поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.05.2015 Җәмгыять

50 сумга төшкән кеше гомере

Баулыда – җәнҗал. Тыныч кына яшәп яткан калада көтмәгәндә зур гауга купты. Базарда бәрәңге саткан 82 яшьлек Зәйнулла Әбрәев йөрәк өянәгеннән вафат булды. Аның үлемендә Баулы шәһәренең Үзәк базары хуҗаларын гаеплиләр, әлеге хәбәрне бөтен илгә тараттылар. Баулыда “ВТ” журналисты да булып кайтты, гауганың нәрсәдән чыкканын, кемнең гаепле һәм җәзасы нинди булырга тиешлеген ачыкларга тырышты. Һәр якның үз хакыйкате.

“Акчаң юк икән, ычкын моннан!”

Бу вакыйга, дөреcен әйт­кән­дә, инде онытыла да башлаган булган. Әмма җәмәгатьчелек әлеге хәбәрне Интернетка чыга­рып селкегәч, тавыш зурга кит­те. Хәзер Баулы базарыннан куып чыгарылган бабай һәм аның үлеме турында федераль каналлар да зурдан кубып сөй­ли.

Ә хәлләр болайрак була. 16 май иртәсендә Зәйнулла бабай Әбрәев шәһәрнең Үзәк ба­зарына юл тота. Аны биредә барысы да таный, үз кеше са­нала ул. Бабай үзе бәйләгән каен, имән себеркеләрен, үз бакчасында үстергән бәрәңге, чөгендер, кишерен сата тор­ган була. Бу юлы да ул ,15 сутый җирендә үстергән бәрәңгесе әрәм калмасын дип, аны ма­шинасына салып ир­тәнге сәгать 7ләргә базарга килеп баса. Аның кебекләр биредә шактый, хуҗалык­ларында ар­тып калганын ник сатмаска? Пенсиягә өстәмә керем кесәне тишми бит. Аннары вак-төяк белән сату иткәннәргә дә ка­ныкмыйлар, алар өчен урамда өстәлләр тора, түләү сорамый­лар, пенсионерларга шундый мөмкинлек бар. Шулаен-шу­лай, әмма ул көнне базар кон­тролеры артыгын кыланган, диләр.

Базарда сату итүчеләрдән акчаны Роберт Сәлимов җыя. Ул – базар директоры Рәйхан Сә­ли­мовның бертуган абыйсы. Ша­һитлар сүзләренчә, иртәнге сә­гать 8 белән 9 арасында Роберт Сәлимов базарда торган Зәй­нулла Әбрә­ев­тән 50 сум акча таләп иткән. Ул көнне булган вакыйгалар турында безгә базарда сату итүче Инга Әхмәтҗанова сөй­ләде.

“Мин дә торам, Зәйнулла бабай да, башкалар да шунда. Роберт Сәлимов Зәйнулла бабай янына килде дә: “Бик күптәннән торасың, баеп беттең инде, акчаңны түлә, күпме сатарга була?” – дип җи­керенә башлады. Бабай да җа­вапсыз калмады: “Мин – пенсионер, ветеран. Ми­ңа ярый, бә­рәң­гене үзем үстерәм. Теләсәң, килеп кара, 15 сутый җирдә үзем тырышып үстерәм”, – диде. “Нинди ветеран ди син? Әйдә, тот та чиләк­ләреңне, ычкын моннан. Акчаң юк икән, торма монда”, – дип эт итеп сүкте, чиләкләре чәчелеп китте. Бабай агарынды. Мин: “Китмә, тор, сине куарга хокукы юк”, – дидем. Зәйнулла бабай: “Кызым, кысылма”, – диде. Әмма ул: “Мин моны бо­лай гына калдырмыйм. Шикаять итәм”, – дип җыенып чыгып китте. Ә Роберт Сәлимов: “Теләсә кемгә әләклә!” – дип артыннан кыч­кырып калды. Бу хәлне үз күзләрем белән күрдем. Аннары ни ишетәбез: бабай инфаркттан үлеп киткән. Ул бик тере бабай иде, сәла­мәт­ле­геннән зарланмады, миңа да тарт­маларны, капчыкларны ташышырга ярдәм итә иде. Аны Роберт Сәлимовның бабайдан 50 сум таләп итеп куып чыгаруы гына аяктан еккан. Робертка: “Син – кеше үтерүче”, – дип кычкырдым, шул сүзләрем өчен, телең озын, җавап бирә­чәксең, дип куркытты. Янады миңа”, – дип сөйләде Инга Әхмәт­җанова.

