• 30.08 "Күтәренке күңел белән". Музыкаль-юмористик шоу. УНИКС. 18:00
  • 08.10 Илһам Шакиров ядкәре. Казан. Филармония. 18.30
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 26 Август Фәнил Фәйзуллин
  • 26 Август Гариф Гобәй (1907-1983)
  • 26 Август Гөлназ Бәдретдинова
  • 26 Август Эльвира Сәлахиева
  • 26 Август Илназ Фазуллин
  • 27 Август Евгений Медведев
  • 27 Август Миңгол Галиев
  • 27 Август Айдар Метшин
  • 28 Август Исмәгыйль Хәлиуллов
  • 29 Август Суфиян Поварисов (1924-2016)
  • Дербышки да бер булмэ озак вакыт арендага бирелэ.Булмэдэ холодильник,автомат кер юу машинасы,телевизор бар.Куршелэр тыныч.Булмэ 3этажда урнашкан.Остановка 5минут кына ераклыкта.Якында гына Бэхетле берничэ кибет,банк балалар очен уен мэйданчыгы парк бар. Тел: 89534010031
  • Казань совет районы ак губкина урамында балконлы зур булме сатыла 18 кв.м.89509469991
  • Яшел Узэн районыннан Сафина Эзифэ дигэн ханымны эзлим.без 1972-1974 елларда Кукмарада ПМК-90 да бергэ эшлэп. бер тулай торакта Нур Баян урамында яшэгэн идек. Бик очрашасым килэ. Фирдэусэ 89063224510
  • Павлюхина урамында тәртипле кызларга 8 менгә бүлмә сдавать итәбез. 89033052264
  • Актаныш. Груша сатам. 12 литрлы чиләге 150 сум. Балыкка алмашу мөмкин. 2 чиләк һәм аннан да артык алган кешегә - ташлама. 8 903 318 72 87
  • Мовлютово янындарак ике татар кызы на квартира кирэк иде(тэртипле, чиста, начар гадэтлэр юк) тел:89393397826
  • Ипподромная урамында коммуналкада булмэ сдавать итэбез.12кв.татар кешесенэ.8000сум айга.89872950304
  • Этнэдэн Фэнияне эзлим.1954 елгы.Богелмэдэ Укыган иде. Ике кызы бар икэнен белэ идем. Тубэн Коеккэ Файзрахманов Салихка кияугэ чыккан иде. Кызлары Лилия, Лидия исемлелэр. Телефон номерым 89393321749
  • Бер булмале фатир снимать итабез Ике егет тулырак мэглумат тел буенча тел 89393923808
  • Павлюхина урамындагы тулай торак бүлмәсен тәртипле кызларга озак вакытка арендага бирәм. 89033052264

 

 

 
Архив
 

               

16.06.2015 Җәмгыять

Алсу Тимергалина: “Әти – үзе бер аерым планета” (ФОТО)

Адлер Тимергалин – татар әдәбиятының иң күренекле язучыларының берсе. Аның әсәрләре үзенчәлеге, хыялыйлыгы һәм иң мөһиме фәннилеге белән аерылып торалар. Укучыларыбызның күбесе аның фәнни-фантастик әсәрләрен йотлыгып укып үскәндер, мөгаен. “Ерак планетада”, “Кохау ронго-ронго”, “Адашкан йолдыз”, “Космостан кунаклар”, “Мәңгелек хатирәләр”, “Таш алиһә”, “Пәһлеван кабере” һәм башка китапларны бик күпләр хәтерлидер.

(“Укырга яратмыйлар” дигән ярлык тагылган бүгенге балалар, үсмерләр дә “су урынына эчәр” иде әлеге китапларны, әмма кызганыч, хәзер аларны табу мөмкин түгел. Яңа чыккан ике томлыкка исә фантастиканың бик азы гына сыйган). Ә кайберәүләр нәкъ менә аның аркасында урыс фантастик әсәрләре белән дә танышкандыр. Ник дигәндә, Адлер Тимергалин татарның бердәнбер фантаст язучысы булудан тыш, урыс язучыларының фантастикасын да татар теленә тәрҗемә иткән кеше. Ул татар милләте өчен янып-көеп йөргән, бик күп сүзлекләр төзегән (“Миллият сүзлеге” үзе генә дә ни тора!), астрономия, физика терминнарын татар теленә тәрҗемә иткән шәхес. Ә татар мәктәбендә укучылар физика фәнен нәкъ менә ул тәрҗемә иткән дәреслек буенча өйрәнәләр.

