поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.05.2009 Җәмгыять

НТВ “КИЯҮЛӘРЕ”

Февраль ахырында Мәскәү өлкәсендә тетрәндерерлек вакыйга булды. Смс аша ир эзләгән, җаны һәм тәне мәхәббәткә сусаган ханымны яңа тапкан яры үтереп китә.

Иллегә якынлашып килүче ханым смс аша бер ир-атка гашыйк була. Тегесе дә Иринага карата битараф түгел. Ике арада хисле, дәртле смслар “яңгыры” ява башлый. Ханым егеткә баш-аягы белән гашыйк була: Валерий бик тәмле телле, кайнар йөрәкле, ихлас... “Ташлар”ы кызгач, тегеләр очрашырга ниятли. Җае да чыгып кына тора: Иринаның дус кызы боларга фатир ачкычын китереп тоттыра. Очрашуга чәчәк бәйләме күтәреп килгән Валерий ишегалдында ук шок кичерә: аны хыялында йөрткән чибәр, нәзберек, күркәм ханым түгел, ә симергән, шәлперәйгән хатын каршы ала. Шулай да егетнең сынатасы килми. Авызга шәраб тә эләккәч, Валерий Ирина белән “мәхәббәт” уйнап алырга тәвәккәлли. Тик җаны теләмәгән хатын белән, бик тырышса да, якынлыгы килеп чыкмый. Өстәвенә, шәраб тәэсиреннән кәефләнгән ханым, Валерийның ирлек дәрәҗәсен дә кимсетә. Аптыраган һәм ачудан күзләре тонган ир-ат ятакта “мәхәббәт” көтеп җәелеп яткан хатынга күп санлы тән җәрәхәтләре ясый.

 

“АУ”ГА ЧЫКТЫМ

 

Яз исен сизептерме, соңгы араларда смс аша танышулар, очрашулар, кавышулар популярлашты. Казанда да бу хәл модада. НТВ каналы бу юнәлештә аеруча өлгерлек күрсәтә. Аның озын “куллар”ы бездән ерак өлкәләргә, республикабыз авылларына, колония-төрмәләргә дә үтеп керде. Мондый танышу-кавышулар ни дәрәҗәдә куркыныч? Шуны ачыклау максатыннан, мин “ау”га чыктым. Телефонымнан телевидениенең “йөгерек” юлына “кайнар” смс юлладым: “Екатерина II үзенең Распутинын эзли... Чын ир-атлар бармы арагызда?” Дәртле, көчле булуларын дәлилләргә теләүчеләр бик күп булып чыкты. Арадан олырак яшьтәге “кавалерлар”ны сайлап алып, тегеләр белән тәмләп хат язышырга тотындым. Иң беренчеләрдән булып 47 яшьлек Рәис “пешеп” җитте. Бер-ике смс алышуга ук, шалтыратып очрашуга да “кодалый” башлады. Мине үзе яшәгән Патрис Лумумба урамына дәшеп, аптыратып бетерде. Ахыр чиктә түзмәдем, “кавалер”ыма адресымны язып җибәрдем:         

 

Шәһәрем – Казан,

Урамым – Сазан.

Туп-туры барырсың –

Һәм мине табарсың...

 

Җанашым юкка чыкты бит! Максатым – очрашу иде бит минем... Тик бер атнадан егетем яңадан пәйда булды. “Чәчәкле-чуклы” смслар язып, очрашуга кыстый башлады. Бу юлы мин ризалаштым: Патрис Лумумба урамына “свидәнҗәгә” чыгып киттем. Күрер күзгә чибәр, ыспай гәүдәле, төс-кыяфәте бер карауга җәлеп итәрлек булып чыкты “кавалер”ым! Бераз урамда йөргәннән соң, инде эчкә суык йөгерә башлагач, Рәис мине өенә дәште. Подъездга кереп икенче катка күтәрелүгә, егетемне алыштырып куйдылармыни! Ул тилереп мине үбәргә, кочакларга кереште. Чишендерә үк башлады. Җенси хисләр тәэсиреннән исергән Рәис миңа:      

 

– Акырсаң да, еласаң да, файдасы тимәячәк. Чөнки бу подъездда барыбер сине ишетүче, ярдәмгә ашыгучы юк. Монда беркем яшәми. Әйдә, киреләнмә, ризалаш, шушында тәрәзә төбендә генә рәхәт күрәбез, – ди бу, күзләрен мәчедәй ялтыратып.

 

Куркудан тез буыннарым дерелдәсә дә, йөрәгем шартлар дәрәҗәгә җитеп дөпелдәсә дә аңа кесәдән телефонымны чыгарып смс укытырлык көч таптым үземдә.             

