|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.04.2008 Шоу-бизнес
"АСЫЛЪЯРГА ҺӘЙКӘЛ КУЯРЛЫК!Татар эстрадасының яшь җырчысы АсылъЯр “Евровидение – 2008” конкурсында Русияне тәкъдим итүчене сайлап алу бәйгесендә катнашканнан соң, төрле фикерләр таралды. Берәүләр аны мактаса, көлүчеләр, тәнкыйтьләүчеләр дә булмады түгел. АсылъЯрның Русия сәхнәсенә чыгып татарча җырлавы һәм татарча рәхмәт әйтеп кереп китүе өчен генә дә һәйкәл куярга мөмкин. Андагы 170 кандидаттан 27 кеше арасына керүе – татар сәнгать өлкәсендә үзе бер зур адым, батырлык.
Безнең Татарстаннан килгән җырчыга татарча чыгып җырлавы өчен жюри яхшы бәя бирер, дигән ышаныч юк иде. Җырлавы буенча да ул алдагы урынны алганнардан бер дә кимен куймады. Монда җырчының Казаннан булуы, татарча җырлавы һәм татарлык комачаулады. Бәлки, АсылъЯр башка исем белән русча яки инглизчә җырлаган булса, алдагы урыннарны да алыр иде. Анда “Евровидение – 2008” сәхнәсенә чыгу дәрәҗәсендә үсмәгән җырчылар күп иде. Үзебезнең милләтнең битарафлыгы да комачау итми калмагандыр, мөгаен. Иманым камил, татар эстрадасындагы мең җырчының унысы гына булса да аның өчен тавыш биреп, СМС юлламады. Бу уңайдан бер мәзәк искә төште: тәмугта казаннар кайнап тора. Берсендә – татарлар, икенчесендә – бүтән милләт кешеләре. Ә казан кырыенда кешеләрнең судан чыкканын сакчылар саклап тора. Тик, нигәдер, бер казан кырыенда бер генә сакчы да юк. “Нишләп монда сакчылар юк?” – дип сораган кешегә: “Монда татарлар. Берсе өскә чыга башласа, икенчесе аягыннан тартып төшерә, аларны сакларга кирәкми”, – дип җавап кайтаралар. Менә безнең татар эстрадасында да шундыйрак хәл. АсылъЯрга карата да шулай булды. Ул татар эстрада йолдызлары арасында беренче булып мондый адым ясавы белән җиңү яулады.
Рөстәм СӘРВӘРОВ |
Иң күп укылган
|