поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.05.2009 Җәмгыять

БОЛГАР-ТАТАР ЧЫГЫШЛЫ 500 РУС ФАМИЛИЯСЕ

Археолог, тарихчы Альфред Халиковның (30 майда тууына 80 ел тула) ошбу китабы 1992 елда Казанда рус һәм татар телләрендә нәшер ителде («Казань» нәшрияты).

Кереш сүзендә автор болай ди: «Бу мәсьәлә белән байтак тикшеренүчеләр шөгыльләнгән. Шулар арасында тарихчы С. Б. Веселовский үзенең «Ономастикон. Борынгы рус исемнәре, кушаматлары һәм фамилияләре» (М. 1974), тел белгече Н. А. Баскаков күрсәтеп үтелгән «Төрки чыгышлы рус фамилияләре» (М. 1979) исемле китапларында бу мәсьләләрне җентекләп өйрәнәләр. Ләкин алар бу мәсьәләгә төрле фәннәр нигезендә якын киләләр: беренчесе тарихчы буларак, икенчесе – филолог. Җитмәсә, бер-берсенең хезмәтләрен дә белмәгәннәр. Алар башка кайбер белгечләрнең хезмәтләрен дә кулланмаганнар, шулай ук XV-XVII йөзләрдәге Писцовый кенәгәләр материаллары, бигрәк тә Казан, Казан өязе буенча, файдаланылмаган. Без төрки чыгышлы рус фамилияләре тупланмасының тулырагын тәкъдим итәбез һәм Болгар, Казан, татар-мишәр фамилияләренә игътибарны мөмкин кадәр күбрәк юнәлтәбез».

Бу хезмәткә карата да фикерләр бертөрле генә түгел. Фамилияләрнең кайберләре тупланмага дөрес кертелмәгән диючеләр бар. Берәүләр, фамилияләрне тәшкил итүче исемнәрнең зурлыгына исе китеп, горурлык кичерсә, кемнәрдер, милләтеннән йөз чөергән шәхесләр нәфрәт хисе генә уята ала, шуңа күрә мондый китап чыгарга тиеш түгел иде, дип тә әйтәләр.

Ни генә булмасын, без бу фамилияләрне белергә тиешбездер. Алар рус тарихының да, татар тарихының да бер өлешен тәшкил итә. Күпмедер дәрәҗәдә алар татар кавеменең генетик егәр кимәлен дә чагылдырадыр әле.

Биредә исә 500 фамилияле тупламнан сайланмалар бирелә.

 

АКСАКОВЛАР. XV йөз урталарында Аксаковларга Клязьма елгасы буендагы Аксаково авылы бирелә, XV йөз ахырында «Новгородка күчереләләр». Бу Аксаковларның нәсел башы Иван Аксак (оныклары Шадра Иван белән Обляз Иван). Иван Калитада мең башы Юрий Грункның оныгының малае була (Зимин 1980, 159-161). Бәрхет китабында (БК II, 296, № 169) язылганча, «аксак» кушаматлы Иван Федоров Урдадан чыккан Вельямин улы булган (Веселовский 1974, 11). Аксаковлар Литвада да яшәгәннәр, алар анда XIV йөз ахырларында барып чыккан булырга тиеш (В., D.  1986, 22). Аксаковлар арасында язучылар, публицистлар, галимнәр бар. Алар Воронцовлар, Вельяминовлар белән туганлыкта (РБС  I, 96-107). Аксак, оксак – төрки-татар сүзе аксак.

 

АЛЯБЬЕВЛАР. XVI йөздә рус хезмәтенә кергән Александр Алябьевтан (РБС II, 80);1500 елда рус хезмәтенә кергән Михаил Олебейдан башлана (Веселовский 1974, 231). Али бей – «олы бай» (Баскаков 1979, 182). Нәселләрендә хәрбиләр, чиновниклар, шул исәптән танылган композитор һәм А. С. Пушкинның замандашы А. А. Алябьев.

