|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.06.2015 Фаҗига
Фәнил бик акыллы, тәртипле иде, биш вакыт намаз укыдыСишәмбе көнне булып узган яшенле яңгыр һәм давылның нинди зыян китергәнен чамалау өчен интернетка күз салу да җитә. Социаль челтәрләр, «Халык контроле» порталы моң-зар белән мыжлап тора: кемнеңдер түбәсен очырган, кемнеңдер ишегалдында төшеп, юлны аркылы каплаган... Казан буенча давыл ике йөзләп агачны харап иткән. Казанда бик көчле котырган давылны кайбер районнар сизмәгән дә. Ә менә сишәмбе көнне Әтнә районы Ташчишмә авылына кайтып йөрүче «Барс-Медиа» оешмасының реклама агентлыгы директоры Фәнил Сафиуллинны яшен сугып үтергән. Ул туганнары белән Арча районына керә торган Кошкар басуына печәнгә барган булган. Арбадагы эскерт өстендә басып торганда, аны яшен суккан да инде. Ташчишмә кергән Өҗем авыл җирлеге секретаре Фәридә Сәгъдиева сүзләренчә, Фәнил бик акыллы, тәртипле булган, биш вакыт намаз укыган. 28 яшьлек егетнең хатыны – тол, ә ике баласы әтисез калган. Секретарь сүзләренчә, Әтнә якларында, күк күкрәп, яшен яшьнәп, яңгыр сибәләп кенә алган. Фәнил Әтнә районы үзәк хастаханәсенә барышлый юлда вафат булган. Һава торышы начарлангач, урамда булсагыз, электр чыбыклары, агачлар, реклама щитлары һәм витриналарыннан читкәрәк китегез. Давылда җәрәхәтләнмәс өчен, подъездга яки бинаның подвалына кереп торыгыз. Әгәр яшен сез велосипед яки матайда барганда яшьнәсә, туктап, транспорт чарасыннан 30 метр читкә китегез дә яшен беткәнен көтегез. Машина белән барганда да тукталып тору бер дә артык булмас. Машина тәрәзәләрен ябып, явым-төшемнең холыксызланып беткәнен көтегез. Яшен яшьнәгәндә ачык урында булсагыз, комлы яки ташлы җиргә, аеруча уйсулыкка ятарга киңәш ителә. Тик елга, күл яки буадан ерак торыгыз, чөнки су – яшен өчен бик үткәргеч. Яшен сулыкка сугып, һөҗүме 100 метр тирәлеккә тарала.
Линар ЗАКИРОВ |
Иң күп укылган
|