поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.06.2015 Дин

Изге Болгар җыены ничек узды

Без, мөселманнар, Болгарга җыелып, ата-бабаларыбызны искә алып, иң изге теләкләребезне әйтеп дога кылу мөмкинлегенә ия, диде Рөстәм Миңнеханов

Бүген Болгар шәһәрендә Изге Болгар җыены уздырылды. Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны рәсми төстә кабул итү вакыйгасына багышланган җыенны ачу тантанасында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" Республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Югары мөфтие, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион үзәге рәисе, мөфти Исмәгыйль хаҗи Бердиев катнашты.

Рөстәм Миңнеханов җыен кунакларын сәламләп, аларга бирегә килгәннәре өчен рәхмәт белдерде. "Хәзерге вакытта без, мөселманнар, Болгарга җыелып, ата-бабаларыбызны искә алып, иң изге теләкләребезне әйтеп дога кылу мөмкинлегенә ия", - дип сөйләде ул. ТР лидеры кичә татар дин әһелләренең "Милли тормыш һәм дин" VI Бөтенроссия форумының  пленар утырышы уздырылуын, бүген исә Россия мөселманнары социаль доктринасы имзалануын искәртеп, бу юнәлештәге эшчәнлекнең мөһимлеген ассызыклады. Ул Болгар шәһәрлегенең елдан-ел төзекләнүенә, матурлануына игътибар юнәлтеп, бүген бирегә килү өчен транспорт мөмкинлекләре зур булуын, өстәвенә, быел монда кунакханә төзелә башлавын билгеләп узды. Рөстәм Миңнеханов Болгардагы уңай үзгәрешләрнең, киң күләмле эшләрнең Минтимер Шәймиев кулы астында, аның актив катнашуы бәрабәренә башкарылуына игътибар юнәлтеп, аңа рәхмәт белдерде. "Барыгызны да бүгенге изге бәйрәм белән котлыйм, исәнлек-саулык телим! Киләчәктә  дә шушы җирдә күрешергә насыйп булсын", - дип төгәлләде сүзен ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы.

Бүгенге бәйрәм чарасы уңаеннан, ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова татарстанлыларга мөрәҗәгать хаты җибәргән. Анда Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны рәсми рәвештә кабул итүнең Татарстан өчен гаять мөһим вакыйга булганлыгы ассызыклана. "Һичшиксез, Болгар күп гасырлар буена Россиядәге һәм бөтен дөньядагы мөселманнар өчен изге урын булып саналды", - дип билгеләп үтелә хат текстында.

Минтимер Шәймиев сүзләренә караганда, Болгар җире - зур тарихи истәлегебез. Ул быелгы җыенның, Болгар музей-тыюлыгы ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кергәннән соң, беренче тапкыр уздырылуы турында әйтте. ТР Дәүләт Киңәшчесе әйтүенчә, Болгар яңарышына РФ Президенты Владимир Путин, ТР лидеры Рөстәм Миңнеханов һәм халык ярдәме нәтиҗәсендә ирешелде. Бу уңайдан, ул тарихи һәйкәлне торгызуга үзеннән зур өлеш кертүчеләргә рәхмәт әйтте. Шул ук вакытта, Минтимер Шәймиев башкарыласы эшләрнең күп булуына басым ясап, киләчәктә биредә яңа музейлар ачылачагы, Исламны югары дәрәҗәдә өйрәнүгә барлык мөмкинлекләр тудырылачагы турында белдерде. Ул Россия мөселманнары социаль доктринасы имзалану көненең тарихка кереп калачагына игътибар юнәлтеп: "Бүген корал белән генә бернәрсә дә хәл итеп булмый, без дини рухыбызны күтәреп, шуның нигезендә эш итәргә тиешбез. Шул чакта гына дөньяда тынычлык булачак", - диде.

Тәлгать Таҗетдин билгеләп узганча, хәзерге вакытта Болгарга Россиянең төрле төбәкләреннән килү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Ул әлеге изге урынның күп гасырлар дәвамында тарихи һәйкәл буларак саклануын әйтеп: "Шулай да, без тарихи һәйкәлләргә карап кына куанып утыра торганнардан түгел. Шөкер, бүген Болгар - җанлы шәһәр. Соңгы 5 айда гына да бирегә 60 мең кешенең килүе моңа дәлил", - дип сөйләде ул. Россиянең Югары мөфтие илебезнең төрле почмакларында салынган 7,3 мең мәчеткә имамнар, хәзрәтләр әзерләүнең асыл үрнәге булачак Болгар ислам академиясе ачылачагына да өмет баглады. Шуннан соң, Тәлгать Таҗетдин ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в) чәч бөртеген тапшырды. Моңа кадәр ул Уфада сакланган, бүгеннән ядкарь Болгар шәһәрлегенең Ак мәчетендә урын алачак. 

Тантаналы чарада Равил хәзрәт Гайнетдин, Исмәгыйль хаҗи Бердиев та чыгыш ясады. Камил хәзрәт Сәмигуллин җыен кунакларын якынлашып килә торган Рамазан ае белән тәбрикләде. Шуннан соң, кунаклар Коръән музее һәм Рәфкать Мөхәммәтшинның зәркән сәнгате күргәзмәсендә булды.

Җыен вакытында Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин "Россия - ислам дөньясы" стратегик күзаллау төрекеме эшчәнлеге кысаларында уздырыла торган яшьләр җәйге лагеренда һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре яшь эшмәкәрләренең I Халыкара Казан форумында катнашучылар белән очрашты. Лагерьда мөселман илләре, шулай ук Татарстан һәм Россия төбәкләре яшьләре - барлыгы 160 лап кеше катнаша. Форум исә катнашучыларның иң яхшы проектларын ачыклауга, Россия һәм халыкара бизнес җәмәгатьчелеге арасында хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлтелә.

Сәгать 11дә Болгар шәһәрлегенең Кече манарасы янында Тәлгать Таҗетдин тәүбә чарасы үткәрде. Көннең нәкъ уртасы - сәгать 12дә Җәмигъ мәчетендә өйлә намазы укылды. Шуннан соң җыен кунаклары Болгар һөнәрчелеге үзәге экспозициясе белән танышты, Халыкара археология мәктәбендә булды. "Иман моңы" фестивале кысаларында, тантаналы чарада катнашучылар өчен мөнәҗәтләр, борынгы татар җырлары башкарылды.  


Ләйсән ИСХАКОВА
Татар-информ
№ | 14.06.2015
Татар-информ печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»