|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.05.2009 Җәмгыять
"КАЗАН УТЛАРЫ"НДА - "АК ҖИЛКӘН""Казан утлары" журналында "Ак җилкән" яшьләр рубрикасы чыгып килә. Сәләтле егетләр-кызлар, үз иҗатыгызны "Ак җилкән"нән башлагыз!
Бу шигырьне язучы кыз мин булам – Алсу Нургатина. Аксубай районының Иске Ибрай авылында яшәп ятмыш. 9 А сыйныфында укыйм. Китаплар укырга бик тә яратам. Хыялым – журналист булу.
* * *
КУЕН ДӘФТӘРЕНӘ
Мәхәббәттә сагыш сөенеч белән гел янәшә була. Үсмер егетләр юньсез киңәшләрне яратып тыңлый. Публий
Бушлай килгән нәрсә кайчакта аеруча кыйммәткә төшә. А. Эйнштейн
Мәхәббәттән курку – тормыштан курку. Тормыштан курыккан кеше исә – 3/4 кә үле кеше ул. Б. Рассель
Дустыңны мактаганда үзеңне мактыйсың. Дуслары булган кешенең дусты юк. Фукидид
Үткәндә матур мәхәббәте булмаган кеше – кызганыч. Ләкин шундый мәхәббәте булып та саклый алмаган кешеләргә караганда аңа биниһая җиңел. Чөнки ул мәхәббәтнең татлыдан татлы кичерешләрен белми, чөнки ул мәхәббәтнең тетрәткеч бәхетеннән гафил. Ш.Хөсәенов
* * * ХАТ
Исәнме, “Ак җилкән”! Синең чыкканыңны көтә-көтә, әбием әйтмешли, көтек булдым инде... Журнал килә, әти дә, әни дә рәхәтләнеп укыйлар, мин көткән нәрсә генә һаман юк та юк. Мин маҗаралар яратам, ләкин алар хәзерге сериаллардагы кебек булмасын, күңелгә-җанга да нәрсәдер бирсен, мине каядыр дәшсен иде. Әллә үзем уйлап чыгарып язасы инде. Тормышым матур да кебек, ләкин чын тормышым әле башланмаган да бугай. Менә иртәгә яки берсекөнгә нидер булыр да, мин дүрткә-бишкә укучы “тәртипле” Лилиядән чын Лилиягә әйләнермен кебек. Әти дә, әни дә, абый да (ул миннән 12 яшькә олы!) мине гел бәләкәйсетәләр, алар өчен мин һаман да шул бакчага йөргән Лилия бугай әле. Абыйның китаплары арасында Жюль Вернның “Капитан Грант балалары”н күреп алдым да, укып бетергәнемне сизми дә калдым. Сизми калдым дип, өч көн рәттән укыдым инде мин аны. Дәресләрне дә юньләп әзерли алмадым, математичка белән химичка “өчле” куйдылар. Мин үзем дә хыялда каядыр сәяхәткә чыгып китәм. Китәм дип, китәргә телим, ләкин хыялда гына да тәмам чыгып китә алганым юк әле, чөнки кемнәр белән чыгасымны белмим. Безнең класс кызлары белән юлга чыгарлык түгел, аларга бөтенләй башка нәрсәләр кирәк шул, ә малайлар... Берсе белән хәтта Антарктидага да барыр идем мин, бернинди салкынын да тоймас идем. Ләкин ул да шул компьютерына кадалып утырудан башканы белми. Әллә ниләр язардай булып тотынган идем дә, берни дә яза алмадым! Әллә нинди генә бер кыз инде мин шунда, соңгы вакытта үземне үзем дә аңлап бетермим әле... Кая барып чыгар инде бу Лилия дигән кызый!
Лилия М. Чаллы кызы.
«Ак җилкән»гә хат язу өчен адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2, «Казан утлары», «Ак җилкән».
--- |
Иң күп укылган
|