13.06.2015 Җәмгыять
Гөберчәктә нинди уй, нинди гамь бар?
Кайбер кешеләр, дөньядан киткәндә, үзләре белән бөтен халәт-яшәешне алып китәләр, ул кеше яшәгән тирәлек еллар буе ятим кала.Мөхәммәт Мәһдиев бу сүзләрне Хәсән Туфанга багышланган истәлекләрендә язган.
Әлеге юллар Арча районының Гөберчәк авылында йөргәндә хәтердә кабат яңарды. Бу фикер аның үзенә дә бик туры килеп тора икән ләбаса. Ул яшәгән нигез, аның исемен йөрткән урам нигәдер ятим, үксез бала сыман тоелды. Масра кырларына, Кесмәс елгасы буйларына да ниндидер сагыш кереп оялаган төсле.
Авылга аерым мөнәсәбәттә иде
Машинабызда олуг язучының улы Искәндәр Мәһдиев тә бар. Ул җәйне туган якларында үткәрер өчен Америкадан кайткан. Быел әтисенең дөньядан китүенә 20 ел тулганга, Гөберчәктәге нигезләрен күрергә, каберенә барып рухына дога кылырга ниятләгән.
Искәндәр Мәһдиев юлда күргәннәрен балачактагы хатирәләре белән тәңгәлләштереп барды, аңлатмалар бирде. Сөйләшә торгач, күз алдыбызда Мөхәммәт абый яшәгән чор җанланды. Менә ул Язучылар берлегеннән машина яллап, гаиләсе белән авылга кайтырга җыена. Керәсе урыннар барланып, һәрберсенә атап күчтәнәчләр алына. Искәндәр абый: “Ул авылдагы туганнарын бездән дә күбрәк ярата иде кебек. Безгә дә игътибарлы булды, әмма аның авылга карата аерым мөнәсәбәт иде...” – дип искә алды. Шулай булмаса, авыл кешесен шулкадәр яратып сурәтли алыр идеме икән Мөхәммәт ага?
Искәндәр Мәһдиев сүз арасында Америкадагы яшәешләренә, уку-укыту мәсьәләләренә дә кагылып ала. Студентлар өчен хатыны Даниэль белән ничек итеп “Беренче театр” пьесасын тәрҗемә итүләре, ничек уйнаулары, чит ил яшьләренең аны ничек кабул итүләрен бер мәзәк итеп сөйли. Мөхәммәт абый да авылда укытучы булып эшләгәндә спектакльләр оештырган. Ул бу хакта болай язып калдырган: “Мин авыл мәктәпләрендә эшләгәндә, талантым булмаса да, гел спектакль оештыра идем һәм Казан театрларыннан калышмыйча: алар “Башмагым”ны куялар, мин дә моны оештырам. Алар “Зәңгәр шәл”не – без дә шуны ук. Мин инде, билгеле, уңай герой, шәп герой. Ул авылда шулай иде: роль бүлгәндә иң шәп геройны алган кешенең дәрәҗәсе зур: Галиябану, Хәлил (“Галиябану”), Сәрвәр, Галимҗан (“Башмагым”), Фәхриназ, Каһарман (“Фәхриназ”) шулай бүленә иде.
Исмәгыйль, Себер бае, Мөстәкыйм рольләрен уйнарга авыл халкын чак-чак күндереп була иде. (…) Мин дә замана баласы, мин дә авыл егете бит, бу чир миндә дә бик көчле һәм мин спектакльгә роль бүлгәндә бик каты эгоист, уңай персонажны үземә генә алам. Кешегә хут юк. Авылда шулай”. (“Илленче еллардан бер истәлек”.) Мөхәммәт абый белән улының мавыгулары бер тирәдәрәк икән.
Тыштан тыныч, эчтән...
