17.06.2015 Язмыш
Ураза: шартлары, вакыты, догалары
Быел уразаның беренче көне 18 июньгә, ягъни пәнҗешәмбегә туры килә. 17 июнь кичендә барлык мөселманнар беренче тәравих намазына җыелачак.
Уразаның шартлары
Ураза шартлары вөҗүб һәм әда шартлары дигән өлешләргә бүленә. Вөҗүб шартлары: мөселман булу, акыллы һәм балигъ булу. Кеше бу сыйфатларның берсеннән мәхрүм генә булса да, аңа ураза тоту фарыз түгел. Әда шартлары: сау-сәламәт булу, өйдә тоту, ният кылу һәм хәез-нифастан (күремнән) пакь булу. Шулай ук чирле белән юлчы кешеләр өчен ураза тоту фарыз түгел. Алар авырган чакта яки сәяхәт вакытында калдырган уразаларын соңрак каза кылырлар. Ният әда шартлары арасында бик әһәмиятле урын били. Ният итмичә тотылган ураза чын ураза булып саналмый.
Уразаның вакыты
Уразаның вакыты – таң атудан (ягъни кояшның кызыллыгы сизелә башлаганнан) алып кояш баешына кадәр дәвам иткән мөддәт.
Уразаның ниятләре
Уразаның теләсә нинди төренә дә калеб белән ният итү җитәрлек санала. Ураза вакытында сәхәргә тору да бер нияттер. Тел белән ният итү дә диндә яхшы дип санала. Рамазан уразасы, билгеләнгән нәзер һәм нәфел уразасы өчен ният кылу вакыты кояшның баешыннан алып иртәгесе көннең өйләсенә кадәр дәвам итә.
Рамазан уразасының һәр көне өчен аерым ният ителә, чөнки арага төннәр керә. Аннан соң, көннең уразасы – мөстәкыйль бер гыйбадәттер. Шуның өчен бер көн ураза бозылса да, башка көннәргә тәэсире юк.
Уразалы кеше өчен мөстәхәб эшләр
Ураза тотучы кешенең сәхәр ашына торуы мөстәхәбтер. Сәхәр ашын төн бетәр алдыннан ашыйлар. Ягъни сәхәрне никадәр кичектерсәң, шулкадәр әйбәт. Әлбәттә, таңның беленүенә кадәр бик аз вакыт калмасын.
Ифтар ашын мөмкин кадәр тизрәк, ягъни ахшам намазыннан элек ашау мөстәхәбтер. Шулай иткәндә, ачлык тойгысы намазга комачау итмәс. Ураза тоткан кешенең якыннарына һәм фәкыйрьләргә гадәттәгесенә караганда күбрәк ярдәм итүе мөстәхәбтер.
Уразалы кеше мөмкин кадәр көндез һәм кичен Коръән укыса, зикер итсә, Пәйгамбәребезгә (саллалаһу галәйһи вәссәлам – Аңа Аллаһның салаваты вә сәламе булсын. Алга таба – Расүлебез) салават китерсә, гыйлем белән шөгыль итсә, бу гамәлләре мөстәхәб булыр.
Уразалы кешенең буш һәм мәгънәсез сүзләр сөйләүдән, гайбәт таратудан, сүз йөртүдән тыелуы да мөстәхәбтер. Гайбәт таратудан, сүз йөртүдән качу исә һәрвакыт ваҗибтер. Тик моның әһәмияте Рамазан аенда аеруча зур була.
Ураза тотканда мәкруһ һәм мәкруһ булмаган эшләр
Уразалы кешенең суга чылатылган теш чистарткычы куллануы, Имам Әбү Йосыф фикеренчә, мәкруһтыр. Әмма башка галимнәрнең сүзенә караганда, иртән яки кояш батканнан соң коры һәм юеш теш чистарткычы куллануда кәраһәт юк.
Уразалы кешенең истинҗа вакытында (олы тәһарәт алганда) артык күп итеп су куллануы мәкруһтыр. Тәһарәттә авызына яки борынына кирәгеннән артык су алуы мәкруһтыр. Ураза иясенең үзен акларлык бер сәбәбе дә булмыйча пешкән ризыкны авыз итеп каравы мәкруһтыр. Әгәр инде берәр хатын-кызның ире бик холыксыз икән, ул вакытта әлеге хатын пешергән әйбернең тозлы-тозсыз яки баллы-балсыз булып пешкәнен белер өчен, аны йотмау шарты белән авызга алырга мөмкин.
Үз-үзенең ныклыгына ышанмаган ураза иясенең хатынын үбүе һәм назлавы мәкруһтыр. Уразалы кеше хуш исле чәчәкләрне иснәсә, сөрмә тартса, мыек кремы (мае) кулланса, мәкруһ түгел.
Шәригать сәяхәтчеләргә, йөкле хатыннарга, бала имезүче хатыннарга, авыруларга ураза тотмаска рөхсәт итә. Ләкин аларга да башка вакытта көнгә-көн ураза тотуны бурыч итеп куя. Картлар, карчыклар, физик яктан хәлсезләнгән кешеләр, авыр физик хезмәттә эшләүчеләр, ураза тотмаган көннәре өчен, Аллаһтан кичерү сорап, бер ярлыны ашата ала.
Ураза нияте
Кояш чыгарга 2 сәгать кала сәхәр ашап бетереп, фарыз уразаны тоту өчен ният әйтелә:
“Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә. Әмиин”.
“Аллаһ Тәгалә өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап кояш батканчыга тикле Рамазан уразасын тотарга ният кылдым.
Кояш баеп, чираттагы көннең уразасы тәмамлангач, бер чеметем тоз яки бер йотым су, шулай ук хөрмә кебек татлы җимешләр белән ифтар кылу, ягъни авыз ачу – сөннәттер.
Авыз ачканнан соң укый торган дога:
“Әллаһүммә ләкә сумтү вә галә бикә әәмәңтү вә галәйкә тәүәккәлтү вә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү вә мәә әххәртү”.
“Аллаһым, шушы уразамны Синең өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм мин Сиңа тәвәккәл иттем. Синең ризалыгың белән авыз ачам. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка”.