01.06.2015 Җәмгыять
Тормыш язган хикәя
Әби-кияү, килен-каенана мөнәсәбәтләрен карыйк әле. Ни өчендер әби-кияү турында мәзәкләр күбрәк:
– Әби, син безгә озаккамы? – ди икән кияү.
– Туйдырдың, дип әйткәнче, – ди икән әби.
– Ничек? Чәй дә эчеп тормыйсыңмыни?.. – ди икән кияү.
Гадәттә тормышта кияү белән әби уртак телне тиз таба. Әби – хатын-кыз, ул кияүгә “ярарга тырышыбрак” яши. Ирләргә кытлык заманында кызны ялгыз калдырырга ярамый бит. Аннары, дөньясында бар булган ир дигәннәренең дә өчтән бер өлеше эчкече, яхшы кияү юлда аунап ятмый, булганына шөкер итәргә кирәк, дип фикер йөртә ул.
Каенана белән исә хәлләр аз гына катлаулырак. Чөнки ул якты дөньяга килен өчен “могҗиза иясе” тудырган. Иманым камил, ул үзенең шундый булуын үлгәнче онытмаячак һәм киленгә дә онытырга “ирек бирмәячәк”. Бар инде ул холкы йомшак булып, бәхәсләшә белмәгән киленнәр. Андыйларның көндәлек тормышта сораулары туса да, каенананың ут чәчеп торган карашын күрүгә, авызын ачканчы сүзе онытыла. Бер күршемә: “Син үзеңне нинди гаиләгә килеп эләгүеңне онытып җибәрә күрмә”, – ди икән каенанасы. Ул күршем үзе дә “төшеп калган” гаиләдән түгел, әмма каенанасы белән сүз көрәштереп, үзен өстен куярга җыенмый. “Сүзең алтын булса да, дәшмәвең – мең алтын”, – ди. Аның каенанасы һәрчак “дөрес”, ялгышып каршы әйтү түгел, кыек карашыңны сизсә дә, эшләр харап икән. Яшим инде “авыз ерып”, ди күршем. Хәер, хәзер телевизордан әллә нинди шоу-тамашалар күрсәтеп, килен-каенананы “сугыштырып” утырганнарын күрәсең дә, минеке әле түзәрлек икән, дип шөкер итә башлыйсың.
Авылда 18 яшендә килен булып төшкән берәүнең тормышын еш күзәтәм. Яшьли әти-әнисез калган бу килен каенана, дүрт каенсеңел янына икенче хатын булып килде. Иренең беренче хатыны өйдәге “дивизия” белән көрәштә җиңелеп китеп барган. Ә бусының барыр урыны юк. Шуңа күрә өйдәге каенана, каенсеңелләр “явына” бер башы каршы тора. Өйдәгеләргә, аңлагансыздыр, аның бер гамәле дә ошамый. Бер-бер артлы бала алып кайтуы да каенанасын тәмам чыгырдан чыгарган: “Бала тудыру йортыннан безгә кайтасы булма!” – дип озатып кала ул аны. Улына да хатыны белән аралашып, хәл белергә “рөхсәт ителми”. Йөклелекне күз яше белән күтәргән яшь ана бала тудыру йортында елап, шешенеп бетә. Бер атна яткач, бүген чыгарабыз, дигән көнне генә якты дөньяга сау-сәламәт ике газиз бала бүләк иткән киленнең “тормыш юлдашы” телефоннан хәлен белешә... һәм килеп ала.
Елап күтәргән бала, әлбәттә, елак була. Килен өйдә тавык чүпләп бетермәслек йорт мәшәкатьләрен башкарганда, бала үрсәләнеп елап ята. Каенана, үзең тапкан, үзең кара, дип бала янына якын да килми, телевизор каршына утырып, үзе әйтмешли, “чәпәлиләр” бәйли. Шул “үзең кара” дигән сабый акчасына (маткапитал) өйләрен зурайтып, төзекләндерсәләр дә, киленгә урын тагын да тарайды.
– Ошамаса, кит, балаларны без үзебез үстерәбез! – дип кенә лаф ора каенана.– Синең монда бер шырпы кадәр дә өлешең юк! Яшәр урын, эшләр эшең булдыргач, балаларны суд аша алырсың.
Дәшми инде килен. Кая барып, яшәр урынын тиз генә булдыра алсын ди ул? Ирләр башкарырдай иң авыр вазыйфаларга алынса да, аңа ике баласын сыендырыр почмак вәгъдә итмәячәкләр. Ике газизе хакына өйдәге “кораллы дивизия”гә каршы коралсыз гына каршы тора ул.
