поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.06.2015 Матбугат

Үтә дә кызу "Пресса - 2015" фестивале

Самараның Струковлар бакчасында (элеккеге елларда ул Максим Горький исемендәге парк дип атала иде) менә инде егерме икенче мәртәбә шаулап-гөрләп “Матбугат-2015” фестивале булып узды. Быел аның оештыручылары – Россия Журналистлары берлегенең Самара өлкә оешмасы һәм Самара шәһәре округы администрациясе бәйрәмне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлаганнар иде.

Һәр елны фестивальдә биш меңнән артык кеше катнаша. Бу юлы да көннең бик тә кызу булуына карамастан (төш вакытында һава температурасы 37 градусны күрсәтә иде), халык шактый күп килгән иде. Иртәнге сәгать унда егерме ике мәйданчыкның һәрберсендә музыка яңгырый, тамашачы үзенең яраткан радио-телевидение тапшырулары программаларын, газета-журналларын эзләп, шул мәйданчыкларга ашыга.

Безнең өлкә “Бердәмлек” татар газетасы редакциясе коллективы да һәр фестивальдә катнашып килә. Беренче вакытларда “бердәмлек”леләр үзләренең аерым мәйданчыкларын оештырган булсалар, соңгы елларда Халыклар дуслыгы йорты канаты астында башка милли басмалар белән бергә чыгыш ясыйлар. Үткән елдан башлап безнең татар телле массакүләм мәгълүмат чараларына “Бердәмлек”тән башка әле тагын өлкә “Туган тел” җәмгыятенең  “Самара татарлары” журналы һәм интернет сайты, шулай ук “Дуслык” оешмасының интернет порталы да өстәлде. Алар быел да үзләренең хезмәт җимешләрен укучыларга күрсәттеләр.

Бәйрәмне ачу тантанасында Россия Журналистлары берлеге секретаре, Россия Жур-налистларының Самара өлкә оешмасы рәисе Ирина Цветкова, Самара шәһәре округы администрациясе башлыгы Олег Фурсов, шәһәр Думасы рәисе Александр Фетисов, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча баш идарәсе начальнигы Сергей Солодовников чыгыш ясап, бәйрәмгә килүчеләргә тәбрикләү сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Сәхнәдән фестивальдә катнашучыларга һәм аның кунакларына өлкә губернаторы Николай Меркушкин тарафыннан җибәрелгән котлау сүзләре дә яңгырады.

Бөек Җиңүнең юбилеен актив яктырткан массакүләм мәгълүмат чараларын Самара шәһәр округы администрациясе башлыгы һәм Дума рәисе Котлау хатлары белән бүләкләделәр. Быел язын  үзенең 25 яшьлек юбилеен билгеләп үткән “Бердәмлек” өлкә татар газетасы коллек-тивының ирешкән казанышлары турында да сәхнәдән җылы сүзләр яңгырады.

Берничә ел өлкә админи-страциясендә милли оешмалар белән җитәкчелек иткән, ә хәзер Самара шәһәр округы администрациясе башлыгы итеп билгеләнгән Олег Фурсов та бәйрәм барышында “Бердәмлек”нең баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин белән сөйләшергә вакыт табып, басманың хәзерге эшчәнлеге белән кызыксынды, киләчәктә үзара хезмәттәшлекне ныгыту кирәклегенә басым ясады.

Бәйрәмдә “Волжская коммуна”, “Самарская газета”, “Социальная газета” кебек тәҗрибәле, зур басмалар белән беррәттән “Бердәмлек”, “Ыргыз”, “Эне  тил” кебек милли газеталар да Халыклар дуслыгы йорты мәйданчыгында үзләренең үзенчәлекләрен күр-сәттеләр.

Мәйданчыкта бәйрәм дәва-мында башкорт, татар, кыргыз, белорус җырлары туктаусыз яңгырап торды, дәртле биюләр башкарылды.

Төрле номинация-ләрдә җиңү яулаган лауреатлар исемлегендә Халыклар дуслыгы йорты мәйданчыгының да булуында (ул “Тра-дицияләрне саклаган өчен” номинациясендә җиңүче дип табылды) безнең “Бердәмлек”, “Ыргыз” газеталары-ның, “Самара татарлары”, “Дуслык” сайт-ларының  да зур өлеше бар. Бигрәк тә “Ыргыз” газетасы коллективы һәм аның ярдәмчеләренең тырышлыгын аерым билгеләп үтәргә кирәк-тер. “Бердәмлек”нең дә “Розалина” татар кафесы хуҗабикәсе, татар хатын-кызларының өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия ханым кебек дуслары, ярдәмчеләре булмаса, бәйрәмебезнең бер чите китегрәк булыр иде.
Быелгы фестивальдә өченче мәртәбә инде бер яктан журналистлар һәм блогерлар, икенче яктан Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре арасында шахмат турниры да үткәрелде. Дөрес, полиция хезмәткәрләре әлегә журналистлардан күпкә көчлерәк булып чыктылар һәм алар лаеклы рәвештә күчмә кубокка ия булдылар.

Шахмат турнирында “Бер-дәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать ага Әһлиуллин да катнашып, үзенең көчен сынап карады. Журналистлар командасы җиңелсә дә, артык төшенкелеккә бирелмәде кебек. Мондый иптәшләрчә очрашуларда, гадәттә, күбрәк дуслык җиңә, диләр бит. Ә чын-чынлап җиңү яулар өчен, үзеңнең өстендә ныграк эшләргә кирәктер, мөгаен.



Самара шәһәр округы администрациясе башлыгы Олег ФУРСОВ “бердәмлек”леләр белән очрашуга бик шат;

1

2

Югарыдагы фотода: Яшь сандугачыбыз Алия ИСМӘГЫЙЛОВА җырлый.
 


Рәфыйкъ НАРИМАНОВ
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»