поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.05.2015 Дин

"Унберенче тапкыр хаҗга барырга җыенам"

Хаҗга ун мәртәбә барган кеше күргәнегез бармы? Андыйлар булмас дияр берәүләр, әмма бар икән шул. Рамил әфәнде Хисамовка изге сәфәрдә ун мәртәбә катнашу насыйп булган. Быел ул, Алла кушып, унберенче мәртәбә Хаҗ юлларын иңләп кайтачак икән.

Әле күптән түгел генә Рамил Хисамов гомрәдән кайтты, ягъни кече Хаҗдан... Заманында Рамил әфәнде “Идел хаҗ” белән эшли. Ә соңгы өч елда изге сәфәрне табиблар җитәкчесе сыйфатында кыла, чөнки үзе дә табиб. Рамил хәзрәт сөйләве буенча, хаҗиларны озата баручы медицина хезмәткәрләрен ярты ел алдан ук кайгырта башлыйлар. Алар өчен махсус конкурс оештырыла. Алдагы елларда үзен уңай яктан күрсәткәннәрне, шулай ук зур тәҗрибәсе булганнарны гына сайлыйлар. “Махсус укытабыз, ягъни ничек Хаҗ кылырга, сәфәрдәгеләргә ничек ярдәм итәргә кирәклеген төшендерәбез.Табибларыбыз теләсә нинди ситуациядә дә югалып калмаска тиеш”, – ди ул. Изге сәфәр вакытында эшләүче медицина хезмәткәрләренең ел саен 30-40 проценты үзгәреп тора. Араларында ел саен баручылары да аз түгел.

“ДУМ РТ ХАҖ” оешмасы ярдәме белән изеге сәфәргә баручыларны күзәтү астына алган табиблар төркемнәрендә 15 белгеч бар. “Өч ел дәвамында, әлхәмделилләһ, хаҗиларыбыз табиблардан зарланмый, - дип шатлыгы белән уртаклаша хаҗи. - Озын-ерак юл беркемгә дә җиңел бирелми. Шул исәптән табибларга да. Татарстан таможнясыннан чыкканнан соң ук алар үз бурычларын башкара башлый. Алар һәр хаҗиның сәламәтлеге өчен сәфәр буе җавап тоталар”.

Быел да ураза җәйге айларга – озын, эссе көннәргә туры килә. Сәфәрчеләребезгә дә җиңел түгел, шуңа күрә табибларның 70 процентын кардиологлар тәшкил итә. Юлда йөрәк авырулары ешрак кузгала икән. Ягъни махсус белгечләргә ихтыяҗ күбрәк. Биш елдан да ким эшләмәгән белгечләр инде болар. “Барысы да Алла ихтыярында” дип әйтергә яратсак та, беренче һәм югары категорияле табибларга гына хаҗиларыбыз сәламәтлекләрен ышанып тапшыралар икән.

“Былтыр арабызда 4 медицина кандидаты бар иде. Алар арасында Татарстан табибларының башлыгы, туберкулез диспансерының баш табибы, республиканың йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибы урынбасары, хирургия, терапия, лор бүлеге мөдирләре бар. Җыеп әйткәндә, кемнең тәҗрибәсе зуррак, шул безнең команданы тәшкил итә”, - ди Рамил Хисамов.

Табибларның ислам дине тарафдарлары булуы да исәпкә алына. Беренче чиратта – тәҗрибә, икенчедән – намазлы булулары шарт.

- Рамил, табибларны да без хаҗилар дип атый алабызмы? Хаҗ таләпләрен башкарырга вакытлары каламы?

- Безнең төп бурыч – әлбәттә, хаҗ кылу түгел, ә хаҗиларга вакытында ярдәм күрсәтү. Ә хаҗиларның сәламәтлекләре яхшы икән, әлбәттә, алар да Хаҗ хәлләрен башкара ала. Кайбер очракта сәламәтлеге какшап киткән хаҗи белән вакытыннан алда Россиягә кайтып китәргә дә туры килә. Шундый бер хәлгә үзем дә тарыган идем.

- Гыйбрәтле хәлләргә юлыкмый калмыйсыздыр?

- Андый очраклар булды. Икенче группа инвалид бер кызның сәфәр вакытында өянәге кузгалды. Халык күп, алда-артта – кеше, ә ул авыл кызы андый нәрсәгә өйрәнмәгән. Анда сау-сәламәт кешедә дә стресс булырга мөмкин бит. Согуд Гарәбстанының кануны катгыйланды: андый кешеләрне җибәргән оешмаларны лицензияләреннән мәхрүм итәләр... Хаҗ өчен акча җыярга гына түгел, ә рухи яктан да әзерләнергә кирәк. Кеше сәламәтлеге турында белешмә алырга бурычлы, озын юлны уза аламы-юкмы, без шуны белергә тиеш. Безнең белән килешү төзи. Анда шикәр чирлеләр, йөкле хатыннар, туберкулез белән авыручылар бара алмый. Шулай ук психик чирләре булганнар Хаҗга безнең оешма аша бара алмый. Ә инде ялган юл белән табиб белешмәләре тапкан булсалар, Хаҗда авырып киткән очракта андыйлар Россиягә үз хисапларына кайтырга тиеш була.

- 10 ел рәттән барсагыз да дулкынлану бардыр...

- Быел очышлар Казаннан гына түгел, Россиянең төрле шәһәрләреннән оештырылырга мөмкин. Мәсәлән, Башкортстаннан җыелалар икән, төркем башлыгы белән табиб та шуннан очып китәчәк.