Олпат язучының улын Арча хакимиятендә җылы каршы алдылар, илтифат белән тыңладылар. Искәндәр Мәһдиевнең үтенече дә шушы якка дан җырлаган Мөхәммәт абыйга кагылышлы иде. Мәһдиев урамында фамилия татарча да, урысча да дөрес язылмаган, дип башлады ул сүзен. Без бу мәсьәлә буенча Арча районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илнур Котдусовка сәфәрдән соң янә шалтыраттык. Ул мондый аңлатма бирде:
– Мөхәммәт абыйның фамилиясе, аның туган көне кебек үк, төрле документларында төрлечә язылган. Музейдагы хәрби билетында, мәсәлән, “Магдиев”, атасыннан сорау алу кәгазендә “Сунгат Магдеев”. Урамга исем биргәнче белгечләр бу мәсьәләдә шактый уйланганнар һәм татарчадан дөрес тәрҗемә булсын дип, “Магдиев” дип язарга дигән карарга килгәннәр. Әмма Искәндәр Мөхәммәт улының бу фикерне кире кагарлык документы булса, без фикер алышуга әзер.
Балачагың үткән урамнардан тыныч кына узып булмыйдыр ул. Искәндәр абый тыштан тыныч, эчтән.. Берзаман ул безне чишмә буена әйдәкләде.
– Бу тыкрыктан Сафый чишмәсенә йөри идек.
Авылга еш кайтып йөргәнгә, тыкрыкларда сукмак калмаганын беләбез югыйсә. Шулай да өмет дигәнең, кешенең күңелен калдырмаска теләү безне тыкрыкка алып килде. Әмма... Сафый чишмәсенә тыкрыктан төшеп булмады. Соңыннан аңа башка юл илткәнен белдек белүен, әмма чишмәгә бару теләге сүрелгән иде инде.
Авылда Мөхәммәт Мәһдиев музее дистә елдан артык эшли. Ул Сөнгатулла бабай йортында түгел, янәшәсенә салынган. Музей мөдире Халидә Габидуллина әйтүенчә, монда 800дән артык экспонат саклана. Ишектән керүгә үк “Юллар” экспозициясе каршы алса, эчтәрәк туып үскән вакытындагы йорт эче күренеше ачыла. Казан шәһәрендәге эш кабинетын да җиһазлап куйганнар. Боларның барысы да Искәндәр абыйга таныш, ул кайсы әйберне кулына алып, кайсысы янында туктап, тормышыннан берәр бәян сөйләп ала.
Репрессия еллары экспозициясен тыныч кына карый алмады ул:
– Моннан берничә ел элек үк ватык пыяла кисәкләрен алып куюларын, пычрак аяк киеме эзләрен юк итүләрен сораган идем. Ләкин бар да шул килеш калган. Ярый инде Сөнгатулла бабайның ерткалап ташланган фотосын алып куйганнар. Бу экспозиция музейны баетмый, ул аның зәвыгының түбән дәрәҗәдә булуын күрсәтә.
Илнур Котдусов исә, музейның экспозицияләрен Татарстан Милли музее хезмәткәрләре төзеде, алардан башка без үзгәртү кертә алмыйбыз, диде. Бүген Мөхәммәт Мәһдиев музее – “Казан арты” тарих-этнография музее филиалы. Милли музей ачылганда экспозицияләр төзү ягыннан ярдәм итсә, аны тулыландыру, үзгәртү, карап тоту мәсьәләләрен шул җирлек хуҗалары хәл итә бит. Бу мәсьәлә уңай хәл ителер, бер-береңә бармак төртеп күрсәтүгә калмас, шәт.
Төп нигез ишегеннән йозак алынырмы?
Музей мөдире Халидә Габидуллина еш кына кунакларның төп нигезне күрәсе килүләрен дә әйтте. Йортта хуҗа булганда, ул аларны алып керә дә икән. Тик менә без барганда капкага йозак эленгән иде шул. Әлеге йортның ачкычы Сөнгатулла бабайның оныгы Җәүһәр Галимова кулында. Килеп туган хәлгә Җәүһәр ханым болай ачыклык кертте:
– Мин – Мөхәммәт абыйның туганы Равиянең кызы. Әлеге йортта әбием, әни һәм мин яшәдек. Бу йорт миңа бик тә кадерле, шуңа күрә кулдан килгәнчә карап тотарга тырышам. Әлеге йортка киләсе елда 100 яшь тула. Аның нигезе начар хәлдә иде, өченче ел рәткә китердек. Аннан түбәсен алмаштырырга тотынган идек, почмакларының черек булуы ачыкланды. Кара кайгыга калдым. Бу өй гел якын туганым кебек бит. Аны югалтасы килмәгәнгә, блоклар сатып алып кайттык. Һаман нидер эшләргә, йортны сакларга тырышабыз. Ишеккә йозак салу да нигезне югалтасы, пычратасы килмәгәннән. Безгә клуб бик якын урнашкан. Шуңа күрә монда кереп, кәеф-сафа корып, буш шешәләрен ташлап калдыралар иде. Бу нигезне пычрак аяк киемнәре белән бер таптап чыктылар бит инде, башка андыйга юл куясы килми.
