поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.06.2015 Дин

Фәрештәнең амин дигән чагына туры килсен...

Аллаһы Тәгаләнең итагатьле коллары – фәрештәләр бар. Һичнинди гөнаһ та эшләмәсләр, безнең сыман ашау, эчү, йоклау кебек эшләр дә, ирлек һәм хатынлык та юк аларда. Фәрештәләрне Аллаһы Тәгалә ни өчен яраткан, аларга нинди вазифа йөкләнгән? Шулар турында без «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев белән сөйләштек.

– Һәр мөселман кешесе алты әйбергә: Аллаһы Тәгаләгә, аның фәрештәләренә, китапларына, пәйгамбәрләргә, кыямәт көненә, ягъни үлгәннән соң терелмәккә һәм тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Раббыбыздан булганына ышанырга тиеш. Моның турында Коръәндә аятьләр һәм Пәйгамбәребезнең хәдисләре дә бар. Шуның өчен фәрештәләргә ышану мөселман кешесе өчен иманының бер терәге булып тора. Фәрештәләр алар бик күп. Төп фәрештәләр исә дүртәү: халык телендә үлем фәрештәсе диелгәне, ягъни Газраил фәрештәне үлүчеләрнең җаннарын алучы буларак беләбез. Җәбраил фәрештә Аллаһы Тәгаләнең китапларын пәйгамбәрләргә тапшыруда, ягъни вәхи китерү өчен җаваплы, ул – Аллаһы Тәгалә белән пәйгамбәрләр арасында арадашчы. Микаил фәрештә табигать, яңгыр өчен җавап бирә. Исрафил фәрештә исә сурга – быргыга өреп, кыямәт башлануын һәм кешеләрнең кыямәттә кабат терелүләрен хәбәр итү өчен җаваплы. Кабердә сорау алучы Мөнкир белән Нәкир дигән фәрештәләр дә бар әле. Кешене кабергә иңдергәч, аның янына шул ике фәрештә килеп, «Раббың кем, пәйгамбәрең кем, динең нинди?» дип сорар. Иманлы кеше «Раббым – Аллаһ, пәйгамбәрем – Мөхәммәд, динем – ислам» дияр. Ә дингә ышанмаган кеше ык‑мык килер, белмәдем дип әйтер. Шул вакытта аны фәрештәләр бик нык кыйнарлар. Газапланып яткан кешенең тавышын кешеләр белән җеннәрдән башка бөтен мәхлукат та ишетер, диелә китапларда.
 
– Ике як җилкәбездә яхшы һәм яман гамәлләребезне язып торучы фәрештәләрдән тыш, тагын сакчы фәрештәләр дә бар, диләр. Аларның вазифалары нидә?