- Хаҗиларның низаглашканы булгалыймы?..


- Гади генә сәбәптән дә чыга ала ул. Әйтик, кондиционер мәсьәләсе. Бүлмәдә яшьрәк кеше аны кабызып куя, ә, мәсәлән, 80 яшьлек кешегә инде ул ярамый. Тавыш чыга, менә аннан инде нервылары кузгала, хроник авырулары үзен сиздерә башлый. Шунысын искәртәм: монда иблиснең гаскәре бик көчле эшли. Адәм баласы вагон-вагон гөнаһ белән бара. Иблискә бит аның гөнаһысы беткәч кызык түгел, иблис, киресенчә, өстәмә вагон җибәрергә тели. Максаты шул. Анда шуңа күрә, тупас итеп әйткәндә, тел кычытып кына тора. Әлбәттә, өйгә кайткач үкенәсең... Андый юлда шайтан кешене чәкештереп кенә тора.

Сәхабәләр вакытында кайберләре авызларына таш кабып барганнар. Аны тәһарәт алганда, ашаганда, йоклаганда, зикер әйткәндә генә алып торганнар. Чөнки кеше хаҗга гөнаһларыннан арыныр өчен бара.

- Сезнең оешма vip-программа да тәкъдим итә. Әлеге программа байлар өчен каралган дип аңлыйбыз... Хаҗ кылу хәллерәк кешеләр өчен җиңелрәк булырга тиеш түгелдер бит инде?

- Безнең бер елны vip-программа буенча бардылар. Аларның барысы да вакытында, Гәрәфәте дә әйбәт булды. Өйлә намазыннан соң алар кунакханәне бушатырга тиеш иделәр. Аларның шул вакытта автобуслары килергә тиеш иде. Ә аларга төнге 11ләрдә генә китәргә насыйп булды. Бу – сынау дигән сүз. Шулай булгач, беркемгә дә хаҗда җиңел түгел. Урамда эсседә көне буе басып тордылар. Аллаһы Тәгалә шул рәвешле аларның иманнарын ныгытты. Авырлыкларны зикер белән җиңәргә кирәк.

- Быел гаризалар ничек җыелды? Долларның үсүе үз төзәтмәләрен кертәчәкме?

- Былтыр 1500 татарстанлы Хаҗ кылды. Быел да шулай булачак, доллар кире төште бит. Безнең Татарстан хөкүмәтенә, Сәламәтлек саклау министрлыгына рәхмәт әйтәсе килә. Ел саен табиблар бирәләр, хаҗилар күбәйгән саен табибларыбыз да арта. Былтыр да – 15, быел да шул ук санда алып барырга ниятлибез. Бездән хәтта хатын-кыз гинеколог та бара. Татарстан хөкүмәте шикелле, Россиядә башка хаҗ оешмаларына табиблар белән ярдәм итү юк ул. Аларның “командировочный”лары да, эшеннән хезмәт хаклары да саклана.

Хаҗи табиб киңәшләре

Хаҗдагы авыруларның 70 проценты салкын судан килеп чыга. Салкын зәм-зәм суы эчеп харап булалар. Тамак авыртуыннан башлана, бронхит, трахеит, аннан башкасы китә... Анда баргач та табибларның киңәшләренә колак салсыннар иде. Кара төстәгесе – салкын су, зәңгәр төстәгесе – җылымса, нәкъ менә эчәргә ярый торганы. Шул ике төсне аерсыннар иде. Безнекеләр сусауны басабыз дип, кызганыч, сап-салкын суга омтылалар.

Хаҗда үтә дә сабырлык кирәк, алда сөйләп узганымча – шайтан коткысына бирелмәскә, бирелсәң инде, бөтен хроник авыруларың кузгала дигән сүз. Бер битеңә суксалар, икенче яңагыңны куярга әзер торырга кирәк. Хаҗда бу - иң кирәкле сыйфат. Хаҗда адәм баласы нык сынала.

Өйдә даими эчеп торган даруларын хаҗга алып барырга онытмасыннар иде. Саулыгыңа үтә дә игътибарлы булу сорала.

Аяк киемнәре җайлы булырга тиеш, өйдә чакта ук берәр ай киеп йөрелгәне, аяк күнгәне мәслихәт. Шулай ук җәяү күп йөрергә дә үзегезне алдан әзерләгез. Хаҗ вакытында көненә 30 км ара йөрергә мөмкинбез. Кемнең аягы авырта, аны арбага утырталар. Ул арбаны этеп йөргән кешегә түләр өчен акча алырга кирәк, чөнки 1 төркемдә 45-50 кеше, аңа бер җитәкче билгеләнә. Шуңа күрә 3 кешенең аягы авыртса, бер җитәкче аларның барысын да этеп йөри алмый.

Өстә киндер материалдан тегелгән кием булса яхшы. Мәдинә белән Мәккә арасында автобуста йөргәндә ябынырга кечкенәрәк одеал кирәк. Кондиционер кабызгач, еш кына туңучылар була.

Тәваф кылганда, ихрамда булмаганда түбәтәй киеп, ә хатын-кызлар яулык бәйләп йөрсә әйбәт, чөнки эсселек башка сугарга мөмкин.

Ашауга да игътибар сорала. Теләсә кайда, урамда сатылган ризыкларга кызыкмаска, ә ашханәләрдә туклану мәслихәт.

Быелгы хаҗ бәяләре (хәзерге доллар курсы белән):

Эконом класс -162 000 сум
Стандарт -182 000 сум
“Тизләтелгән” - 215 000 сум


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 29.05.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»