16.06.2015 Җәмгыять
Хәзрәтегез Кыш бабайдан әйбәтрәкме?
– Җир йөзендә бер генә проблема бар: ничек камил кеше тәрбияләргә? Камил кеше – күркәм, йомшак әхлаклы, ислам дине кушкача яшәүче инсан ул. Без имамнар халыкка шуны аңлатырга һәм үз гаиләбездә тәрбияле, иманлы балалар үстереп, халыкка үрнәк күрсәтергә тиеш,– дип әйтергә ярата Татарсан мөселманнары Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.
Үткән атна ахырында – җомга-шимбә көннәрендә башкалабыз Казанда, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм ТР Президентының дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе җитәкчелегендә уздырылган VI Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены мөнбәреннән яңгыраткан нотыгында да кабатлады хәзрәт әлеге фикерен. Бүген байтак кына җирдә имамнар, безне мәктәпләргә кертмиләр, укучылар алдында вәгазь сөйләргә мөмкинлек бирмиләр, дип зарлана. Ә менә Җәлил хәзрәт дингә җәлеп итү эшен балалар бакчасыннан ук башларга тәкъдим итә. “Сабыйлар үз итсен, яратып калсын өчен, капчыгыңа бүләкләреңне тутырып яннарына Рамазан, Корбан гаетләрендә, Яңа ел бәйрәмендә дә барам мин. Шуңа күрә, Син Кыш бабайдан әйбәтрәк, Кыш бабай безгә елга бер мәртәбә генә килә; син өч тапкыр киләсең, дип әйтә нәниләр”,– дип сөйләде Балтач районы имам-мөхтәсибе һәм Бөрбаш авылы имамы да булып торучы Җ.Фазлыев олуг мөнбәрдән. Шөкер, дини тәрбия-белем бирү ягыннан Балтач районы күпләргә үрнәк. Райондагы татар мәктәпләрендә ике дистә елдан артык әхлак дәресләре укыталар.
Әмма дини тәрбия эшенә болай җиң сызганып алынган төбәкләр, ни кызганыч, әллә ни күп түгел әле. Моның сәбәбе нәрсәдә соң? “Төп конфликт – бер-беребезнең арасындагы каршылыклар. Патша заманында, егерменче гасырның 20-30нчы елларында да әләк язудан чирканып тормаганнар. Патша заманында өч указлы мулла дүртенчесе өстеннән шикаять язып бирсә, утыртып куйганнар. Хәзер дә мондый хәлләрнең беткәне юк. Мәктәпләрдә яулык бәйләтү проблемасы да шуңа хәл ителми... Шул ук вакытта байтак хәзрәтләр кызларына да яулык бәйләтә, озын итәкле күлмәк кидертә алмый. Ничек инде ул башкаларга үрнәк булган бала тәрбияли алсын?!”– дип аһ орды, аерым алганда, Башкортстанның Уфа районындагы Абдулла авылыннан килгән имам Илдар хәзрәт Хәйруллин. Мөфтиләр хакимият вертикале оештырып, үзләре хуп күргән кешеләрне генә имам итеп сайлатуга ризалык бирә, дип ул дини эшчәнлекне мәчетләр берләшмәсе кебегрәк итеп оештырырга тәкъдим итте. Билгеле, имамны җәмәгатьчелек сайлап куярга тиеш. Әмма мөфтиятләр булып эшләү системасыннан баш тарту фикерен яклаучы күренмәде, киресенчә, көтүчесез көтү була алмый, дип каршы төштеләр аңа. Мөгаен, имамнар район имам-мөхтәсибен сайлап, шуннан соң әлеге имам-мөхтәсибләр бергә җыелып мөфти сайлап кую тәкъдиме урынлырактыр. Аңлап бетермәделәрме, бу тәкъдимне дә күтәреп алучы булмады.
