поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.06.2015 Бәйрәм

Миңгәр Сабан туенда быел ниләр булачак

Гап-гади авыл Сабан туен ничек итеп бөтен халыкны магнит кебек тартып тора торган зур бәйрәмгә әйләндерергә? “Мәй­дан” каналының баш режиссеры, Миңгәр Сабан туеның төп оеш­тыру­чыларының берсе – Эдуард Үтәгәнов белән әнә шул сорауга җавап эзләдек.

– Оештыру эшләренә килеп кушылганга 14 еллап вакыт үткән икән. Шул вакыт аралыгын гына алсак та, шактый үсте, үзгәрде Сабантуй. Монда халыкны кызыксындырган бар нәрсә дә бар һәм алар, тематик яктан бүленеп, 7 мәйданда уздырыла, – дип башлады ул сүзен.

Баксаң, Эдуард Үтәгәновны бу эшкә Ирек Миңнәхмәтов җәлеп иткән икән. Саба ягындагы иң күркәм Сабантуйның меценаты Миңнәхмәтовлар гаиләсе икәне һәркемгә мәгълүм. “Ирек дустым,  әйдә, рәхәтләнеп ял итәрлек программа төзик әле, дип мөрәҗәгать итте”, – ди Эдуард. Хәзер Миңгәр авылының да, әлеге бәйрәмнең дә даны еракларга таралган икән инде. Монда Татарстаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәк­лә­реннән җыелалар. Шулай итеп башлаганда 300-400 кешене җәлеп иткән бәйрәм бүген үз мәйданына 40-50 мең кешене җыя.

Миңгәр Сабан туе бик уңайлы вакытта уза. Халык үз якларындагы Сабантуйны караганнан соң, туарылып ял итәргә бирегә килә. Ни өчен туарылыпмы? Әйдәгез, Экстрим мәйданына күз салыйк әле. Мондагы киртәләрне узып, пычрак ерып финишка беренче килгән кешене шактый зур суммада акчалата бүләк көтә. Бүләге бер кызыктырса, туарылып ярышу икенче ымсындыра, ди халык. Ни гаҗәп: өс киемеңне дә, үзеңне дә танымаслык хәлгә китерә торган бу ярышка ел саен су буе чират җыела икән.
Бүрәнә аша үтүне алыйк. Чит­тән караганда җиңел, эшли баш­ласаң, шактый катлаулы бәйге бу. Бүрәнә тотрыксыз, чайкала, тәвәк­кәлләгән кешеләр бер-бер артлы аска тәгәри. Шуннан ни булган инде, дияргә ашыкмагыз, аста бит күл җәйрәп ята. Капчык сугышы да су өстендә башкарыла.

Су дигәннән, Җәүдәт Миң­нәхмәтов быел өченче күлне ясаган икән. Миңгәрнең хәзер үзе­нең акваториясе бар. Монда кала халкын көнләштерерлек трамплиннары да, кызыну урыннары да бар. Теләгең булса, су буенда кызынып ят, телисең икән, Сабантуй кара. Икесен дә башкарганнары да шактый. Су буенда кызынып яткан кызларны күз­ләүчеләре дә, концерт караучылары да бар.

Монда машина узышы да, мотофристайл, ат чабышы да бар. Гадәттәгечә инде, дип тә әйтеп булмый. Башка Сабантуйларда спорт атлары чабышса, монда эш атларына почет. Йөк төягән арбалы атлар ярышы элек һәр авыл Сабан туе күрке булган. Акрынлап бу төр ярыш юкка чыккан. Миң­гәрдә аны онытмаганнар икән.

Җыр-моңга килгәндә, монда да шулкадәр төрлелек сизелә. Быел да ул татар эстрадасындагы төрле жанрларны, төрле агымнарны гына колачлап калмаган, халыкны бәйрәм белән котларга Африка кунаклары да киләчәк ди. Җырчылар төрле мәйданда эш­ләячәк, халык теләгәнен сайлап алып тыңлый алачак.
Гадәттә, Сабантуйда балалар ничектер онытылыбрак кала. Алар кулыннан килгән ярышлар уздырыла, әлбәттә. Әйтик, колгага менү, йомырка салынган кашык кабып йөгерү, бер почмакка батут урнаштырырга мөмкиннәр. Ә менә Миңгәр Сабан туенда балалар өчен махсус мәйдан эшли. Монда инде алар өчен – бихисап уеннар, ярышлар, музыка. Әти-әнигә дә, сабыйга да менә дигән ял мөмкинлеге тудырылган.

Һәр Сабантуйның төп ярышы – көрәш.

– Көрәштә без һәрьяклап гаделлек урнаштырдык. Гадәттә профессионаллар көрәшә дә төп бүләкләрне җыеп кайтып китә. Бездә спортчылар, профессионаллар катнашмый. Гади авыл кешеләре бәйгесе бу. Моны алдан ук кисәтеп куябыз. Җиңүчегә квадроцикл бүләк ителә. Миң­гәрдә хатын-кызлар да көрәшә, аларга да квадроциклдан ким булмаган бүләк әзерләнгән, – ди Э.Үтәгәнов.

Әлбәттә, һәр ярышны тәфсил­ләп сурәтләп булыр иде. Ләкин бер укыганчы килеп каравың хә­ер­лерәк, шулай бит? Чөнки монда күнегелгән ярышларга да яңалык өстәлгән, алда ни көтә­сен белеп булмый. Оештыручылар да бөтен серне чишәргә ашыкмый. Соңын­нан Э.Үтәгәнов болай диде:

– Һәр төбәкнең шундый меценаты булсын иде ул. Сабантуйны гына алсак та, ул анда гади кешене ял иттерергә, күңелен күрергә тырыша. Без бит Миңгәр Сабан туена Яңа ел бәйрәме узгач ук әзерләнә башлыйбыз. Чын бәй­рәм шулай оештырыла ул. Миң­нәхмәтовлар туган төбәген шулай олылый.


Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ 76 |
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»