Мондый мисаллар бик күп. Андыйларга нинди киңәш бирергә дә белмәссең. Каенана аркасында иреннән, өеннән киткәннәр арасында үкенүчеләр дә булгалый. Ни дисәң дә, балаларга үз әтисе якын була. Киленен тәмам интектереп, китәргә мәҗбүр итүче каенаналарны да картлык көннәрендә кем кулына каласын әйтеп булмый. Бу хакта психолог, психология фәннәре кандидаты Илдар Әбитовның фикере болайрак:
– Психологиядә баланың әти-әнисеннән аерылу дигән төшенчә бар. Кеше үсә-үсә мөстәкыйльлеккә омтыла, бу – табигый хәл. Әмма гаиләдә көтеп алынган, бердәнбер бала булып яки үскәндә еш авырган, ана кеше ялгызы гына үстергән балаларга ирек алу авыррак булачак. Гаиләсе таркалып яки ире үлеп ялгыз калган, әмма озак еллар ир кеше белән элемтәгә кермичә, үзенең тормышын баласына “багышлаган” аналар өчен бала чынлап та зур хәзинәгә әйләнә. Әтисез үскән бала белән ана мөнәсәбәте бик катлаулы. Әни кеше улының һәр адымы өчен “ут йота”, ә бала, әнисенә әйтмичә, мөстәкыйль берәр гамәл кылса, үзен гаепле хис итә.
Әлеге мисалда да каенана гаиләгә килгән киленне улына булган игътибар һәм мәхәббәттә көндәше итеп кабул итә һәм аңа каршы көрәш башлаган. “Көрәш”нең асылын яки киленнең гаебен улына төшендерү өчен, ул еш кына аңа сайлап алган ярының булдыксызлыгын тукып тора: ул начар әзерли, юньсез ана, игътибарсыз хатын... Әгәр ялгыз каенананың ире исән икән, аларны дуслаштырып карарга кирәк. Ире исән булмаса, каенанага киленне яратуны төп шарт итмәскә, бер-берсен хөрмәт итеп, “ишетеп”, дуслашу да җитә.
Киленгә дә каенананың тормышында улын “бүлешү” кебек катлаулы чорында аңлашып, хөрмәтен күрсәтеп, алар гаиләсендә булган тәртипләргә каршы килмәвен аңлатып, ягъни буйсынып яшәячәген белдерсә, каенана да тынычланыр иде.
тест
Аңлашып яшисезме? (гаиләлеләр өчен)
1. Мөнәсәбәтләргә ачыклык кертергә кирәк, дип саныйсызмы:
а) әйе – 1 балл;
б) юк – 0;
в) моның мәгънәсе юк – 2.
2. Үзегезне борчыган сорауны турыдан-туры бирә аласызмы:
а) әйе – 0;
б) юк, җай чыкканны көтәм – 1;
в) кеше аркылы әйттерәм – 2.
3. Тормыш иптәшегез күп әйберне әйтмидер кебек тоеламы:
а) әйе – 1;
б) юктыр, бу хакта уйлаган да юк – 2;
в) сез аның барлык проблемаларыннан да хәбәрдар – 0.
4. Катлаулы хәлләр турында теләсә кайсы вакытта сөйләшә аласызмы:
а) әйе – 0;
б) һәрчакта да түгел – 1;
в) аның беркайчан да вакыты юк – 2.
5. Аралашканда сөйләмегезгә игътибар итәсезме:
а) һәр сүзне үлчәп сөйлим – 1;
б) нәрсә уйласам, шуны әйтәм – 2;
в) аның нәрсә әйтәсен уйлап кына сөйләшәм – 0.
6. Үз проблемаларыгыз белән аны еш борчыйсызмы:
а) әйе, еш була андый хәлләр – 2;
б) аңа барыбер –1;
в) гел бергә хәл итәбез – 0.
7. Үзенә кагылышлы хәлләрдә үзе генә берәр карар кабул итәме:
а) булгалый – 2;
б) соңгы сүз һәрчак аныкы – 1;
в) бергәләшеп хәл итәбез – 0.
8. Дуслар белән аралашуны кулайрак күрәсезме:
а) кайчак – 1;
б) юк – 0;
в) дуслар күбрәк аңлый – 2.
9. Ул сөйләгәндә башка әйберләр хакында уйланасызмы:
а) булгалый – 2;
б) юк, игътибар белән тыңлыйм – 0;
в) аны тыңларга тырышам – 1.
10. Сөйләшкәндә үз сүзегезне өстен куярга яратасызмы:
а) әлбәттә – 2;
б) аңа юл бирәм – 0;
в) төрле чак була – 1.
Нәтиҗә.
0-5 балл. Гаиләгездә проблемаларны уртага салып сөйләшү гадәткә кергән. Өйдәгеләр сезне һәрчак аңлый һәм ярдәм кулы сузарга әзер. Бик тә аңлашып яшисез.
6-10 балл. Аңлашып яшәмисез дип әйтеп булмый. Әмма бер-берегезгә әйтергә ярамаган нәрсәләр дә бар. Шунлыктан аңлый торган кешене читтән эзләү күренеше хас.
11-20 балл. Мөнәсәбәтләрегез – катлаулы. Бер-беребезгә таләпләрегез артык зур. Игътибарлы булу, аңларга тырышып карау җитми. Әгәр берни дә үзгәртергә теләмисез икән – гаиләгезнең ныклыгы көннән-көн кимүгә таба барачак.