|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.06.2015 Дин
Казанның “Ярдәм” мәчете ифтарында һәркөн 1 мең кеше катнаша алаКазан шәһәренең “Ярдәм” мәчетендә ураза дәвамында күзләре күрмәүчеләр, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр, “Ярдәм” тернәкләнү үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәм мәхәллә халкы катнашында ифтар мәҗлесләре уздырыла. Иман йорты каршында корылган чатырда көн саен 1000ләп мөселман ифтар кыла алачак. Чатыр дини тематикадагы баннерлар белән бизәлгән, ифтар вакытында вәгазь, Изге Коръән уку һәм нәшидләр башкару өчен махсус аппаратура урнаштырылган. ТР МДН рәисе урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов сүзләренчә, биредә һәр теләгән кеше ифтар мәҗлесе үткәрә ала, ә моның өчен “Ярдәм” мәчетенә мөрәҗәгать итергә кирәк. Рамазан дәвамында ифтар ашларын үткәрүдә волонтерлар ярдәме дә кирәк. Әле изге һәм саваплы эштә катнашырга теләүчеләрне “Ярдәм” мәчетендә көтеп калалар, дип мөрәҗәгать итә мәчет сайты.
|
Иң күп укылган
|