Бүген бездә кунакта – танылган язучы Адлер Тимергалинның кызы Алсу Тимергалина.

Алсу – рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Русия Рәссамнар берлеге әгъзасы. Бүгенге көндә “Түгәрәк уен” альманахында һәм Татарстан китап нәшриятында бизәүче-иллюстратор булып эшли. Алай гына да түгел, Алсу – безнең дә хезмәттәш. Ник дигәндә, ул заманында “Татарстан яшьләре”ндә дә рәссам булып эшләп киткән, “Идел”нең беренче саннарын чыгаруда катнашкан, шактый вакыт “Сөембикә” журналында эшләгән.

– Алсу, әтиегез Адлер Тимергалин гаҗәеп тирән белемле, күпкырлы шәхес. Мәктәпне тәмамлагач, ул Казан университетының физика-математика факультетына, астрономия бүлегенә укырга кергән. Бу фән аны бик нык кызыксындырган ахры?

– Әйе, әтинең төп кызыксынуы физика һәм математика булды. Гомумән ул физикага гашыйк кеше иде. Аның ышанулары, бик күп өметләре дә физикага бәйле булды. Аннан соң галәм, йолдызлар белән бик кызыксынды. Күп еллар өстәлендә ай глобусы торды. Интернет барлыкка килгәч, шунда ук компьютерга, интернетка өйрәнде. Галәм, Марс планетасы фотоларын (әлеге планетага марсоходлар җибәрелгәч, интернетта аның фотолары бик күбәйде – ред.) карарга ярата иде. Миңа да күрсәтә иде аларны. Укуын Казанда тәмамласа, фәнни эш белән шөгыльләнергә рөхсәт булса, физика-математика өлкәсендә галимгә әйләнер иде ул, мөгаен...

Аның укудан чыгарылып, репрессияләнүенә дә шул бөтен нәрсәне тикшерергә, анализларга яратуы, кызыксынучанлыгы, артык кыюлыгы сәбәп булган. Казан университетының 2 курсында укыганда (1949 ел ахыры) Сталинның биографиясе белән кызыксына башлаган ул. Эзләнгән, китапханәләрдә актарынган, укыган, кирәкле нәтиҗәләр чыгарган һәм кулдан “Сталинга үлем” дигән листовкалар язып, шуны тарата башлаган. Ул еллар өчен котчыкмалы гамәл бу! Нәтиҗәдә әтине кулга алганнар. Мондый гамәле өчен аңа иң югары җәза каралган, ягъни атарга тиеш булганнар. Бәхеткә, әтисенең тырышлыгы нәтиҗәсендә ахры, ул психбольница белән генә котылып калган. Әтинең: “Анда акыллы кешеләр, белемле кешеләр бик күп иде”, – дип сөйләгәне хәтердә. Хәер, ул анда да вакытны бушка уздырмаган – үзе кебек үк ябылуда ятучыларның берсеннән немец теле дәресләре алган. Соңыннан немец телен камилләштерде, үз китапханәсенә классик немец шагыйрьләренең китапларын да туплады.

Әти психбольницада бер елдан артык яткан, чыккач укуын Казанда дәвам итәргә рөхсәт булмаган. Шуннан ул Ташкентка китеп, педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлаган, аннары Сарман районына кайтып, туган авылы Иске Минзәләбашта балаларга физика укыткан.

– Алсу, Адлер ага нинди кеше иде?

– Ул бик зыялы, тыныч, пөхтә иде, матурлык, тәртип яратты. Сүзен дәлилләп, ышандырып кына сөйли иде. Аны нәшриятта да шулай искә алалар: “Берәр нинди бәхәс чыкса, бигрәк тә фәнни бәхәс булса, Адлер абыйны чакыра идек. Чөнки бәхәсне тыныч итеп, үзенең саллы сүзен әйтеп, ул гына хәл итә ала иде”, – диләр.

– Сезгә – кызына карата мөнәсәбәте нинди булды?