Җәүһәр Баһман кызына, аңлашылмаучанлыклар килеп тумасын өчен, бәлки, ачкычның күчермәсен музейга калдырыргадыр, дип тәкъдим иттек. Ул исә, миннән алай сораган кеше юк бит әле, дип җавап бирде. Музей төп нигездә булса, мондый аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмас иде дигәнгә дә, андый тәкъдим ясамадылар бит, дип әйтү белән чикләнде. “Аңлагыз, мин Мөхәммәт абыйның дошманы түгел, аның рухын сакларга омтылучы гына. Әмма ялгыз хатын нәрсә генә эшли ала соң? Ярдәмчем дә, иганәчем дә юк бит. Нигезне дә таратасы килми”, – диде ул саубуллашканда.
Таратасы килмәсә дә, вакыт дигәнең бернәрсәне дә аямый шул. Мөхәммәт абый яратып кунак каршы ала торган, ул яратып “Миләш” рестораны дип йөрткән беседка да таралып, тузып бара. Мөхәммәт абый дүрт багана утыртып чатыр сымак итеп ясаса, Арча педагогия училищесы җитәкчелеге язучы исән чагында аны агачтан кора, түл белән түбәсен яба. Әмма ул бүген утын саклый торган урынга әйләнгән. Искәндәр абый исә, нигезне күпме генә урап йөрсә дә, эченә эләгә алмады.
Чәй тәме
Авыл кешесе эчкерсезлеге, ихласлыгы белән үзенә карата, хәтта ки яшәүгә мөнәсәбәтне үзгәртергә сәләтле. Кайтыр юлда без шундый ихлас күңелле кешеләрнең берсе – Фәүзия апалар йортына сугылдык. Йорт хуҗасы Мирбат абый дөньялыктан киткән, әмма ул керткән кагыйдә-законнар бу йортта үз көчендә.
– Бездә элек-электән кеше күп булды. Мирбат һәркайсын ачык йөз белән каршы алыр, табында бары белән сыйлар иде, хәзер дә шулай, – дип каршы алды Фәүзия апа.
– Гомергә табын минем кулда булды. Инде кулларымның хәле дә юк, яшем сиксәннән артты бит, балакайларым, дисәм дә, килен, әни, син яса инде дип, чәй бүлгәнемне көтә.
Фәүзия апаның зарлануы түгел, канәгатьлеген белдерүе иде бу. Киленне үз итүе, аңардан уңуын “үз баламдай” дигән сүзләргә сыйдырып бетерде. “Иремнән калганны туздырырга хакым юк” дип, ун еллап умарта асравын, шуның өстенә мал-туар тотуларын, бакча җимешләренә өстәп җиләк җыярга йөрүләрен бер тында тыңлыйбыз. Туганы Искәндәрнең Америкадагы тормышын аңларга тырышуы исә үзе бер мәзәккә әйләнә. Ничек инде бәрәңге үстерүдән баш тартырга була? Нишләп әле Мәһдиев хатынын помидор, кыяр үстереп чиләнмәскә өнди? Үз бакчаңда үскәне кибетнекенә җитәме соң инде?
Фәүзия апа бакчада җиләк-җимеш агачларының күп булуын ишеткәч, крыжовник утыртырга теләүләрен белгәч кенә тынып кала. Алай да, егәр булганда эшләмичә ятып буламыни, дип әйтеп куя. Бәлки Искәндәр абый шушы сүзләрне ишетергә, шушы кунакчыллыкны күрергә кайткандыр да. Атасы якын иткән шушы мохит бик тә якын бит аңа. Юкса Америкадагы утарында беседка ясап, самавыр куеп чәй эчәргә теләвен тәфсилләп сөйләр идемени? Димәк, Мөхәммәт абый рухы Америка далаларын да гизәчәк әле. Безгә исә аның рухын монда рәнҗетмәскә кирәк. Улының сүзләренә колак салу язучының рухына дога кылу кебек изге гамәл булыр иде.