поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.06.2015 Җәмгыять

Шатлык белән үкенечләр – янәшә

Юк, җәмәгать, ни генә дисәгез дә, бәйрәмнәр һәм озын яллар минем өчен түгел. Талгын гына үз җаена бара торган гади эш көннәре, андый-мондый гадәттән тыш хәл генә килеп чыкмаганда, күңелемә ныграк якын минем, җаныма да тынычрак кебек. Хәтта Бөек Җиңү бәйрәменең юбилее уңаеннан бөтен ил халкы дәррәү күтәрелеп, еллар-айлар буе алдан ук кубарылып әзерләнгәндә дә йөрәкне ниндидер аңлатып булмый торган бер тынгысызлык бимазалап торды.

Ютазы районындагы Ташкичү авылына, туган йортка кунакка кайткач: “Медаль бирделәр, күчтәнәчләр китерделәр, үзебезнең колхоз да (элекке гадәт буенча әйтүе инде) бер пакет тутырып бүләк әзерләгән, чәйгә дә чакырганнар иде, ишетер-ишетмәс колак, күрер-күрмәс күзләр белән олы табынга бармадым инде”, – дип, чакыруларына шул табында булып кайтканнан да ныграк шатланган әниемне тыңлаганда, шөкер, шушы көннәрне күрде бит дип, аның өчен чын күңелдән сөенгәндә, инде чирек гасырга якын элек үк якты дөньядан киткән фронтовик әтиемне искә төшереп, аны өзелеп юксындым. Ә ул ничек шатланыр иде бүгенге көнгә! Үзе исән чакта авыл яшьләреннән, яки җитәкчеләрдән берәрсенең: “Менә сез, Әхтәм абзый, сугышта булган кеше бит инде...” – дип сүз башлаганын да олы игътибарга санап, күңеле тула торган иде бит аның. Гәрчә үзе сугыш турында сөйләргә бер дә яратмады, сораштыра башлаган чакта да: “И-и, кызым, сугыш бик яман нәрсә ул, сиңа белергә кирәкми аны”, – дип кенә куя иде. Әйе, табигать кануннарына каршы бара алмыйсың, һәркемнең күпме яшисе маңгаена язылган, буыннар алышына. Аңлашыла, әмма барыбер, нәкъ җырдагыча, “әллә нигә, әллә нигә күңелемдә тынгы юк”...

Җиңү бәйрәме алдыннан гына Бөгелмә татар мәдәният үзәге театр коллективының Мирсәй Әмир пьесасы буенча әзерләгән “Миңлекамал” спектаклен карадым. Көчле, тәэсирле, шәп! Спектакль тәмамлангач, кайбер тамашачылардан фикерләрен сорадым, беравыздан диярлек артистларның уенын мактадылар. Чыннан да, режиссер, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флюра ханым Шәрипова сәхнәгә куйган бу әсәр тел-теш тидерерлек түгел, ул республика күләмендә халык театрларының “Идел-йорт” иҗат фестивалендә дә җиңү яулап кайткан хезмәт. Һәрбер артистның уены ышандыргыч, мактауга лаек. Хәтта, сүзем озынга китсә дә, бер детальне әйтми үтә алмыйм, Кылый Хәлим ролен башкарган яраткан җырчыбыз Эдуард Гафиятуллинны карап утырганда: “Бәй, бу Эдуард чыннан да шулай кылыймы соң әллә?” – дигән уй да килде. Әмма мине бу көнне бөтенләй бүтән тәэсирләр чолгап алган иде. Пьесаның эчтәлеге (югыйсә, аз гына арттырып әйткәндә, йөз кат укылган әсәр бит инде) бик әсәрләндерде мине. Такташ әйтмешли, “һәр дәвернең була үзенә күрә сволочы (каһәр суккыры!)...” дигәндәй, ул чорда да кеше кайгысыннан файдаланып калырга тырышучылар булмаган түгел. Русия менталитеты... Шулай да нинди газаплар, нинди кыенлыклар вакытында да кешеләр Кеше булып кала алган. Безнең бүген күбебез зар елыйбыз: “Ах, акча җитми! Ах, чир тиде! Ах, кемдер нахак сүз әйтте!” Ах, ах, ах... Ә бит бүгенге көннең ыңгырашучы кайберәүләрен шул чор мохитенә илтеп куйсаң, бүгенге көндәге “михнәтле” тормышының оҗмах бакчасына тиң икәнен бик тиз аңлар иде ул. Телевизорда бик еш күрсәтеп торган (үзебездә проблема беткән кебек, гел шуларны гына күрсәтәләр дип зарланучылар да юк түгел) Украина җиренә бер генә мизгелгә эләккән дип хис итеп кара әле үзеңне, әйе-әйе, яшәү һәм шатлык өчен туган, бәхет өмет итеп яшәгән һәрбер кешегә ябырылган бу афәтне үз башыңа төште дип, чын-чынлап күз алдына китереп кара әле – гаҗизлектән башны ташка бәрә-бәрә еларсың һәм... берни дә үзгәрмәс. “Мин – мин, мин кем!” дип яшәгәннәрнең кикрикләре тиз шиңәр иде. Аллам сакласын сугыш афәтләреннән!