– Мине бик яратты ул. Әни белән аерылышсалар да, еш очраша, аралаша идек. Кечкенә чакта мине планетарийга алып барырга, йолдызлар турында сөйләргә ярата иде. Аннан соң ул миңа бик күп фантастика укытты. Аның кечкенә генә бикле шкафы бар иде, шул шкафны ачкыч белән ачып, миңа бер китап алып бирә иде. Анысын укып бетергәч, монысын урынына куеп, икенче китап тоттыра иде. Шул рәвешчә бик күп чит ил фантастларының әсәрләрен укыдым мин. Шунысы гаҗәп, менә шул чакта хыял, фантастика дип кенә укыган әйберләр хәзер чын тормышта бар. Мәсәлән, бер әсәрне хәтерлим (кызганыч, авторы истә калмаган) – берничә кеше аерым бүлмәләрдә утыралар. Һәрберсе виртуаль гаилә, балалар, йортка һәм башкаларга заказ бирә дә, күпмедер вакыт шул виртуаль дөньяда яши. Менә хәзер шундый заман килеп җитте бит! Һәркем интернетта утыра һәм виртуаль дөньяда аралаша, таныша, гашыйк була...
Адлер Тимергалин кызы Алсу һәм улы Рөстәм белән.

– Әти-әниегез үзара аралашып яшәделәрме?

– Юк, үз сәбәпләре булгандыр инде. Әмма әнигә рәхмәт, ул мине әти белән аралашудан тыймады, гел күрешеп тордык. Авыргач, әтине үзем карадым, анысына да каршы булмады. Аралашмаса да, әтинең басылган китапларын һәрвакыт укып барды, югары бәяләде, әтинең бик талантлы язучы булуын таныды. Әнием әле дә исән-сау, 82 яшендә. Ул – тарих фәннәре кандидаты, соңгы елларда Энергоинститутта эшләде, студентлар укытты. Әтием кебек үк бик акыллы, кызыксынучан кеше, сәясәт белән дә нык кызыксына.

– Әтиегез яңадан гаилә кордымы?


– Әйе, өйләнде ул, Рөстәм исемле энем туды. Тик яшәп китә алмадылар... Рөстәм хәзер үз гаиләсе белән Әгерҗедә яши, улы үсә. Алар белән аралашып яшибез. Әти бакыйлыкка күчкәч аның китапханәсенең күп өлешен Рөстәм килеп алды. Ул үз йорты белән яши, китаплар куярга аерым бүлмәсе бар. Аннан соң, бәлки киләчәктә аның улы Камил (әлегә ул 1 нче класста гына) бабасы укыган китаплар белән кызыксынып китәр дип тә өметләнәбез.

– Зур идеме әтиегезнең китапханәсе?

– Зур иде. Классиклар, күптомлыклар, фәнни әдәбият, әллә күпме Коръән китаплары, энциклопедияләр... Энциклопедияләрне гомумән күп җыйды ул. Аның 92 томлык данлыклы Брокгауз энциклопедиясе дә бар иде хәтта. Әтинең “Миллият сүзлеге”н дә шулай зур, саллы итеп чыгарасы килгән иде. Соңгы елларда да гел китап җыйды. Ул бик кызыксынучан кеше иде. Үлем, теге һәм бу дөнья, теге дөньядан кайтучылар турында китаплар, хәтта астрология һәм сихертылсым турындагы китаплары да бар иде аның. Әлегә китапларны да, әтинең кулъязмаларын да җыеп куйдым. Әле барысын да тәртипкә китерәсе бар.

– Ул кулъязмалар арасында моңа кадәр басылмаган фантастик яки башка төрле әсәрләр юк микән?

– Булырга бик мөмкин. Әле тулысынча тәртипкә китерергә өлгермәдем. Компьютерлар барлыкка килгәч, әти компьютерда эшли башлады. Кулъязмаларының да күбесе шунда. Туплап, аерым папкаларга җыеп калдырган әйберләре дә күп аның. Яңа гына чыккан ике томлы сайланма әсәрләрне дә тулысынча үзе эшкәртеп, әзерләп калдырган. (Адлер Тимергалинның ике томлы сайланма әсәрләренең беренчесе 2014 ел ахырында, икенчесе яңа гына, шушы көннәрдә чыкты – ред.). Әти беренче томга – повестьлар, хикәяләр, икенче томга публицистик язмалар, мәкаләләр әзерләгән. Бик матур, калын, саллы булып чыкты китаплары. Үзе күрсә китапларны нык шатланыр иде, аның беркайчан да томлыклары басылганы юк иде бит.

– Соңгы елларда Тукай бүләге тирәсендә зур шау-шулар, гаугалар чыга башлады. Чын-чынлап лаек булучылар да, булмаучылар да алды ул бүләкне. Ә Адлер Тимергалин бу бүләккә һичшиксез лаек иде. Әмма ул хәтта тәкъдим дә ителмәде бугай. Моның сәбәбе нәрсәдә?

