|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.06.2015 Шоу-бизнес
Рифат Зарипов әти булырга җыенаСабантуй – танылган һәм талантлы юмор остасы Рифат Зарипов өчен "урак өсте" кебек, үзе дә "Сабантуйлардан да күп нәрсә юк", ди сөенеп. "Бик күп районнар, шәһәрләр чакыра. Быел төркемебез белән Симетбаш, Миңгәр, Мөслим, Дүртөйле (Башкортстан), Карабаш, Кукмара якларына барабыз, Алла теләсә", - диде ул. Ә инде Сабантуйлар узгач, Рифат җиң сызганып көзге сезонга яңа программа әзерләүгә керешергә исәпли. "Яңа җырлар яздырам, юморлар, пародияләр эшлибез. Бәлки уразада клип та төшерербез, Ходай кушса", - ди Рифат. Шул арада берәр атнага гына булса да, туган ягы - Оренбург өлкәсендәге Бакай авылына кайтып ял итәргә уйлый. "Балык тотып, рәхәтләнеп мунчалар керергә иде", - ди.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|