Сүз уңаеннан, Интернетта шау-шу куптарган кеше дә әнә шул Инга була инде. Бу очрак турында журналистлар аның аша белде. Роберт Сәлимов белән Зәйнулла Әбрәев арасында тарткалаш килеп чыкканын базарда торган башка әби-чәбиләр дә раслый. Бер яклы гына буласы килми, әмма базарда Роберт Сәлимовны матур яктан су­рәт­ләүчеләр табылмады диярлек, аны дорфа, сүгенеп сөйләшүче кеше дип искә алдылар. Әмма үзләренең исемнәрен дә әйтергә куркалар. “Шул 50 сумга калганмы алар?! Ничек оятлары юк, өлкән кеше бит ул?! Ике чиләк бәрәңгегә күпсенәләр”, – дип базар хуҗаларын сүгәләр.

“Чебеннән фил ясыйлар”

Акча җыючы контролерның үзен күреп сөйләшә алмадык, без килгәндә аны югары кан басымы белән хастаханәгә озатканнар иде. Без Үзәк базар директоры Рәйхан Сәлимов белән аралаштык. Ул Зәйнулла бабайның бәрәңгесе ике генә чиләк түгел, берничә капчык булган дип әйтә. Хуҗалар, бер кешегә якты чырай күрсәтсәң, башкаларыннан да акча таләп итеп булмый дип аклана.

“Бер-ике чиләк белән сәүдә ит­кән булса, бер хәл, без өл­кәннәргә бераз артып калган товарны сатарга рөхсәт итәбез. Андыйларга күз йомабыз. Әмма мәрхүм бабай биш капчык бәрәңге белән килгән. Бу – инде коммерция. Менә аңа сүз әйтмәсәк, ә башкалардан акча сорасак, ул ничек була? Гадел түгел бит. Йә барысыннан да акча сорарга, йә берсеннән дә акча алмаска тиешбез. Урын өчен 50 сум акча – символик сумма гына. Без шул керемгә яшибез, бу бит – шәхси милек. Роберт абый­ның ялгышлыгы: ул артыграк басым ясаган, сату­чының китүен та­ләп иткән. Ул сукмаган да, этмәгән дә, чиләкләрне дә тибеп җибәрмә­гән, алары Зәй­нулла бабай бә­рәң­гесен үзе җый­ганда чәчелеп киткән. Безнең өстә гаеп бар дип санамыйм. Контролер да үз эшен башкарган, акча җыю – аның вазыйфасы. Әйе, өлкәннәр кечкенә генә кыек сүзне дә авыр кичерә. Китмим дигәч, кул селтәп китәсе иде дә бит... Шулай тәмамланыр дип кем белгән?!

Ни өчен бу кадәр гауга куптарырга кирәк иде? Аңламыйм. Чебеннән фил ясап, федераль каналларны чакыртып, кайсыбер кешеләр гаделлек эзлибез, дип үзен каһарман итеп күрсәтергә, телевизор “йолдыз”лары булырга тели. Берәүләр – ак, икенчеләре – кара, дип сурәтләү бар. Нинди нәтиҗә ясап була? Абый бүтән эшләмәячәк. Ул да – өлкән кеше. Бу очракны Тикшерү комитеты тикшерә, җинаять эше ачылды. Барысы да ачыкланыр, безнең гаеп юк икәнен аңларлар дип өмет­ләнәм. Роберт абый, үз чиратында, шулай ук Тикшерү комитетына гариза яза, яла ягу бит бу”, – дип сөйләде ул.

“Җәзасын алсын! Сабак булсын!”

Мәрхүм Зәйнулла бабай кап­чык-капчык бәрәңге сатмады, диләр базарда аның турында. Авыр капчыкларны күтәрер­лек яшь егет түгел бит ул, дип аңлата аның хатыны Кәримә әби дә. Вакыйганың бу кадәр зур гаугага әвереләсен якыннары күз алдына да китермәгән.