– Ул соңгы елларда бик аралаша алмады, авыру сәбәпле кәефе дә бик юк иде, өйдә генә эшләде. Әгәр дә ул бөтен җиргә йөреп, һәрнәрсәгә кысылып торса, бәлки бирерләр дә иде. Аннан соң яшь чагында репрессияләнүнең дә тәэсире булмый калмагандыр. (Адлер Тимергалин 1997 елның 25 февралендә генә реабилитацияләнгән – ред.) Үзен, кая гына барса да, һәрвакыт күзәтүләрен гомер буе тоеп яшәде ул. Андый күзәтүче кешеләр нәшриятта да булгандыр инде. Әтигә каян килгәндер шулкадәр көч, ныклык, ул беркемгә бер сүз дә әйтмәде, берсен дә хурламады, сынмады, сыгылмады. Аның һәрнәрсәгә үз мөнәсәбәте, үз фикере бар һәм ул фикерне беркем дә үзгәртә алмый иде.

– Адлер Тимергалин әсәрләренең теле бик матур, аларны укыган саен укыйсы килә...

– Әти татар телен бик хөрмәтли, кадерли, ярата иде. Миңа: “Менә син Лермонтовның “Парус” шигыре белән Дәрдмәнднең “Кораб”ын чагыштырып кара әле. Икесе дә бер үк нәрсә турында язалар кебек. Әмма Дәрдмәнднеке нинди тирән эчтәлекле, бөтенләй башкача ачыла”, – дип әйткән иде. Аннан соң ул Фатих Әмирханның телен аерып әйтә иде. Татар теле, әдәбияты шул юлдан китсә, югарылыкка ирешәчәк ди иде. “Хәзерге китаплар арасында макулатура бик күп”, – дип әйткәнен дә хәтерлим.

Әтинең теле искитмәле. Аның әсәрләрен укыганда мин рәхәтлек кичерәм, әтинең тавышын, интонациясен ишеткәндәй булам. Мин үзем урыс мәктәбен тәмамладым, сөйләшкәндә урыс теленә күчсәм, әти гел кисәтү ясый иде. Гомумән, татар телен белү-бүлмәү укудан тора минемчә. Күбрәк укыган саен – күбрәк аңлыйсың. Мәсәлән, мин элегрәк татар шигъриятен аңлап бетерми идем, әмма укый-укый аңлый башладым.

– Ә Адлер Тимергалинның оныгы, сезнең кызыгыз Вероника татарча беләме? Ул нәрсә белән шөгыльләнә?


– Белә. Аңлый да, сөйләшә дә. Вероника дизайнер, сайтлар ясый. Университетның чит телләр бүлегендә укыды, немец теле өйрәнгән иде. (Әти ул чагында аңа немецча китаплар бүләк итте. Гомумән, әти безгә китап бүләк итәргә ярата иде). Укуын тәмамлагач, бераз вакыт тәрҗемәче булып эшләп алды да, үзен башка өлкәдә сынап карарга уйлады. Хәзер үз юнәлешен тапты, яраткан эше бар. Һәрвакыт үз белемен үстерү белән шөгыльләнә.

– Үзегез турында да бераз сөйләсәгез иде?

– Мин сәнгать мәктәбендә укыдым, аннары сәнгать училищесын тәмамладым. Ул чагында әти нәшриятта эшли иде, мине дә шунда чакырып, күрсәтте, таныштырды. Шуннан аз-маз эшли башладым. Соңрак китап тышлыклары ясауны ышанып тапшыра башладылар. Анысын берничә вариант эшлисе, аннан ул тышлыкны танылган рәссамнардан худсовет җыеп, төрле яклап тикшерәләр иде. Бу яшь рәссамнарга бик зур мәктәп булды.

– Иң беренче китап тышлыгын хәтерлисезме?

– Беренчесен хәтерләмим, әмма бер очрак нык истә калган. Роберт Әхмәтҗановның “Орчык җыры” дигән шигырьләр җыентыгына сап-сары итеп тышлык ясаган идем. Шуны күрсәтергә дип худсовет утырышына барып ятканда, коридорда нәшриятның ул чактагы директоры Ринат Мөхәммәдиев очрады. Минем тышлыкны карады да: “Юк, юк, күрсәтә күрмә! Ул сары төсне күралмый!” – диде. Шуннан күрсәтмичә кайтып киттем, икенче атнага (худсовет утырышлары атнага бер генә) яңа тышлык ясап алып килдем. Шуны әйтергә телим – ул заманда язучыларга мөнәсәбәт бөтенләй башкача иде. Директор һәркемнең холкын, таләпләрен, нәрсә ярату-яратмавын да белеп тора иде.

