поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.06.2015 Җәмгыять

Башта уенчык, аннары чын мылтык

Узган ел Мәскәүнең Отрадное районы мәктәбе укучысы “4ле” билгесе куйган өчен укытучысын атып үтергән, бер полиция вәкиленең гомерен өзгән, икенчесен яралаган иде. Инде Мәскәү генә түгел, Казан укучылары да кулына корал ала башлады. Берничә көн элек 16 яшьлек үсмер пневматик коралдан атып, 12 яшьлек малайны җәрәхәтләде.

Тыныч холык әле берни аңлатмый

Әлеге вакыйга узган атнада Казанның 80нче мәктәбе ишегалдында була. Иптәшләре белән футбол уйнап, укытучыларына булышып йөргән 12 яшьлек малай кинәт билендә авырту сизеп ала. Футболкасы канга баткан малайны ашыгыч рәвештә хас­таханәгә алып китәләр. Табиб­лар операция ярдәмендә аның бавырыннан пневматик коралдан атылган пуля тартып чыгара.

Җинаять кылуда 16 яшьлек үсмердән шикләнәләр. Башка­ланың Татарстан урамында яшәү­­че үсмер фатир тәрәзә­сен­нән мәктәп ишегалдындагы балага пневматик коралдан атып кызык тапкан. Шаһитлар һәм видеокамера язмаларына нигез­ләнеп, хокук сакчылары әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Әй­тү­ләренә караганда, атучы баш­каланың 51 нче мәктәбендә белем алган. Укытучылары аны тыныч холыклы укучы дип бәяли. Моңа кадәр кырын эшләр кылмаган икән. Үсмер коралны үги әтисеннән алган дигән фаразлар бар. Аның компьютер уеннары уйнарга яратуы да билгеле. Социаль челтәрдә ул үзен “раздолбай” дип атаган. Компьютердагы атыш уеннары белән мавыккан, хәрби кораллар, алар­ның макетлары белән кызыксынган.

Мәктәпләрдә психологлар җитми


Бүген балалардан төрле күңелсезлекләр көтәргә була. Шук кына түгел, тыныч холыклыларыннан да. Өйдә генә түгел, мәктәптә дә. Баласын ничек тәрбияләү – һәр әти-әнинең шәх­си эше. Ә укытучылары укуда гаме булмаган, тәрбиягә авыр бирелүчән балалар белән ни эшли? “Һәр мәктәптә дә психолог булырга тиеш. Ә бездә район буенча бер генә психолог эшли. Анда күбрәк башлангыч сыйныф укучыларын йөртергә туры килә. Араларында белемне авыр үз­ләштерә торганнары да, укуга битараф булганнары да бар. Бу чор­да аларга дөрес юнәлеш би­рергә кирәк дип саныйм, – ди Чүп­рәле районы укытучысы Нария Хис­мәтуллина. – Әле бит бүгенге балаларга каты бә­ре­лергә дә куркасың. Дәресне авыр үз­ләштерүче балаларга игътибарны күбрәк биргәч, сәләтлеләр белән эшләргә вакыт аз кала. Шуңа күрә төрле юнәлеш буенча белем бирә торган мәктәпләр булдыруны хуплыйм”.

Казан педагогы Хөррия Шә­риповага да упкынга тәгәрәгән укучысына ярдәм итәргә туры килгән. “Чаллы мәктәбендә эшлә­гән чакта бер кыз сектага эләккән иде. Сыйныфташлары белән уртак тел таба алмады. Ә бервакыт кара киемнән йөри, артык бизәнә, тәмәке тарта, дәресләрне калдыра башлады, – ди укытучы. – Әнисе дә кызының нык үз­гәрүен әйтте. Бергәләп аны бу афәттән коткарырга тырыштык. Хәтта төрле чараларга да аны өеннән үк барып ала идек. Әти-әнисе, башка кешеләр белән аралашсын дип, фатирларын алмаштырырга мәҗбүр булды. Мондый очракларда, бала серләрен якын­­нарыннан яшермәсен өчен, аның белән ачыктан-ачык сөй­ләшү кирәк”.

“Урамга чыгып, ял итеп кер!”

Психолог Мәлик Сабирҗа­нов­ның да – үз фикере. “Этнең койрыгына бассаң, тешләп ала бит. Бала да шулай. Үзенә һөҗүм иткәндә, ошамаган очракларда, каршы торырга тырыша. Әти-әниләрнең балалары янында тискәре күренешләр турында күп сөйләмәве хәерлерәк, – ди ул. – Балаларның компьютер янында озак утыруы, төрле куркыныч уеннар уйнавы да юнь­легә илтми. Балаларга хәрәкәт кирәк, ә уен уйнаганда алар хәрәкәтсез утыра. Шулай итеп, киеренкелек туплана, аны исә ничек тә чыгарырга кирәк. Кайбер әти-әниләр балалары компьютер янында утырганнан соң, бар, урамга чыгып, ял итеп кер, диләр. Ә бу бигүк дөрес киңәш түгел. Бала урамга ярсыган халәттә чыгып китә. Шунда инде ул үзенең ярсуын очраган беренче кешегә чыгарырга мөмкин. Көчсез этне рәнҗетеп, кемгәдер сугып, кулына корал алып, шушы халәтеннән котылырга тели. Мин үзем программист булып эш­ләгән кеше буларак, компьютер уеннарының тискәре тәэсирен яхшы беләм. 15 минут уйнаган саен ял итеп алу яхшы. Озак утыру бәйлелеккә китерергә мөм­кин”.

Сүз уңаеннан, япон халкы эштәге киеренкелектән котылу юлын тапкан. Җитәкчеләренең карачкысын ясап куялар да, шуңа сугып, тискәре энергияне чыгаралар икән. Безнең психологлар да, кирәкмәгән уйлардан арыну өчен, балаларга спорт белән шөгыльләнергә, “груша” төяргә киңәш итә.


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 78 | 05.06.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»