Ханты-манси автономияле округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов бу юлы да эшлекле тәкъдимнәр белән чыкты. Күп кенә мәчетләр тиз-тиз, бернинди проектсыз, ашыгып салынса да, әле һаман җирләре рәсмиләштерелмәгән; хакимиятләр дәгъва белдергәнче, бу эшне җиренә җиткереп эшләп куярга кирәк, җитәкче урыннарга, закон чыгару органнарына үз мөселманнарыбыз арасыннан лаеклы кешеләрне үткәрү; православ гимназияләрдән үрнәк алып, үзебезгә дә ислам гимназияләре ачу зарур, мәчетләр салу белән генә чикләнмичә, бигрәк тә Татарстаннан читтәге төбәкләрдә ислам мәдәнияте үзәкләре оештыру белән шөгыльләнергә иде, дип чакырды ул. Таһир хәзрәтнең әлеге тәкъдименнән соң, үз заманында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында хәбәрче булып хезмәт куйган, хәзер кырымтатарларының “Йолдыз” әдәби журналы баш мөхәррире булып эшләүче Диләвер Османовның, мөмкинлекләре булса да, Донецскидагы татар оешмалары әлләни зур нәтиҗәләргә ирешә алмады, чөнки алар күбрәк дини чаралар оештыру белән шөгыльләнде, дип искәрткәне искә төште. Чынлап та, дини хисләр йомшаграк булган урыннарда милли-мәдәни чаралар оештырып халыкны кузгалту ансатрак. Дөрес, дин әһелләре утырышы барышында, җыенның атамасын, милли тормыш һәм дин, дип түгел; динне беренче урынга куеп, дин һәм милли тормыш, дип атарга тәкъдим итте муллаларыбыз. Оештыручылар бу тәкъдим белән килеште.
Җыен эшендә актив катнашкан язучы Фәүзия ханым Бәйрәмова, болай муллаларны гына җыю дөрес түгел, алар янәшәсендә милләт язмышын хәл итүдә җитди урын алып торучы зыялылар да утырырга тиеш, дип белдерсә дә, моның белән килешүе кыен. Бөтенроссия татар дин әһелләренең аралашу, тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу мәйданчыгы булуы белән бу чара гаять зур әһәмияткә ия. Әнә зур мөфтиятләр үзара мөнәбәтләрен җайга сала алмый азапланганда, кечкенә мөфтиятләр үзара килешүләр төзеп, хезмәттәшлек итә. Җыен вакытында Иваново Диния нәзарәте белән Мордовия Диния нәзарәтенең килешүгә кул куюларына шаһит булганга әйтәм моны. Фәнни телдә горизонталь мөнәсәбәтләр урнаштыру дип атала бу.
Узган ел Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенының туплау шурасы оешкан иде. Шөкер, ел дәвамында “Ислам һәм татар дөньясы: үсешнең концептуаль нигезләре” концепциясен тормышка ашыру юлында РИУ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин җитәкләгән шура шактый нәтиҗәле эшләде.
Якшәме изге җирдә уздырылган Болгар җыены өч көнлек олы эшкә йомгак-нәтиҗә ясау булды. Андагы тантана-мәрасимнәр “Ак мәчет”тә “Россия мөселманнарының социаль доктринасы»н кабул итү белән башланды. Динебезнең төп нигезләрен тәгаенләгән документка Татарстан Республикасы җитәкчеләре каршында Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Татарстан Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Төньяк Кавказ мөселманнарын туплау шурасы рәисе Исмаил хәзрәт Бердыев кул куйды.
Бөтен халык каршында уздырыла торган бәйрәм митингы гадәттәгечә болгар бабаларыбызның ислам дине кабул итүенә багышланган Истәлек билгесе янында уздырылды.
– Барыбызны да изге Болгар җыены белән котлыйм. Кичә тәмамланган дин әһелләре җыенында 930 имамыбыз катнашты. Рәсәйдә ислам динен ничек үстерергә дип сөйләштек анда. Менә бүген шуны билгеләүче документка кул куелды. Болгар җире елдан-ел матурая бара. Быел биредә уңайлы кунакханә төзи башладык. Былтыр, белгәнебезчә, Болгар җире ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Хәзер Болгарны дөнья күләмендәге барча туристлык маршрутларына кертү мөмкинлеге ачылды, – дип сәламләде анда халыкны Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов.
Икенче булып чыгыш ясаган Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә халыкны бәйрәм белән котлап, бүген тарихи көнебез, бөтен халкыбыз катнашында Болгар җирен матур хәлгә китердек, дип зур канәгатьләнү белдерде. Тәлгат хәзрәт Таҗетдин исә Болгар җиренә бәрәкәт биреп торыр, биредә Кыямәт көненә кадәр сакланыр, дип болгарлыларга сөекле Мөхәммәд пәйгамбәребезнең сакал бөртеген бүләк итте. Равил хәзрәт Гайнетдин исә, 23нче сентябрьдә, Корбан гаетендә Мәскәү җәмигъ мәчетен ачу тантасы булачак, дип республикабыз җитәкчеләрен, өммәттәшләребезне бәйрәмгә чакырды.Иртә таңнан Болгар җирендә дини китап күргәзмә-ярминкәсе, татар халык һөнәрчелеге эшләнмәләре ярминкәсе гөрләп торды. Гадәттәгечә өммәттәшләребез быел да Тәлгат хәзрәт оештыра торган тәүбә гыйбадәтендә бик теләп катнашты. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең әйтүенә караганда, быел Болгар җыенына утыз меңнән артык кеше килгән иде.