– Балалар китапларын да бизәдегезме?

– Балалар китапларын миңа ышанып тапшырмыйлар иде баштарак. Миңа гына түгел, башка яшьләргә дә бирмиләр иде балалар китабын. Ул китапларга аерым караш иде, аеруча җаваплы булу таләп ителде. Балалар китабын тәҗрибә туплагач, соңыннан гына эшли башладым... Соңрак “Татарстан яшьләре”нә рәссам булып урнаштым. Ярты ставкада гына эшләгәнгә күрә шактый ирекле идем. “Идел” оешкач, аның беренче санын эшләүдә катнаштым. Беренче сан шактый катлаулы булды безнең. Исмәгыйль Шәрәфиевкә (аның да “Идел”гә күчкән чагы иде) журнал макетын яңадан диярлек эшләргә туры килгән иде. Беренче санны тапшырганны әле дә хәтерлим: 26 апрель – Тукай бәйрәме көне иде ул. “Идел” редакциясе Язучылар союзы бинасының подвалында урнашкан. Барысын да әзерләп бетергәч, Исмәгыйль Шәрәфиев белән Римзил Вәлиев (ул “Идел”нең баш редакторы иде) кулыма журнал макеты белән язмаларны тоттырып, мине автобуска “төяп” типографиягә озаттылар... Аннан соң бик яратып “Ялкын” белән хезмәттәшлек иттем, соңыннан “Сөембикә”гә күчтем.

– Ә хәзер ниләр белән шөгыльләнәсез?


– Хәзер шактый вакыт балалар китапларын бизәү белән шөгыльләнәм. Шунысын да әйтергә кирәк – соңгы елларда Татарстан китап нәшриятында сыйфатлы, заманча итеп эшләнгән китаплар чыгып килә. Бөтен кешенең ихтыяҗына туры килерлек китаплар бар бүгенге көндә, һәркемгә сайлау мөмкинлеге бар. Хәзерге татар китабы техник яктан да югары дәрәҗәдә. Аларны эшләүдә әйдәп баручы рәссамнар катнаша. Әтинең ике томлыгы тышлыгын да үзем әзерләдем. Аны ясаганда миңа тулы ирек булды. Ак-ак фон сайларга булдым. Баштарак ак фонга йолдызлар “сибәргә” уйлаган идем, ә аннан соң, “минем әти чәчелгән йолдызлар гына түгел, ул үзе аерым бер планета” дип уйладым. Нәтиҗәдә ак фонда Адлер Тимергалин дигән язу һәм зәңгәр планета рәсеме пәйда булды.

Китаплар иллюстрацияләүдән кала картиналар иҗат итәм. Менә әле Җәлил бистәсендә иптәшем Ринат Кәримов белән икебезнең (ул да рәссам, Русия Рәссамнар берлеге әгъзасы) күргәзмәбез ачылды, гөрләп эшли, май ахырына кадәр торачак. Картиналарымның күбесе шунда хәзергә. Июльдә Казанның “Хәзинә” залында күргәзмәм оештырылырга тиеш. Анда үземнең яңа эшләремне күрсәтәсем килә. Әле күптән түгел генә “Җиде кыз” риваяте буенча эшләгән картинам белән Татар конгрессы оештырган бәйгедә катнаштым. Риваять буенча, әлеге җиде кыз Явыз Иван Казанны яулаган вакытта дошманга каршы торганнар, соңыннан чигенә-чигенә барып, җиргә иңгәннәр, имеш. Хәзер алар җиргә иңгән урында кабер ташы тора. Мин менә шул кызлар сурәтендә татар хатын-кызларының холкын күрсәтергә теләдем. Аннан соң Иске Казанга багышланган картиналар ясыйм. Үзем Казанда туып-үскәч, шәһәр буйлап йөрергә, иске урамнарны, йортларны карарга бик яратам. Хәзер мин ясаган йортларның күбесе юк та инде, алар бары рәсемдә генә калдылар...

Минем әти дә рәсем ясарга бик ярата иде. Бәлки минем рәссам булып китүем дә әти хыялы, теләгенең тормышка ашуыдыр, кем белә...

Адлер Тимергалинның әти-әнисе

Улы Рөстәм, кызы Алсу

Оныгы Вероника белән

Алсу Тимергалина

Алсу Тимергалина

Чулпан ФӘТТАХОВА
Татарстан яшьләре
№ 19 |
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом