поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.06.2015 Җәмгыять

Әле ярый йөз түгел?! Флера апаның этләре ничәү?

Флюра исемле апа йөз эт асрый дигән хәбәр мине Аракчино бистәсенә китерде. Мөлаем йөзле, пөхтә итеп киенгән, кулына Клеопатра кушаматлы песиен тотып каршы алган интеллигент апайны күргәч, аптырап киттем. Дөресен әйтим, мин башка төрлерәк кеше күрергә уйлаган идем.

 – Элек кенә шулай күп иде. Хәзер йөз эт түгел инде, ел саен кимеп баралар. Аларны күпләп аталар, бистә кешеләре агу да куйгалый. Кайберләрен, әйдәгез, үзегез дә күреп китегез, – дип, ул мине этләр яшәгән урманга алып китте.
 
Анда безне берьюлы алты эт каршы алды.
 
– Бер оя менә монда яши, икенче оя әнә тегендә, – дип кулы белән урманның икенче ягынарак ишарәләде Флюра апа. Ул арада безнең янга, хуҗаларын танып, эсседән кайсы кая качып беткән этләр җыелып басты. – Хәзерге вакытта мин егерме алты этне карыйм. Берсе – өйдә, алтысы – вакытлыча тота торган шәхси приютта. Алар өчен приют хуҗаларына аена ике-өч мең сум биреп торам. Гадәттә, анда бишәр мең сум сорыйлар. Минем хәлгә кереп, бәяне киметәләр. Айлык пенсиям шушы этләрне карарга китеп бара. Бүгенге көнгә шәхси приютларга 14 мең сум әҗәтем бар. Тагын бер приютка берәр айлык биш көчек бирдем. Ашарларына тотарлар дип, биш мең сум биреп калдырдым. Аларны приют хуҗалары үзләре урнаштыра инде. Хәйрия оешмалары да алып киткәли этләрне. «Зоозабота» дигән яшьләр иҗтимагый оешмасына рәхмәтемне әйтәсем килә, алар бик ярдәм итә.  Этләрне приютта тоту, стерильләштерү өчен интернет аша акча җыярга булышалар, азык та китергәлиләр.
 
Флюра апа этләрен бушлай игъланнар сайты аша да биреп җибәрә икән. Социаль челтәрләрдә дә актив ул. Анда да этләргә хуҗа табыла ди. Сайтка эләргә фото ясар алдыннан барысын да ваннада шампунь белән юындыра.
 
– Товар кыяфәтен ясарга кирәк бит. Фотодан мөлаем гына елмаеп торган көчек сине берничек тә битараф калдыра алмый. Төрле кешеләр бар, әлбәттә, җәй җиткәч, дача өен сакларга да алучылар күп. Этләрне андыйларга бирмәскә тырышам. Атна буена эт ач килеш дачаны саклый, аны хуҗалары шимбә-ялларда гына ашата.  Көз җиткәч, чыгарып аталар, – дип сөйли ул.


 
Этләрдән кала, мәче­ләре дә бар әле аның. Өй­дә алтау, подъезд төбенә яңарак кына бер песи баласын ташлап киткәннәр, Флюра апа анысын да ашата башлаган. Җидәү булдымы, тагын унбиш мәчесе вакытлыча яшәтә торган приютта, аларны ашатып торган өчен аена җыенысына ике мең сум акча биреп тора. Яшәткән, караган өчен акча алмыйлар ди.
 
– Өйдәгеләрен, урман­нардагыларын ашату өчен ай саен 150-180 килограмм ризык китә. Карабодай арзан булганда аны күп итеп ашата идем. Хәзер аның да бәясе артты, геркулес, дөге ярмасы пешерәм, сөякләр алып кайтам. Ирем ачулана инде, шулай да хәлемә керә. Акча җиткерә алмагач, 67 яшендә эшкә урнашты. Акча ашатырга гына түгел, печтерергә, прививкалар ясатырга да кирәк.
 
Бер этне, өй эте дип ялганлап, бушка печтергән. Тагын икесен шулай ук түләүсез печтерә торган исемлеккә яздырып кайткан. Бер мәчегә прививка ясаткан өчен – 350 сум, эткә 750 сум кирәк икән.
 
Флюра апа эт белән мәчеләрне инде биш ел ашата. Шул вакыт аралыгында 250 мәчене урнаштырган. Этләрне урнаштырырга элек хәйрия приютлары ярдәм итсә, октябрь аеннан бирле үзе генә шөгыльләнә. Сигез ай эчендә егерме эткә хуҗа тапкан.
 
– Хәзер кешеләр хайваннарга бик битараф. Подъезд төбендә карчыклар җыелышып гайбәт сатып утырырга ярата, ишегалдында йөргән хуҗасыз мәчеләргә ник берсе берәр кисәк ризык алып чыгып ашатсын. Аларның да кешеләр кебек ашыйсылары килә, алар да авырый, алар да ярдәмгә мохтаҗ. Тиз ышанучаннар, тугрылар. Мин үзем Казан кызы. Күп еллар Коми Республикасында яшәдем, пенсиягә чыккач, монда кайттык. Озак вакыт тикшерү идарәсендә җитәкче урыннарда эшләдем. Күчемсез милек белән бәйле эшләрне күп карарга туры килде. Милек өчен кешеләр бер-берсен ашарга әзерләр, этләрдән дә яманраклар. Ана – баласын, бала анасын белми. Менә минем бер этем бар. Чүплеккә килеп бераз гына туклана да тапкан ризыгының калган өлешен урманга балаларына ташый. Шул этләргә карап та гыйбрәт алырга кирәк безгә. Ә миһербансыз кешеләр аларны аталар. Этләр ач булганга усаллана. Тук булганда, беркемгә дә ташланмыйлар, – ди мәрхәмәтле Флюра апа.
 
Ашату дигәннән, мәче белән этләр өчен ризыкны һәркөнне унбиш литрлы кәстрүлдә пешерә. Аны урамда кешеләр азайгач, кичке сәгать сигезләрдә генә алып барып ашата. Этләре янына барып кайту ике-өч сәгать вакытын ала. Алар хакына һәркөн сигез-ун чакрым юл үтәргә туры килүен дә истә тотсаң, Флюра апа, чыннан да, олы йөрәкле кеше икән дисең. Йөз эте бар дигән хәбәрнең дөреслеккә туры килмәвенә мин сөендем генә. Аның кадәр эткә ризыкны шулай кадерләп пешереп, аны ике кулыңа тотып унар чакрым ара үтеп йөри торган булсаң, аягыңны сузарга гына кала.


Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»