поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.04.2008 Интернет

"ОДНОКЛАССНИКИ" ҺӘМ "В КОНТАКТЕ" ТУРЫНДА ЙОЛДЫЗЛАР НИ УЙЛЫЙ?

Гадәттә, чыгарылыш кичәсендә сыйныфташлар бер-берсенең телефон номерларын, адресларын алыша, елга бер булса да очрашырга сүз куеша. Әмма еш кына сабакташлар төрле якка таралалар да аларны табу бик авырга туры килә. Интернеттагы www.odnoklassniki.ru, www.vkontakte.ru, www.vspomni.ru, www.moikrug.ru кебек сайтлар югалган дус-ишләрне, дусларны табарга ярдәм итә. Күптән түгел Россиянең яңа сайланган президенты Дмитрий Медведев та “Одноклассники” сайтында теркәлү узганлыгын әйтте. Танылган кешеләр белән “Одноклассники” һәм “В контакте” сайтлары аша элемтәгә кердем. Аларның фикерләре сезгә дә кызыклы булыр.

ЭЛЬМИРА ИСРАФИЛОВА, “Яңа гасыр” дикторы:

– Бу сайтлар аша әллә кайчан онытылган танышлар белән яңадан бәйләнеш барлыкка килде. Болай очрашып булмый бит гел-гел. Күп кенә бергә укыган кызлар чит илләргә китеп беткән икән. Сайт булмаса, боларны белмәс идем. Тик шунысы начар, кайвакыт кирәкмәгән кешеләр йөдәтә.

 

АЛЕКСЕЙ ПОТЕХИН, “Руки Вверх” төркеме солисты:

– Мондый сайтларга күбрәк эш буенча керәм. Бер уңайдан дус-ишләрем белән дә аралашып алырга җай чыга. Аларның барысы да шушында, күз алдында.

 

ГӨЛГЕНӘ ЛОТФУЛЛИНА, Америкага күчкән журналист:

– Теркәлү битендә бөтен авыллар да күрсәтелмәгән. Үз авылымны тапмадым. Шулай да дусларым белән гел аралашып торам. Җир шарының икенче ягында яшәгәндә бик уңайлы бу.

 

УРАЛ РӘШИТОВ, композитор:

– Сайтта көн саен булам. Һәр язган кешегә җавап бирәм. Әле армиядәге командирымны таптым. Аны үз гомеремдә башка беркайчан да күрмәм дип уйлаган идем. Капитан Котов инде күптән полковник икән, ә мин аңа һаман “товарищ капитан” дип эндәшәм. Ул үпкәләми. Мине аңлый. Минем өчен бу бит яшьлек хатирәсе…

 

ДЕНИС САТТАРОВ, “Рефлекс” төркеме гитарачысы:

– “Одноклассники”ларда бик еш булам. Элеккеге танышларымны очраткач, күңелләрем күтәрелде.

 

НУР АЛИЕВ, шоумен:

– Мондый сайтларны барлап чыгу күп вакытымны ала. Барлык хәбәрләрне укып, аларга җавап биргәнче ярты эш көне уза (елмайган смайлик). Шуңа күрә күбрәк төнлә утырырга туры килә. Бергә балалар бакчасына йөргән дустымны очраттым. 25 ел вакыт узган!!! “Одноклассники” сайты авыррак ачыла. Функциональ мөмкинлеге дә түбән, интерфейсы да уңайсыз. Әгәр дә mp3, jpg, 3gp кебек файллар алмашу мөмкин булса бик шәп булыр иде.

 

ЗАМИРӘ ГӘРӘЕВА, “Яңа гасыр” алып баручысы:

– Монда мәктәпне бетергәч күрмәгән танышларымны таптым. Аларның күбесе Башкортстанда, аралашу бик мөмкин түгел. Ә болай җайлы.

 

ОСКАР УСМАНОВ, композитор:

– Башка сайтларга караганда “Одноклассники”да эзләү мөмкинлеге бик үк уңай түгел. Җавап бирү тәрәзәсе дә бик озак эшли. 

 

АЙГӨЛ БАРИЕВА, җырчы:

– Интернет ул бик ябышкак нәрсә. Аңа, хәтта, бәйлелек барлыкка килергә мөмкин. Берзаман кешеләр бер-берсенә шалтыратмый башлый, ә челтәр аша гына аралаша. Һәр нәрсәнең чамасы булырга тиеш, дип уйлыйм.


Данил СӘФӘРОВ
Сабантуй
№ 15 | 12.04.2008
Сабантуй печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»