якыннары белән уртаклашырга тиеш, – ди ул.

– Тормышта төрле авыр хәлләр була, әмма билгеле бер карар кабул итәргә кирәк. Ниндидер проблеманы хәл итеп булмагач, кайберәүләр дөнья җимерелер дип уйлый. Укытучыларга да, әти-әниләргә дә балаларны имтихан белән куркытырга ки­рәкми. БДИне көз көне бирү мөмкинлеге бар. Бала тырышып укыса, аны барыбер тапшырачак”.


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 84 | 19.06.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»