|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.06.2015 Җәмгыять
Чик сагы ветераннарыТ.Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Семочкида 75 яшенә атлап баручы Мөнип абый ӘББӘСОВны мин күптән инде беләм. Әле бала чакта Семочки белән безнең Кочко-Пожар командалары Пьяна буенда футбол уйнаганда, Мөнип абый кырыс хөкемдар иде, безнеңчә әйткәндә, баш судьялык вазифа¬сын һәрвакыт җитди башкарып килде. Аннары Семочки фут¬болчылары яки хоккейчылары белән нинди дә булса турнирда очрашырга туры килсә, Мөнип абый һаман авылдашлары янында булып, аларга рухи дәрт биреп тора иде. Аллага шөкер, әле бүген дә шулай ул. Семочкиның чын спорт ветераны авылдашлары чыгыш ясаган бер генә турнирны да калдырмый. Әйтергә кирәк, “Туган як”ның да һәр санын укып бара. Аеруча “Авылларда” рубрикасын якын күрә. Ә иске фотолар бастыра башлагач, Мөнип абый бер фото ышандырган иде. Ниһаять, ул аны үзе редакциягә китереп тапшырды һәм без аны Чик сакчылары көненә туры китереп бастырырга булдык. Без шушы тарихи фотода булган хөрмәтле милләттәшләребез йөзендә барча чик сакчылары гаскәрләрендә хезмәт иткән һәм итүче якташларыбызны хәрби бәйрәмнәре белән (28 май) тәбрик итәбез! Илебезнең иминлеге, беренче чиратта, алардан тора.
Олег ХӨСӘИНОВ |
Иң күп укылган
|