 
 
“Кайтып керер төсле”, – ди Кәримә әби белән Тәкъминә апа      

“Мин авыруым аркасында чыгып йөри алмыйм, өйдә генә утырам. Картым ул көнне чыгып киткән җиреннән бик тиз әй­ләнеп кайтты. Бәй, ник болай иртә дим? “Карчык, бүтән базарга бармыйм. Ник икәнен сорама да”, – диде. Үзе кызу сөйләшә, тәки аңлатмады ни булганын, мин дә сорамадым. Ипи­ен, сөтен, эремчеген куйды да чыгып китте. Ә икенче көнне урамда хәле начарайган. Ярый әле күрше шунда булган, егылып барган җиреннән тотып калган, хастаханәгә озатканнар. Реанима­циягә яткырганнар. Аннары Әл­мәткә алып киттеләр, анда яхшырак дәва­лыйлар, дип аңлат­тылар, ярдәм итә алмаганнар, җан бир­гән, Әлмәттән мәетен генә алып кайттылар”, – дип елап сөйли Кә­римә әби.

Сүзгә кызы Тәкъминә апа кушыла. Ул үзе Башкортстанның Ок­тябрьский шәһәрендә яши икән. Әтисенең хастаханәгә эләккәнен күршеләреннән ишетеп, тиз арада кайтып җиткән. “Базарда булган хәлне без соңыннан гына белдек. Әтинең сәламәтлеге начар түгел иде, тере кеше булды. Үзе машина йөртте, хуҗалыгын да карады, әнине дә тәрбияләде. Хасталанып ятканын хәтерләмим. Медицина китабын карасаң да, медосмотр белешмәсендә дә “сәламәт, машина йөртә ала”, дип язылган. Кү­рәсең, бу вакыйганы эчендә йөрт­кән инде. Кайтып барысын да сөйләсә, ачуын чыгарса, бу кадәр булмас иде, бәлки. Үзенә җыйган да җыйган. Өлкән кеше бик тиз рәнҗи бит. Аннары ул артык гаделлек яратучы кеше иде, гел ярдәм итәргә генә торды. Җәбер­ләүне йөрәгенә якын алган, кү­рәсең. Яшим дип яшәде, көр күңелле иде ул. Эшен дә җиренә җиткереп эшләде. Дө­ресен әйт­кәндә, безгә бу камералар, бер-бер артлы сорауларга җавап би­рүләр дә кирәкми. Оят инде, бер караганда, әмма кешеләр дә әти­нең үлемен авыр кичерде, алар гаделлек булсын дип йөри”, – дип сөйли кызы.

Зәйнулла бабай белән Кәримә әби бер кыз тәрбияләгән, алар­ның өч оныгы, биш оныкчык­лары бар. Оныклары бу эштә каты тора, бабайларын рәнҗеткән кеше хөкем ителергә тиеш, башкаларга сабак булсын, дип әйтә.
“Бабайны кире кайтарып булмый, әмма аны рәнҗеткән кеше җәзасыз калмаска тиеш. Суд каршына бастырыр өчен барысын да эшләячәкбез, болай гына калдырмаячакбыз, – ди Зәйнулла ба­байның оныгы Рамил белән аның хатыны Лилия. – Алар бит хәтта килеп гафу да үтенмәделәр. Ке­шечә килеп хәлләрне дә бе­лешергә мөмкин. Әлбәттә, алар барысын йомшартырга, акларга тырышачак. Акчалы кеше анысын булдыра ала, әмма бары­сының да авызын томалый алмаячаклар. Хакыйкать өстен чыгарга тиеш. Аның исеме, рухы хакына тырышачакбыз”.

Кешене кеше итеп күрә беләбезме?

Баулы муниципаль районы башкарма комитеты башлыгы Светлана Самонина, Зәйнулла бабайның үлеме базардагы җән­җалга бәйле, дип саный. Бу оч­ракта әхлак аксаганын әйтә.  “Базарда булган вакыйгадан соң бабай чирләп китәргә мөм­кин. Күңелсез очраклар стресс тудыра, Зәйнулла Әбрәев шуннан соң чирләп киткән дип уйлыйм. Бу – безнең өчен күңелсез вакыйга. Яңарак кына матур итеп Җиңү бәйрәмнәрен уздырдык. Ә монда шундый хәл килеп чыкты! Өлкәннәргә, ке­шеләргә карата кешечә караш булмавы борчый. Өлкән ке­ше­ләрнең күңелләре нечкә, аларга мөнәсәбәт башкача булырга тиеш.

