|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.05.2009 Матбугат
АЙЗИРӘК ГӘРӘЕВАНЫҢ "ТЕШЛЕ КОЯШ"Ы ЧЫКТЫШушы көннәрдә генә Казан журналисты Айзирәк Гәрәеваның “Тешле кояш” дип исемләнгән тәүге китабы дөнья күрде. Татар журналистикасында 30 яшьлек Айзирәк Гәрәева исеме күпләргә таныш. Ул тумышы белән Татарстанның Актаныш районыннан. Мәктәп чорыннан ук район һәм республика матбугатында язмаларын, әкият, хикәяләрен бастыра башлый. Казан дәүләт университетының журналистика факультетында укыганда “Шәһри Казан” газетына эшкә урнаша. Хәзерге вакытта Айзирәк Гәрәева нәшир Азат Гаязов белән гаилә темасына багышланган “Пар алма” исемле газет чыгаралар. Әлеге шәхси иҗади проектка көч куядан тыш, Айзирәк проза һәм драматургиягә дә вакыт табарга тырыша.
“Тешле кояш” китабында аның хикәяләре, бер пьесасы һәм журналистик язмалары, мәкаләләре урын алган. “Соңгы елларда төрле газетларда басылган хикәяләрне, әле һичкайда чыкмаганнарын да, бөтенесен бер җыентыкка туплау теләге күптәннән бар иде”, - ди Айзирәк. Укучыларга ул китапның аңлатмасында язганча, “тормыш сынауларын тасвирлаган хикәяләрен” тәкъдим итә. “Бездәге кешелек сыйфатлары язмыш сынаулары аша ачыла. Тормыш бит һәркемне төрлечә сыный: кемнедер байлык, икенчеләрне талант, өченчеләрне хәерчелек белән... Шул сынауларны ничек үтәргә соң? Сайлау алдында калганда кеше нинди юлдан китәр – шушы сораулар мине һәрвакыт кызыксындырды һәм борчыды. Китабымда үземнең уйлануларым, күзәтүләремнән, күргәннәремнән туган, тормыш сынауларына дучар булган кешеләрнең кичерешләрен чагылдырган хикәяләремне урнаштырдым”, - ди Айзирәк.
Хикәяләр арасында алай фәлсәфи уйларга этәрмичә, күңелле, маҗаралы сюжетлар да бар. “Сыңар читек” исемле пьесасы исә Айзирәкнең милләтпәрварлек хисләрен ачып бирә. Заманча яшьләр тормышыннан бер вакыйганы тасвирлаган әлеге пьесада аның татар милли традицияләренә сусап яшәве сизелә.
“Тешле кояш”ка кереш сүзне бүгенге көндә популяр яшь язучылардан саналган Марат Кәбиров язган. “Мин ышанам сиңа!” – дигән ул кыска һәм анык итеп. Айзирәк Гәрәеваның “Тешле кояш”ы китап кибетләренә чыкты инде. 200 битлек җыентыкны ТР Президенты эшләре идарәсенең мәгьлүмати-нәшрият үзәгендә үз хисабына бастыруын исәпкә алып, “Бүгенге көндә татар китабы йөз сумга да бәяләнми бит”, дигәнгә, Айзирәк: “Чыннан да язучы хезмәте “очсыз товар” рәтендә йөрүенә күнегеп беттек бугай. Кызганычка, бигрәк тә татар китабын уку модада түгел. Шулай ук татар язучысы булу да. Чарасызлыкмы бу, әллә мескеләнүме, әлегә белмим. Инде шушы сорауларыма җавап табармын шикелле”, - диде.
Лилия ГАДЕЛШИНА |
Иң күп укылган
|