“Үзебез белгәннәрне яшь буынга сөйләп калдыру кирәк! Моны белү яшьләргә кирәк!” – дигән фикерне еш ишетәбез, еш кабатлыйбыз. Дөрес, бик кирәк! Бездә күп очракта менә шушы сүзне әйтүгә нокта куела. Ә ни өчен кирәк соң моны белү? Белгәненнән нинди нәтиҗә ясый ул яшь кеше? Моны ишеткән бала аңында ни үзгәрә? Менә шулар хакында да кайгыртасы иде. Ишеткән-күргәннәреннән дөрес нәтиҗә ясаган, тормыш шартларын чагыштырып карарга өйрәнгән үсмерләр фашизм-нацизмны уенның бер төре дип кабул итмәс, милләтләр арасында аерма эзләмәс, урамда ветеранны тотып кыйнамас, өенә кереп талап чыкмас, әби-бабайларны мыскыл итмәс иде ләбаса! Ә тагын күңелемдә “Миңлекамал-Җенлекамал” кузгаткан бер авырткан тема – ихласлык мәсьәләсе. Ватанга, илгә бирелгәнлек, кешеләрне ярату һәм алар арасындагы мөнәсәбәттәге ихласлык: җитәкчелектә дә, гади колхозчылар арасында да. Әдәби әсәрдә шулай була инде ул димәгез миңа, әдәби әсәр уйны кузгатып җибәрү өчен сәбәп кенә булды, инде тормыштагы хәлләрне чагыштырып карап, азмы-күпме фикер йөртерлек, бөтен нечкәлекләрен үк өйрәнеп җитә алмасам да, җете ак белән җете караны гына аерырлык тормыш тәҗрибәм бар инде. Әйе, ни кызганыч, бүген ясалмалылык, күз буяу, тыштан гына булса да ялтырарга тырышу галәмәтләре җитәрлек кенә түгел, хәттин ашкан шул.

...9 Май көнне безнең Бөгелмәдә көнозын туктамый яңгыр койды. Әй, кызгандым шунда айлар-еллар буе әлеге бәйрәмне көтеп-ымсынып яшәгән ветераннарны. Бу суыкта, яңгыр астында аларның ничәсе генә урамга чыга алды икән? Алар белән бергә әлеге көнгә ветераннардан ким әзерләнмәгән мәдәният хезмәткәрләрен, укучы балаларны, студент яшьләрне кызганудан тыным куырылды. Көн буе уемнан чыкмадылар. Чыннан да, күз яшьле бәйрәм шул, хәтта табигать тә яшь коя кебек. Без дә беркая бармадык, телевизордан Мәскәү парадын карадык. Анда ялт иткән кояш, әлбәттә, бәйрәм рухы, тантана. Саф-саф гаярь ир-егетләрнең мәйданнан узуын карап кына утырганда да ил өчен горурлану хисләре кичерәсең. Президент белән янәшә торган кунаклар алдында да аларны шушы дәрәҗәдә зурлап, күркәм кабул итә алуга йөз ак. Ә менә, әйтүләренчә, дөньяда тиңе булмаган куәтле хәрби техника уза башлагач, фикерләрем тагын чуалды. Бигрәк тә дүртәр йөз километр ераклыктагы ноктага “ыһ” та итми ата ала торган ракеталар үткәндә, ничәмә-ничә төрле, һәрберсенең үз функциясе булган заманча истребительләр, бомбардировщиклар очып узганда тәннәрем чемердәп куйды, йөрәгем еш-еш тибә башлады. Бу мизгелләрдә миндә горурлану хисеннән бигрәк, курку хисе өстенлек алды. Аңлыйм, билгеле, бүгенге көндә илне саклау өчен бу бик кирәк. Ә бит чынлыкта, алар – үлем машинасы. “Төрле яклап дошман янап торганда, шунсыз булмый инде”, – дип, ирем дә куәтләп тора. Ә минем күзләрдән яшь ага: их, минәйтәм, дөньяларда “сугыш” дигән төшенчә бөтенләй булмаса икән! Менә шушы техниканың бер-бер деталенә генә сарыф ителгән коточкыч күләмдәге акча чыгымнарының барысын да кеше бәхетенә, кеше файдасына тотасы иде!

Менә шуннан “дөрес түгел кешедер инде мин” дигән нәтиҗә ясадым әле. “Безнең тормыш уен гына, барысын да йөрәгеңә авыр алма, гадирәк бул!” – диясе килә үземә кайчак.


Әлфинур ӘВӘЛИЕВА
Татарстан яшьләре
№ 20 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»