Әйе, закон нигезендә, конт­ролер акча таләп итә ала. Кеше сату итә икән, 50 сумны түләргә тиеш, чөнки бу – базар кагыйдәсе. Кешеләр дә базар урыны шәхси милек икәнен аңларга тиеш, көн саен күпләп сатарга тиеш түгел. Без барысына да үзләрендә булган товарны сатып акча эшләргә мөмкинлек тудырдык. Ярминкә­ләр ел әйләнәсенә дәвам итте: ит, сөт, эремчек, яшелчә, кышка тозланган продукцияне сата алдылар, берсеннән дә акча алынмады. Район хакимияте базарда кагыйдәләр урнаштыра алмый, аларның эшләренә тыкшынмыйбыз, бары ничек эш итәргә дип киңәш кенә бирә алабыз. Без сүз әйтә башласак, эшмәкәрләр шунда ук Прокуратурага гариза яза. Аларның күсәге безнең башка төшә, үземә берничә тапкыр кисәтү булды. Әлбәттә, пенсионер, ветераннардан акча җый­мау хәерлерәк. Алар бит 1 квадрат метр урынны алмый хәтта. Уртак тел табарга мөмкин иде. Бу вакыйганың әхлакый ягы мө­һимрәк”, – дип сөйләде түрә.

Светлана Самонина Зәйнулла бабай Әбрәев гаиләсенә социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре барганын, нәрсә кирәк булганын бе­лешкәннәрен, аларга ярдәм итә­чәкләрен әйтте. “Гаилә фәкыйрь түгел, бабай 17 мең пенсия алган, әбисе – 10 мең тирәсе. Йортлары тәртиптә, бабай тырыш кеше булган, малын тапкан, хуҗалыгын да, әбисен дә караган. Кирәк булганны эшләргә әзербез”, – диде ул.

Мәрхәмәтлек – сукыр бер тиен...

Баулы базарындагы вакыйга Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка да барып ирешкән. Бу хәлгә карата фикерен ул океан артындагы Перудан җиткерде: “Өлкән кешенең үле­менә китергән дорфалык, җан­сызлык ачуны чыгара. Зәйнулла Әбрәев гаиләсенең кайгысын уртаклашам. Мондый хәл ничек булырга мөмкин икәне башыма сыймый. Безнең гореф-гадәтләр, тәрбия өлкәннәргә карата ихтирамлы булырга өйрәтә. Бу хәлне тикшерергә әмер бирдем, гаеп­леләр үз җәзасын алачак. Барлык муниципаль район, шәһәр баш­лык­лары, министрлыклар, ведомстволар өлкәннәр белән эш алып баруны аерым контрольгә алырга тиеш. Республикада бү­тән мондый очраклар булуы мөмкин түгел”.


     
Олыларга хөрмәт бәйрәмнәрдә генә түгел, көндәлек тормышта да гадәти хәл булырга тиеш тә бит...      

Чынында эшләр ничек булганын, бабайның үлемендә кем га­еп­ле булганын читтән карап бәя бирү авыр. Анысын ачыклауны Тикшерү комитеты хезмәткәр­ләренә калдырыйк. Җинаять эшләре ачылды, белгечләр базар эшчәнлегендә кимчелекләр барлыгын ачыклады.

Әмма бит 50 сумда гына түгел хикмәт. Бу вакыйганың артында кешенең кеше белән нинди мөнәсәбәттә булганы ярылып ята. Кешегә кешечә карашмы бездә? Яратабызмы без бер-беребезне, кадерлибезме, сак­лыйбызмы? Әл­лә без яхшы яшәгән саен мәр­хәмәтлек дигән төшенчәне онытып барабызмы? Акча, мал артыннан да артык чабуламыйбызмы? Югыйсә ачлык, сугыш күргән халык бит без... Авырлыклар, михнәт шулай тиз онытыламы икән?

Әле күптән түгел генә Крондштат шәһәрендә шундый очракка охшаган вакыйга булды. Ленинград блокадасы ветераны, 81 яшьлек Рауза Галимова “Магнит” кибетендә май урлаган дип полициягә озатылды. Татар апасы май урлау гаебен күтәрә алмады, гарьлегеннән җан бирде. Шул очрак барыбыз өчен дә сабак түгел идеме? Инде моны аңламаганнарны Прокуратура, Тикшерү комитеты, Роспотребнадзор тикшерү белән генә төзәтеп булмый.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ 74 | 29.05.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»