поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.06.2015 Бәйрәм

Сабан туе - бәхет һәм шатлык туе

“Туган якта һәр тал җырлый”, - дип язып калдырган татар халкының күренекле шагыйре Сибгат ага Хәким. Камышлы районының Яңа Усман авылы Сабан туена баргач, моның шулай икәнлегенә бернинди шигем дә калмады. Сок елгасы буендагы яшел әрәмәнең уртасында урнашкан мәйдан тирәсендәге һәр агач һәм куак кошлар моңына кушылып, чыннан да җырлап тора иде кебек. Ә бу милли бәйрәмебезгә туып үскән якларын сагынып кайткан, бүген читтә яшәүче авылдашлар, килгән кунаклар күңеленә дә тагын да бер ямь өстәп җибәрде.

Камышлы муниципаль район администрациясе башлыгы Рафаэль Баһаутдинов Яңа Усман халкын, кунакларны бәйрәм белән котлаганнан соң, хезмәт алдынгыларына, авылның уңган эшмәкәрләренә Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре тапшырды.

Авыл җирлеге җитәкчесе Айдар Зарипов та үзенең тәбрикләү сүзендә бәйрәмне оештыруда матди ярдәм итүчеләргә рәхмәтен белдерде. Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илшат Гыйниятов шулай да үз чиратында  уңган терлекчеләрне, сыер савучыларны, алдынгы механизаторларны бүләкләде.

Мәйдан уртасындагы озын колга башына Сабан туе әләме күтәрелгәч, төрле спорт бәйгеләре, милли уеннар башланып китте. Мәйдан буйлап гер күтәреп йөгерүдә Камил Вәлиуллин - беренче, аның улы Руслан - икенче, ә Илнар Гайфуллин өченче урыннарны яуладылар. Гер күтәрү бәйгесендә Рәсим Шәймәрданов, шул ук Илнар Гайфуллин һәм Рәшит Фәрхетдинов призлы урыннарга ия булдылар.

“Яңа гасыр” Татарстан телерадиокомпаниясенең генераль директоры урынбасары, “Болгар” радиосы җитәкчесе Илнур Фәйзерахманов бәйрәмнең алып баручысы буларак, тамашачы белән ике арада бик тиз дуслык мөнәсәбәтләре урнаштырып, төрледән-төрле кызыклы, матур уеннар оештырып торды. Ул үзе дә келәмгә чыгып, көрәшчеләр белән бил алышты.

Танылган пар җырчылар Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов ихлас күңелдән халыкка үзләренең берничә җырын бүләк иткәч, вертолётка утырып, зәңгәр күккә күтәрелделәр дә мәйдан тирәли берничә түгәрәк ясадылар. Ә тамашачылар яраткан җырчыларына хәерле юл теләп, кул болгап, озатып калдылар. Ә инде алар киткәч, яшь җырчылар Чәчкә белән Ирек Гыйбадуллин рәхәтләнеп сәхнәдән үзләренең җыр-моңнарын яңгыраттылар.

Барысы да көйләп куйгандай дәвам итеп, келәмдә көрәш кызганнан-кыза барды. Баштан заманында мәйданны дер селкеткән өлкән көрәшчеләр бил алышса, аларны мәктәп укучылары алыштырды, аннан көрәш мәйданына бүгенге көннең чын көрәшчеләре чыкты.

Көрәш мәйданыннан читтәрәк физкультура укытучысы Алсу Мохтарова җитәкчелегендә кул ярышы, аркан тарту, авыш баганага менү, көянтә-чиләк белән су ташу һәм башка күптөрле уеннар алып барылды.

Кинәт кенә  яңгыр сибәли башласа да, бу беркемне дә куркытмады. Беркем дә Сабан туе мәйданын калдырып китәргә ашыкмады.

Бераздан куе болытлар биек тау артына кереп качты, һәм күк йөзендә тагын якты кояш балкый башлады.

Менә берничә сәгать дәвам иткән милли көрәш бәйгесе дә тәмамланды. Сумо көрәше буенча Россия Федерациясе чемпионы Артур Мингалимов беренче урынны яулады, авылдашы Тәскирә Еремеева аңа чиккән сөлге һәм сарык бүләк итте. 

Радмир Хәлимов - икенче, Рамис Ибраев - өченче, Раил Гайнетдинов дүртенче урынга чыктылар. Күрше авыллардан килгән көрәшчеләр арасында беренчелекне яулаган Иске Усман авылы егете Илдус Нуретдинов та абсолют батыр исеменә лаек булды. Аңа да сарык һәм машина юа торган махсус җиһаз тапшырылды. Башка көрәшчеләр дә бүләксез калмадылар.



Яңа Усман авылы Сабан туеның көрәш буенча абсолют батыры Илдус НУРЕТДИНОВ.

Бәйрәм сәхнәсендә җырчылар Гүзәл УРАЗОВА белән Илдар ХӘКИМОВ.

Яңа Усман авылы, Камышлы районы.
 


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»