|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.06.2015 Җәмгыять
Нижгар гаиләсеМай уртасында Т.Новгород өлкәсе губернаторы Валерий Шанцев Кремльдә Халыкара гаилә көне уңаеннан өлкә буенча иң ихшы дип табылган гаиләләрне бүләкләде – 5 гаиләгә “Родительская слава” хөрмәт билгесе һәм 10 гаиләгә “Нижегородская семья” өлкә премиясен тапшырды. Икенчесенә безнең милләттәш-якташларыбыз арасыннан да ике гаилә лаек булды – ул Кызыл Октябрь районы Зур Рбишча авылыннан Наилә белән Зәки Валемеевлар (беренче фотода) һәм Сергач районы Кочко-Пожар авылыннан Наилә белән Азат Җиһаншиннар гаиләләре (икенче фото). Без аларның икесе турында да “Туган як”та язып чыкканыбыз бар, бу югары бүләккә алар, һичшиксез, лаек. “Һәр кеше өчен гаилә бик мөһим – ул безнең тылыбыз, терәгебез. Нык, күп балалы гаиләләрнең арта баруы шатландыра, бүгенгә алар өлкәбездә 17,3 мең инде. Хәзер күп балалы булу модага керде һәм бу мода озын гомерле булсын иде”, - диде губернатор котлау сүзендә. 1
2
|
Иң күп укылган
|