 

АНИЧКОВЛАР. XIV йөздә Урда дәүләтеннән чыккан кешеләр дип уйланыла (БК II, 282, № 100; Загоскин  1875, №2). Блоха белән Глеб Аничковлар беренче тапкыр 1495 елда Новгородта искә алыналар (Веселовский 1974, 14). Энис/энич – «дус» дигән мәгънәне аңлаткан гарәп-төрки сүзләре (Гафуров  1987, 125). Соңрак алар арасыннан галимнәр, публицистлар, врачлар, хәрбиләр чыга (РБС II, 148-150).

 

АПРАКСИННАР. Чыгышлары 1371 елда Алтын Урдадан Ольг Рязанскийга күчкән Солохмир (Солых Әмир) оныгы Андрей Иванович Апракстан (ОГДР 11,45; 111,3). XV – XVI йөзләрдә Апраксиннарга Рязань тирәсендә биләмәләр бирелгән. Федор Апраксин 1610 – 1637 елларда Казан Сарае Приказында дьяк хезмәтен башкарган. Хитров, Ханыков, Крюков, Вердерников  (к.)  кебек боярлар белән тугандаш. Н. А. Баскаков (1979, 95) «Апракс» кушаматының төрки сүз икәнлегенә өч төрле аңлатма китерә: 1. «әкрен, тыныч»; 2. «тузгыган чәчле», «тешсез»; 3. «мактанчык». Россия тарихында алар Петр I тарафдарлары, генераллар һәм губернаторлар буларак билгеле.

 

АРАКЧЕЕВЛАР.  XV йөз уртасында хезмәткә русларга күчеп, Василий II  нең дьягы булып киткән  чукындырылган татар кешесе Аракчей Евстафьевтан (Веселовский 1974, 14). Казан татарларында «аракы әзерләүче, көмешкәче, эчкече» мәгънәләрендә кулланылган «аракычы» кушаматыннан ясалган (Баскаков 1979,  115). ХVIII-XIХ йөзләрдә Александр I нең вакытлы  хакиме, граф, биләмәләре Тверь тирәсендә булган  (РБС II. 261-270).

 

АРДАШЕВЛАР. XVII йөздән дворяннар. Нәсел башлары Казаннан чыккан Ардаш исемле кеше. Нижний Новгород губернасында җирләре булган (Веселовский 1974, 15). Бу нәсел кешеләре арасында Ульяновларның туганнары, галимнәр бар (ИЭ 1,715).

 

АРСЕНЬЕВЛАР.  XVI йөздән дворяннар. Нәселләре Дмитрий Донскойга хезмәткә күчкән Ослан (Арслан) морза малае Арсенийдан башлана (к. Ждановлар, Сомовлар, Ртищевлар, Павловлар). Чукынганнан соң Арсений Лев Прокопий исеме кушыла (ОГДР V, 28-29; БК II , 282). Кострома төбәгендә утарлары булган. Нәселләрендә А. С. Пушкин дуслары (к. Арсеньев К. И.) хәрбиләр бар (РБС II, 315-324).

 

АРТЮХОВЛАР. 1687 елдан дворяннар. Фамилияләре төрки артык/артук/артюх сүзләреннән (Баскаков 1979, 169).

 

АХМАТОВЛАР. 1582 елдан дворяннар  (ОГДР V, 52). Казаннан чыккан кешеләр дип уйланыла, чөнки 1554 елда Кашира тирәсендә Федор Никулич Ахматов теркәлгән (Веселовский 1974, 17). Ахмат-Әхмәт – типик төрки-татарлар исеме (Баскаков 1979, 176). 1283 елда ук Курск җирендә бесермән (ихтимал, болгар-мөселмандыр) Әхмәт исеме телгә алына (ПСРЛ  25, 154). Ахматовлар – ХVIII-Х1Х йөзләрдә хәрбиләр, диңгезчеләр, Синод прокуроры (РБС II, 362).

 

Дәвамы киләсе саннарда.


---
Казан утлары
№ 5 | май 2009
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»