 
– Алар, исеменнән үк күренгәнчә, Аллаһ ярдәме белән, кешеләрне саклап торалар. Әмма ләкин язмыш килсә, алар инде чигенә. Намазга соңга кала язганмын, кемдер шул вакытта исемемне әйтеп уятты, берәү фәләненче каттан егылып төшкән, бернәрсә дә булмаган, дигәннәрен ишеткәнегез бардыр, менә шул сакчы фәрештәләр эше инде ул. Иртә һәм кич синең яныңда булган фәрештәләр дә була әле. Көне буе синең белән булган фәрештә, икенде намазы кергәч, күккә менеп китә, аның урынына кичкесе килә. Алардан Аллаһы Тәгалә, минем бәндәмне кайда калдырдыгыз, дип сорар. Берсе иртәнге намазын, икенчесе икендене укып калды дияр. Болардан тыш изге урыннарга килә торган рәхмәт фәрештәләре бар. Зикер әйтелә, Аллаһ искә алына торган мәҗлесләрне эзләп йөрүче фәрештәләр барлыгы да билгеле. Алар шул урыннарда кунып калырлар һәм күккә күтәрелгәннән соң, Аллаһ алардан, кайда булдыгыз, дип сорагач, мәҗлестә булдык, анда утырган кешеләр җәһәннәмнән котылуны, урыннарын җәннәттә кылуны сорадылар, дип җавап бирерләр. Аллаһы Тәгалә аларга, шаһит булыгыз, мин аларны гафу иттем, ди. Димәк, фәрештәләр Аллаһның ярдәмчеләре дә. Коръән-Кәримдә алар турында: «Аллаһы Тәгаләнең бөтен әмерен үтиләр, бернинди итагатьсезлек кылмыйлар», – диелә. Аларның са­ны бик күп. Пәйгамбәребез, мин мигъраҗ кичәсендә һәрбер дүрт бармак саен фәрештәләрнең Аллаһны зикер итеп торганын күрдем, күкләр аларның күплегеннән шыгырдап торды, ди. Кайберәүләр космоска очтылар, анда бернинди дә фәрештәне күрмәделәр, ди. Аллаһы Тәгалә аларны безнең күзебездән яшерде. Ике як җилкәбездә булганнарын да күргәнебез юк. Әмма күренмәгән әйбер юк дигән сүз түгел. Кешедә акыл дигән нәрсә бар, тик без аны күрмибез. Кешенең җаны да күренми, әмма без аны инкарь итмибез. Кыскача әйткәндә, без – мөселманнар, фәрештәләрнең барлыгына ышанырга тиешбез. Ни өчен дигәндә, алар кыямәт көнендә безнең шаһитларыбыз булачак, чөнки безнең гамәлләрне күреп язып бардылар. Соңгы вакытта кибетләргә камералар куела башлады. Халык моны белеп, үзен тәртипле тотарга тырыша. Шуның сыман Аллаһы Тәгалә дә һәр кешегә «камера»ларын куйган. Алар безнең гамәлләрне күзәтеп тора. Кыямәт көнендә кеше, юк, мин ул гөнаһны эшләмәдем дип әйтә алмый, чөнки аның гамәл дәфтәренә барысы да теркәлеп бара. Аларын исә ике як җилкәбездәге фәрештәләр яза.
 
– Фәрештәләр үзара сөйләшәме икән?

 
– Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: «Аллаһы Тәгалә фәрештәләргә әмер әйтсә, барысы да сәҗдәгә китәр. Шунда Җәбраил башын күтәрер дә, Аллаһ аңа мәгълүматын җиткерер. Калган фәрештәләр аңардан, Аллаһ нәрсә әйтте, дип сорар. Аларның үзара сөйләшкәнен җеннәр тыңлап торыр да күрәзәчеләргә, сихерчеләргә ирештерер», – диелә. Шушы хәдистән аңлашылганча, фәрештәләр үзара сөйләшә дә.
 
– Аларның кечкенәме, зурмы булулары турында хәбәрләр юкмы?

 
– Коръәндә, без аларны төрле канатлы иттек, диелә. Ике яктан икешәр канатлы, өчәр яки дүртешәр канатлылары да була. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) Җәбраилне ике мәр­тәбә күрде, ике тапкырында да аның алты йөз канаты бар иде, ди. Фәрештәләрнең шундый сыйфаты да бар: алар, Аллаһның рөхсәте белән, кеше сыйфатына да керә ала. Әйтик, шул ук Җәбраил Пәйгамбәр янына кеше рәвешенә кереп килгән.
 
– Хозыр Ильясны күрдем, диләр, сүз шул фәрештәләр турындадыр инде...

 
– Әйе, аны күпләр шулай ди. Әмма алар йә иманлы җеннәр, яки фәрештәләр булырга мөмкин. Берәр кеше адашып калган да, каршына Хозыр Ильяс чыгып, аны туры юлга алып чыккан дигән хәбәрләрне еш ишетергә туры килә. Бу Хозыр Ильяс түгел, ә кеше сурәтендәге фәрештә яки иманлы җен.
 
– Халык арасында фәрештәнең амин дигән чагына туры килсен дигән гыйбарә дә бар.

 
– Кеше дога кылганда, фәрештә дә дога кылып торыр ди. Пәйгамбәребез сүзләренчә, мөселман кеше икенче бер мөселманга яхшы теләкләр белән дога кыла икән, синең фәрештәң дә сиңа «үзеңә дә шулай булсын» дип торачак. Бу башкаларга яхшылык теләсәң, синең өчен дә дога кылып торалар дигән сүз. Аллаһ Раббым барчаларыбызга тәүфыйк бирсен.


Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»