10.06.2015 Дин
Маяк булып яна ул
Т.Новгород өлкәсе Сечен районы Красный Остров авылы мәчетендә менә чирек гасыр инде имам булып Сәяр хәзрәт Халилуллин тора. Бу авыл районда бердәнбер татар авылы, бик тәртипле, кунакчыл, дини халык яши биредә һәм соңгысы инде Сәяр хәзрәтнең эчкерсез хезмәте нәтиҗәсе.
Биредә мәчет бер генә, ул да булса тарихи мәчет, быел аңа 114 ел тула.1989 елда мәчет бинасы мәхәлләгә кайтарылганнан бирле Сәяр хәзрәт алмашсыз имам булып хезмәт итә биредә. 2011 елда мәчетнең 110 еллыгын тантаналы рәвештә билгеләп үткәннәр иде, анда мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин дә катнашты. Юбилей алдыннан Сәяр хәзрәтнең тырышлыгы һәм авыл халкы, Мәскәүдә яшәүче авылдашлары ярдәме белән бинага зур ремонт эшләтелгән иде. Ә бинаның подвал өлешенә колхоз кырларына ашлама өчен дип советлар заманында көл төялгән булган. “Мәчет бит ул изге урын, ару-пакь булырга тиеш, шуңа да көл өстенә утырып намаз укуыбызга бик борчыла идем”, - ди Сәяр хәзрәт. Һәм өч ел элек көлне чыгарып, подвалны арыталар, тигезәйтәләр, тагы бер елдан соң су керү куркынычы янамагач, анда тулаем ремонт ясала. Хәзер бу подвал бар уңайлыклары булган, заманча җиһазланган искиткеч матур урын, биредә шәкертләр укытырга да ярый, мәҗлесләр уздыру өчен дә бик уңайлы, тәһарәтханәсенә хәтле бар. Әлбәттә, бу эшләрдә шулай ук авыл халкы, шәһәрдә яшәүче авылдашлары, шәхсән Җәфәр Фәйзрахманов, Рафек Фаттахетдинов зур ярдәм күрсәткәннәр, авыл администрациясе дә якта калмаган, аның башлыгы Максут Алимов белән мәхәллә һәрчак тыгыз элемтәдә эшли. Әмма бар эштә дә әйдәп баручы Сәяр абый, мәчет бинасының бүгенге төзеклеге, матурлыгы аның тырышлыгы нәтиҗәсе.
8 май көнне мәчеттә Сәяр хәзрәтнең 25 еллык дини хезмәтенә багышланган зур мәҗлес узды. Башта хатын-кызлар кунак булды биредә, ә икенче өлешкә ир-атлар җыелды, ике мәҗлестә йөздән артык кеше булгандыр. Авылга нигез салучы әби-бабайлар һәм сугыш кырларында ятып калган, кайтып вафат булган ветераннар рухына багышланган зур мәҗлес узды. Башта хатын-кызлар кунак булды биредә, ә икенче өлешкә ир-атлар җыелды, ике мәҗлестә йөздән артык кеше булгандыр. Авылга нигез салучы әби-бабайлар һәм сугыш кырларында ятып калган, кайтып вафат булган ветераннар рухына ике корбан чалынган.
Сәяр хәзрәтне котларга күп кенә олы кунаклар – өлкә татарлары автономиясенең башкарма директоры Рамил Салихҗанов, Сечен районы администрациясе башлыгы Евгений Наборнов, Россия мөфтиләр советы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдинның урынбасары, краснайлы Җәфәр хаҗи Фәйзрахманов һәм башкалар килгән иде. Мәскәүнең тарихи мәчете имамы Ислям хәзрәт Зарипов мөфтинең Рәхмәт хатын укыды һәм Җәфәр хаҗи белән бергә Россия мөселманнарының иң югары дини бүләге – “Аль-Фахр” ордены белән бүләкләделәр Сәяр хәзрәтне. “Ислам традицияләрен, мәдәни бәяләрне саклап үстерүгә керткән зур өлеше, Түбән Новгород өлкәсе Диния нәзарәтенә күрсәткән күпьеллык тугры хезмәте өчен бүләкләнә”, - диелгән мөфтинең Рәхмәт хатында. Рәхмәт хатлары шулай ук автономия, өлкә диния нәзарәте, район администрациясе исемнәреннән дә тапшырылды. “Бу авыл – безгә күп кенә танылган шәхесләр биргән авыл, Сәяр хәзрәт тә шуларның берсе, аңа хәерле озын гомер телибез, тагы озак еллар намус белән дингә хезмәт итәргә язсын үзенә”, - диде Рамил Әхмәтович имамны бүләкләгәндә. Ул район һәм авыл китапханәләренә “Никто не забыт” дигән китапларны да бүләк итте һәм “Нижегородские татары” журналының 4 нче санын өләште. Евгений Геннадьевич, Максут Алимов, Мәскәүнең тарихи мәчете хезмәткәре Хәмзә Боцкин, Кызыл Октябрь районы мөхтәсибе Харис хәзрәт Исмаилов та җылы котлау сүзләре әйттеләр. Өлкә диния нәзарәтенең Рәхмәт хатын имам-хатиб Мансур хәзрәт тапшырды һәм аның рәисе Гаяз хәзрәт Закировның котлауларын җиткерде. Барлык чыгыш ясаучылар халыкны Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлады, бу бәйрәмнең совет халкына нинди зур бәя белән бирелгәнлеген билгеләп үтте.
Җавап сүзендә Сәяр хәзрәт барысына да зур рәхмәтләрен белдерде, бу мәҗлесне оештыручылар – Мәскәүдә яшәүче авылдашлары Җәфәр Фәйзрахмановка, Рафек Фаттахетдиновка, Рамил Нәҗметдиновка, Таһир Галлямовка, җирле фермер Вәлит Якубовка аерым рәхмәтләр әйтте. Әлбәттә, Коръән укып, авылга нигез салучы бабайлар, сугыш корбаннары рухына дога кылынды. Аш-су әзерләп, табынны коруда ярдәм итүче хатын-кызларга – Кадрия Армихановага, Зифа Нуриевага, Гүзәл Арслановага, шулай ук Светлана һәм Рафаил Халилуллиннарга, Роза, Ләйсән, Руслан Саберовларга Җәфәр хаҗи зур рәхмәтләрен белдерә. Мәҗлес иртәсендә, 9 май көнне дә биредә 40ка якын ветеранга сый-хөрмәт күрсәтелгән.
Сәяр хәзрәт бар яктан да үрнәк – хатыны белән биш итагатьле бала тәрбияләп үстергәннәр, аларның барысы да, шул исәптән оныклары да ислам рухлы, дингә ихтирамлылар, бу гаиләдә бүтәнчә булуы мөмкин дә түгел.
Муса Җәлилнең “Бер үгет” дигән әсәрендә:
“...Янып калсын гомерең
маяк булып,
Үзеңнән соң килгән буынга”, - дигән юллар бар.
Сәяр хәзрәтнең дә туган авылына, халкына куйган рухи хезмәте яшьләр, киләчәк буын өчен маяк булып торачак.
Сечен администрациясе башлыгы Е.Наборнов Краснай имамы Сәяр хәзрәтне тәбрикли.
Автор фотосы.