поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.06.2015 Мәдәният

“Нәүрүз” фестивале тәмамлана (ФИКЕРЛӘР)

Дөньяның матурлыгы һәм байлыгы – мәдәниятләрнең төрлелегендә. Моның шулай икәнлегенә төрки кардәшләребезнең театр сәнгате белән якыннан танышкач, тагын бер кат инанабыз.

Казанда “Нәүрүз” XII төрки Халыкара театр фестивале ахырына якынлаша. Атна дәвамында театр сәнгатен үз итүчеләр төрки театрларның спектакльләрен тамаша кылды. Быелгы фестиваль программасы башка еллардан шактый аерылып торды. Уникенче тапкыр оештырылган проект Казахстан театры сәнгатенә багышланды (төрки I “Нәүрүз” халыкара театр проекты 1989 Алматы шәһәрендә оештырылган иде). Бу очраклы хәл түгел, Казахстан театрлары төрки театрлар хәрәкәтендә актив катнашучылардан санала. Казан тамашачысы казахларга хас театр формаларының һәм тематик юнәлешләренең күптөрлелеге белән танышты. Кабан күле ярындагы амфитеатрда “Туран” этно-фольклор ансамбле чыгышларын карап хозурланды. М.Ауэзов исемендәге Казах дәүләт академия драма театрының “Коркыт тәүбәсе” миф-легендасы исә, безнең халыкларның бер-берсенә ни дәрәҗәдә якын икәнлеген раслады.

Фестивальнең тарихына күз салсак, заманында ул Бишкәк, Дүшәмбе, Ташкент, Ашхабад калаларында узды. СССРның таркалуы һәм алга таба советлардан соңгы киңлектәге социаль-сәяси стройның тамырдан үзгәртелүе күпьеллык мәдәни элемтәләрнең өзелүенә һәм шактый гына иҗади башлангычларның туктап калуына китерде. “Нәүрүз”ебез дә биш ел дәвамында туктап торды. Фәкать Г.Камал театрының шул чордагы җитәкчелеге аркасында һәм Татарстан хөкүмәте ярдәме белән дөньяга кабаттан аваз салды ул. Елдан-ел театраль проект үсеш кичерә. Биредә җыелып спектакль күрсәтү белән генә чикләнмиләр. Фестиваль барышында дөньяның танылган сәнгать әһелләре, театр тәнкыйтьчеләре мастер-классалар, милли театрлар проблемаларын колачлаган “түгәрәк өстәлләр” дә уза. Фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу мәйданы да булып тора “Нәүрүз”.

2010 елдан башлап исә I Халыкара театраль белем бирү форумы гамәлгә ашырылды. Һәр ике ел саен бу форум үз тирәсенә театр эшенең төрле тармакларында көч куючыларны туплый. Биредә Россия, Европа, Латин Америкасы, Азиядән килгән әйдәп баручы белгечләр үзләренең белемнәре белән уртаклаша.

Быелгы фестивальгә Кырым татар академия музыкаль-драма театры (Симферополь) «Аршин мал алан» дигән музыкаль комедия алып килгән иде. Кырым татарларының бу әсәре 1913 елда Узеир Гаджибеков тарафыннан язылган булса да, театр аны заманча алымнарга төреп тәкъдим итә алды.

Бүген XII төрки Халыкара театр фестиваленең соңгы көне. Проект “Театр үсеше векторы: Көнчыгыш- Көнбатыш” халыкара фәнни-гамәли коференциясе белән төгәлләнә. “Әлеге конференция - фестивальнең иң төп чарасы. Монда төрки театрларның иҗади казанышлары, аларның дөньякүләм театраль мәйданда тоткан урыны турында фикерләр яңгырый. Фәкать яңа идеяләр булганда гына, үзара тәҗрибәләр аша театр сәнгатенең киләчәген өметле дияргә мөмкин”, - дип саный фестивальнең сәнгать җитәкчесе, Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Сәнгать фәннәре докторы, РАТИ-ГИТИСның чит илләр театры тарихы кафедрасы мөдире, Россиянең атказанган фән эшлеклесе Алексей Бартошевич та килде чарага. Бәлкем шуңа күрәдер дә “Нәүрүз”дә Шекспирның өч әсәре тәкъдим ителде. П.А.Ойунский исемендәге Саха академия театры (Якутия) “Тиит”, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры “Ричард III” һәм Астана шәһәр хакимияте “Жастар театры» (Казахстан) “Тискәрене буйсындыру” әсәрләре тамашачыларны тирән-фәлсәфи фикерләр чолганышына этәрде.

