15.06.2015 Җәмгыять
Илле минутлык ләззәт
Мин тәүлегенә бары тик илле минут кына ял итәм. Чынлап та шулай. Сез инде әллә йокламыйсың дамы диярсез. Йоклавын йоклыйм анысы. Һәр көнне төнге уникедән иртәнге дүрткә кадәр тиешле йокымны йоклыйм. Ә инде калган егерме сәгатьтә теге тәгәрмәч эченә эләккән тиен кебегрәк. Әй, йөгерәм, әй, әйләнәм, бөтереләм, чабам гына иллә дә мәгәр.
Иртән сәгать дүрттә торам. Сыерымны – “Карлыгач”каемны савасым бар. Аннан аны көтүгә куасы. Элек кенә ул көтүче авыл башыннан сыерларны җыеп, көтүлеккә үзе чыгып китә иде. Хәзер сыер асраган кеше сирәк. Көтүчеләргә кытлык. Алар үз кадерләрен бик яхшы беләләр. Кояш белән бергә тормыйлар, йокылары туйганчы йоклыйлар. Шуңа күрә сыерны көтүлеккә үзеңә төшерергә кирәк.
Хуш. Сыерны ихатадан чыгарып, көтүлеккә илттең ди. Син кайтуга аның бозавы кычкырып, бу дөньяда үзенең барлыгын, үзенең яшәүгә хокукын белдереп тора. Анысын ашатып, болынга төшерәсең. Бозаудан соң сине каз-үрдәкләрең, тавыкларың, аларның чебиләре һәм бәбкәләре көтә. Зарланма, аның каравы рәхәтләнеп “бушка” каз-үрдәк ите ашыйсың, куе сөт эчәсең, өстәлеңнән акмай, каймак өзелми, диярсез. Анысы хак, өзелми. Балда-майда йөзәбез.
И-и, карагыз әле, “бушка” дигәннән, сезгә шулай авылдагы тавык чүпләп бетерә алмаслык эшләрне сөйләп торганда Людмила Аланлының “Бесплатный авыл” дигән шигыре исемә төште бит.
«Авылда бит бәрәңгесе бушка.
Кишер, суган җиңел бирелә,
Сөт, каймагы күпләп агып тора,
Бар нәрсә бар авыл җирендә», –
Дип сөйлиләр шәһәр өендә.
Бигрәк дөрес язган инде. Яшь кыз әле ул. Каян шулай белеп бетергән. Авылда тугандыр инде.
Мең тир түгеп җирне сөрә алсаң,
Иренмичә генә эшкәртсәң,
Тырмаласаң, чәчсәң, сулар сипсәң.
Сирәкләсәң, кертсәң ашлама,
Көзен урып-җыю башлана.
«Бесплатно» килә бәрәңгесе,
Сөте, мае, катык, каймагы
Ләкин беркайчан да шәһәр халкы
Фатирларын ташлап кайтмады,
Шәһәрендә ятты,
«Бөтен нәрсә бесплатный», – диеп
Төяп китте
Һәм авылны ихлас мактады.
Шәп язган.
Бераз гына читкә киттем, ахры, янә көндәлек мәшәкатьләргә әйләнеп кайтыйк әле.
Менә шул тавык, каз, чеби һәм бәбкә өстенә, үзеңнең ике балаң, ике балаңнан да көйсез, тынгысыз ирең дә бар бит әле. Аларны көйләп, ашатып-эчертеп, кайсын бакчага, кайсын мәктәпкә, иреңне эшкә озатасың. Калган берничә минут эчендә ялт итеп киенеп, үзеңнең хөкүмәт эшеңә чабасың да бар. Анда сигез сәгать буе, бу эштән башка бер генә көн, бер генә сәгать тә яши алмаган кебек кыланып, җаның-тәнең белән тырышып, күңелеңне биреп эшләргә кирәк. Шуның белән бергә җитәкчеләргә ярарга, алар хаклы булмаганда да каршы әйтмәскә, алар сине хаксызга пыр туздырып сүккәндә дә бәхетле елмаеп басып торырга кирәк.
Инде эш тәмамлана.Син җан-фәрманга, алдыңны-артыңны карамыйча өеңә чабасың. Чапмас идең, анда сине ишегалды тулы тавыкларың да, чүпләп бетерә алмаслык эшләрең дә көтеп тора. Балаларың, ирең кайтканчы ашарга пешереп куярга, кереңне юарга, чүп баскан бакчаңны тәртипкә китерергә, өеңне җыярга кирәк. Боларны санап та, язып та бетерерлек түгел, укучыны гына ялыктыруың бар. Әле мин кышкылыкка балаларыңа, хәләлеңә оекбаш бәйләүне, тозлы әйберләр, баллы кайнатмалар әзерләргә кирәклеген әйтеп тормыйм.
Менә шул моментта, син дөнья мәшәкатьләреннән тәмам гарык булып, бу дөньяга хатын-кыз булып туганыңны онытып, моның өчен бик үкенеп торганда, кичке алтыда телевизордан кино башлана. Ул башта “Просто Мария”, “Байлар да елый” дип аталган матур тормыш иде. Аннан соң “Тропиканка”, “Цыганка”, “Слово женщине” китте. Әллә биш, әллә алты еллап “Санта-Барбара” барды бит әле. Менә кайда ул дөньяның рәхәте. Монда исерек ир дә, көтүдән кайтмый калган сыер да, гел ашарга сорап торучы тавык-чеби дә, хәләлеңнең баш төзәтергә кергән исерек дуслары да юк. Монда бары тик матур итеп киенеп-ясанган хатын-кыз, мәһабәт ирләр, чәчәкләр һәм ярату гына бар. Донналар, сеньорлар гына. Мондагы матур хатыннар, күркәм ирләр рәхәт чигеп йөриләр. Мин дә алар белән йөрим. Берәр сүзләрен төшереп калдыра күрмим тагын дип, телевизорның эченә үк кереп утырам. Колагыма савылмаган сыерымның мөгрәве дә ишетелми, күземә бакчадагы чүп үләннәре дә күренми. Илле минутка сузылган матурлык, илле минутлык рәхәт. Әле дә ярый шул кинолар бар.
Берсе бетә инде дип кайгырырга да өлгерми калам, яңасы, тагын да матуррагы башлана. Хәзер инде ләззәтләнеп “Ефросинья”ны карыйм. Бетә генә күрмәсеннәр инде, Ходаем. Яхшы тормышны тагын кайдан күрерсең.