|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.03.2008 Дин
KИТАПЛАР ДА ИМАН НУРЫ ӨЛӘШӘСовет властен торгызу елларында дини китапларны юкка чыгару сәясәте мәчет манараларын кисеп ташлагач та дәвам итте. Шул сәбәпле, социализм чорында алар ачыктан-ачык басылмады диярлек. Мөселман халкы шактый вакыт дини китаплардан, гореф-гадәтләрдән читләшеп яшәргә мәҗбүр булды. Озын тәнәфестән соң, 90 нчы еллар башында, әхлаксызлык һәм төрле тәртипсезлекләр чәчәк ата башлагач, күпләр диннең кирәклеген искә төшерде. Ә аны кабат кайтаруны китаплардан башка күз алдына да китереп булмавы һәркемгә яхшы мәгълүм. Чаллы каласындагы Тәүбә мәчете имам-хатибы, бүгенге көндә дүрт дистәдән артык китап авторы Идрис Галәветдин нәкъ менә шушы елларда беренчеләрдән булып кулына каләм алган шәхес. Ватандашларына иман нуры, әхлаклылык орлыклары иңдерүдә, адәм балаларын гыйбадәтханәгә тартуда, намазга бастыруда аның өлеше бәхәссез. Тормышта күп нәрсәне төптән аңлаган, үрнәк гаиләсендә 6 бала тәрбияләгән хәзрәт үзенең хезмәтләрендә җитди дини-иҗтимагый, әхлакый, педагогик, психологик мәсьәләләрне күтәрә, аларның чишелешен Коръән сүрәләре, аятьләр аша дәлилләп аңлата. Аның китаплары әхлакый тәрбия бирү идеяләре белән сугарылган. ТР Диния нәзарәте дин әһелләре һәм укучылардан ирешкән бихисап рәхмәт хатлары шул хакта сөйли. Идрис хәзрәтнең кулында бүген дә каләм. Тәмәкенең зыяны турында “Сак бул, агу” дип аталган өр-яңа китабы табадан төшәргә тора. И.Галәветдин белән булган әңгәмәбез аның иҗаты хакында. — Идрис хәзрәт, бүген Сез ничә китап авторы? Беренчесен кайчан бастырган идегез? — Санаганым юк. 40-45 ләптер. Иң беренче “Явызлыкларның анасы” исеме астында чыккан китабым 1991 елда дөнья күргән иде. Тәүге басмам укучылар кулына бүләк буларак барып иреште. Вакыты шундый иде, халыкка иман иңдерүне китаптан башка күз алдына да китереп булмый. — Китапларыгыз күпме тираж белән нәшер ителә һәм ничек тарала? — Төрлечә. 2, 3, 5, 10 ар мең дә була. “Ислам против террора” исеме астында чыккан китабым 20 мең данәдә иде. Тагын шул ук күләмдә нәшер ителде. Ә “Намаз укырга вакытым юк” китабы укучылар соравы белән ун тапкыр дөнья күрде. Ә таратуга килгәндә, полиграф комбинатта бастырабыз. Кирәк кадәрен генә алабыз да, калганын укучыларга ирештерүне нәширләр үзләре хәл итә. Басмаларны күбрәк Кавказ ягы халыклары, Мәскәү, Уфа, Төмән якларыннан сораталар. Төрмә кебек үгет-нәсихәт кирәк саналган урыннарга бушка таратабыз, укып иманга килсеннәр генә. Новосибирскига барып ирешкән басмаларым Себер ярминкәсе президенты Сергей Якушинда зур кызыксыну уяткан. Шул шәһәрдә нәшер ителүче “Похоронный дом” журналында китапларымны рәсемнәре һәм аңлатмалары белән бастырып чыгарганнар. Кабат соратып алдылар, үземне халыкка вәгазь сөйләргә чакырдылар, бардым. Якушин китапларымны йотлыгып укуын җиткереп, аларны таратырга теләге булуын белдерде. — Басылып чыкканчы язмаларыгыз “сират күпере” аша узадыр? — Иң элек кулдан язам, аннан компьютер аша үтә, журналист Гөлсәрия апа карап чыга. Диния нәзарәтендә фикер алышулар да була. Сәяси хата, ялгышлар китмәсен өчен кат-кат карыйбыз. Узган ел ахырында кайбер дини басмаларны тыю хакында карар чыгардылар. Экстремистик дип бәяләнгән 79 басма арасында минем бер генә китабым да юк. — Китапларыгызның тышлыгы торган саен зәвыклырак була бара. Бу хезмәт кемнең кулы? — Сарман егете Муса Гайнетдиновның иҗат җимешләре алар. Ул Түбән Камада музыкант иде, хәзер моңнарын рәсемгә төшерә, биш вакыт намазын калдырмый. — Китап бастыру шактый күп чыгым сорый. Бу мәсьәлә ничек хәл ителә? — Тәүге китабымны бастыру өчен 5 мең сум түләүдән башлаган идем. Күбрәк бер басманы саткан акчага икенчесен нәшер итү тәртибендәрәк бара. Соңгы “Ислам против террора”, “Вера — как путь спасения наркомании” китапларын Чаллы шәһәре хакимияте дә җылы кабул итте, аларны бастыруда 100 әр мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтте. — Сез үзегез яшәгән калада гына түгел, Түбән Камада да дин сабаклары бирәсез, биш вакыт намазыгызны калдырмыйсыз, төрле чараларда катнашасыз. Китап язарга кайчан өлгерәсез? — Әтием агач эше белән мавыга иде. Бу шөгыль миндә дә кызыксыну уяткач, станок алдым. Никтер әлегә барып чыкмады, күңел китап язарга тартылды. Халыкны иманлы итү саваплы эш. Мин кичләрен тынычлыкта эшләргә яратам, шул чакта илһам килә. — Белүемчә, кассета, дисклар да яздырасыз. Сезнең шигырь юлларына иҗат ителгән җыр да бар. Солтан Шиһапов башкаруында Кол Шәриф мәчете турындагы җыр бик матур яңгырый. — Кассеталар күп чыкты. Мөнәҗәтләрдән торган ике диск тыңлаучыларга барып иреште. Заманнан артта калырга ярамый. Тәрбия, гыйлемлелек һәр юнәлештә үсәргә тиеш.
Рәшидә АХМИРОВА |
Иң күп укылган
|