Танылган Шекспир белгече әлеге фестивальдә икенче тапкыр катнаша. Казан оештырган форум башкаларныкыннан нык аерыла, ди ул. “Сезнең театраль форум аралашуга корылган. Ә бу алым Россия театрлары өчен бик мөһим, дип саныйм. “Нәүрүз” фестивале проблемалы һәм тематик. Биредә төрле театрлар бергә җыелып, күрешеп кенә калмый, аларны тулы бер идея берләштерә. Милли театрларыбыз үз казаннарында гына кайнарга тиеш түгел. Бу очракта алар юкка чыгарга мөмкин. Хәзерге чорда фестивальләр аша бөтендөнья театр бердәмлеген саклауда сезнең проект та мөһим роль уйный", - ди Алексей Бартошевич.

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы:

– “Нәүрүз” хәрәкәте безне үзенчәлекле булуы һәм бай репертуары белән шатландыра, иҗади аралашу өчен уңайлы шартлар тудыра, театр сәнгате аркылы рухи яктан якынайта, төрки һәм башка халыклар арасындагы мәдәни элемтәләрне ныгытуда булыша. “Нәүрүз” фестивале аша Татарстан һәм Казан халыкара театр үзәге статусына ирешә. Быел мәркәзебездә Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты да узачак. Әлеге ике чара дуслык һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш кертер дип уйлыйм.

Арыстанбек Мухамедиулы, Казахстан Республикасы мәдәният һәм спорт министры:

– Безнең халыклар арасындагы сәүдә-икътисадый, мәдәни-гуманитар багланышларның тамырлары ерак үткәннәргә барып тоташа. Төрки халыкларны гаять бай мәдәни мирас берләштерә. Без киң колачлы проектны башлап җибәргән Төрки халыкларның I “Нәүрүз” халыкара театр фестиваленең нәкъ менә Алматы шәһәрендә уздырылуы белән горурланабыз. Быелгы фестивальнең Казахстанның театр мәдәниятенә багышлануы безнең театр коллективлары өчен аерым әһәмияткә ия һәм гаять зур хөрмәт күрсәтү билгесе булып тора.

Александр Калягин, Россия Театр эшлеклеләре берлеге рәисе:
– Беренче фестивальдән соң узган еллар эчендә ул тамашачылар тарафыннан танылып, аларның мәхәббәтен яуларга, Россия профессиональ театр җәмәгатьчелегенең югары бәясен алырга өлгерде. Фестивальнең географиясе елдан-ел киңәя бара. Һичшиксез, яңа идеяләр һәм иҗади энергия белән уртаклашу төрки дөнья театр әһелләрен берләштерүдә, бердәм һөнәри һәм мәдәни мохит тудыруда бик зур роль уйный. “Нәүрүз” фестивале сәнгатьне үстерүнең тынычлыкны саклауда никадәр мөһим, халыкларны рухи яктан баетуда аның роле никадәр җитди икәнлеген дәлилли.

Алсу Шамсутова, “Татар мәдәнияты һәм сәнгате клубы” җитәкчесе:
– “Нәүрүз” фестивале – безнең татар халкын, аның мәдәниятен, моңын, телен – культурасын күрсәтә торган фестиваль, дип саныйм. Аны оештыручылар да шушы максатларны күздә тота дип беләм! Мин бу фестивальгә бик шат. Аннан соң, татар кешесе буларак, төрки мәдәниятләрне белү бик зарур! Бу үзеңне тану, үзеңне саклау белән тиң! “Нәүрүз” фестивалендә катнашу – аңа әзерләнү дигән сүз! Ә әзерләнү – ул үсеш! Үз аңыңны үстерү, чөнки бу фестивальгә иң кызыклы, иң яхшы эшләрне алып килергә тырышалар.

Фәнис Мөсәгыйтов, К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры директоры:
– “Нәүрүз” - төрки телле театрлар бергә җыелып танышу, аралашу, төрле ил- регионнардагы проблемаларны алга салып сөйләшү, фикер алышу урыны. Төрки халык театрларының үзенчәлекләрен, эшләү алымнарын күрергә, киләчәктә хезмәттәшлек итәргә башлангыч булып тора. Төрки театрлар тәкъдим иткән спектакльләр безнең сәхнәдә дә уйналды. Тамашачы аларны бик җылы кабул итте.


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 05.06.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»