 

“Галия дустым! Мин Патрис Лумумба урамына Рәис исемле кеше белән очрашуга киттем. Аның телефон номеры 89033... Бер сәгатьтән шалтыратмасам, зинһар, милициягә хәбәр ит” , – дигән юлларны укуга, “Мәҗнүн”ем мине эт итеп сүгәргә тотынды. Шул арада иелеп, идәндә яткан ташка үрелде... Мин яшен тизлегендә атылып, подъезддан чыгып ычкындым. Ә “мәхәббәт җимеше”м тезенә шуып төшкән чалбарын күтәреп, тоткарланып калды...   

 

АЛЕН ДЕЛОН         

 

Өс-башы энәдән-җептән генә чыккан, зәвык белән киенгән, төскә-биткә чибәр, озын буйлы, көяз, бераз кыланчыграк, 40 яшьләр тирәсендәге Рома – бик күпләрне гашыйк итәрлек егет. Ул бу хакта үзе дә яшерми: Теләсә кайсы хатын-кызны үземнеке итәм! Үбеп кочакласаммы, бөтенләе белән минеке дигән сүз. Аннары бит әле ниндирәк хатын-кызга бәйләнергә кирәклеген дә бик яхшы сиземлим. Бу нисбәттән “мәктәбем” яхшы булды”, – ди ул.       

 

Сүз иярә сүз чыгып, әңгәмәбез куерып китте.     

 

– Гафу итегез, әллә сез утырып чыктыгызмы? – дим тегеңә. – Кайдан беләсез? – ди бу.      

 

– Төрмә-колонияләр системасында аудитор булып эшләргә туры килгән иде. Нәрсә өчен утырдыгыз соң?

 

– Булды инде хәлләр – гөнаһларны “строгач”та “юарга” туры килде. Әйдәгез, үткәннәр хакында түгел, ә киләчәк турында гәпләшик! Менә сез миңа конкрет ошадыгыз... Әйдә, хәзер миңа китәбез дә җан һәм тән кушылуы бәйрәме уздырабыз. Минекеләр бүген өйдә юк. Ну, мин сине эшкәртәм, кызый, күрмәгәнеңне күрсәтәм...          

 

– Мин сезнең өегезгә бүген бармыйм. Без бит бары тик танышу өчен генә очраштык. Джентельмен бит сез, сүзегездә торыгыз. Аз гына түзегез: иртәгә улым санаторийга китә, шунда мин сезне өемә кунакка чакырырмын, безгә беркем дә комачауламас...     

 

– Ярар алайса, шалтыратырсыз, зарыгып көтәм иртәгәге очрашуны! Җирдәге җәннәткә ирештерәм мин сезне...

 

Йортыма төлкедәй, “эз югалтып”, “В Мамадыш через Париж” кайтырга туры килде. Ә инде өйгә кергәч, туйганчы, рәхәтләнеп утырып еладым... Һәм шундук телефон номерымны алыштырып куйдым ...              

 

БЕРДӘНБЕРЕМ...

 

45 яшьлек Ильяс – Казан егете. Хатыны белән аерылганнан соң, әти-әнисе янында гомер кичерә. Төзелештә прораб булып эшли. Әйтүенчә, эчми-тартмый. Тормыш итәрлек тәртипле, акыллы хатын белән танышырга тели. Игъланына йөзгә якын хатын-кыз җавап бирсә дә, шулар арасыннан егет мине сайлап алган. Сөйләшкәндә авызыннан бал тама... “Башка хатын-кызга әйләнеп тә карамыйм, бары тик сине сөям! Син минем бердәнберем!” – дип “сайрады” кошчыгым... Шундый рәхәт, күрмичә-нитмичә сиңа гашыйк булсыннар әле менә! Җаннар эреп агарга әзер инде, уф...        

 

Кичен очрашырга сүз куештык. Ул көнне миңа таныш хатын кунакка килде. Аня белән икәүләп теге “бердәнберем”не сынап, тикшереп карарга булдык. Моңа Аня да хат язды. “Сандугачым” аңа да мәхәббәт җырлары көйләде, “бердәнбере”нә үлеп гашыйк булуы хакында лыгырдады... Әлеге “Казанова” танышымны да “свидәнҗәгә” чакырды. Вакытын минекеннән бер сәгатькә соңрак билгеләде. “Бердәнбер”ебез янына Аня белән икәүләп киттек. Безне күргәч, Ильяс башта югалып калды, аннары тиз генә:

 

– Кызлар, әйдәгез, бергәләп кафеда утырып алыйк әле, – дип тәкъдим итте. Рәхәтләнеп биедек, ә “кавалер”ыбыз сыра чөмереп, ял итүчеләрне читтән генә күзәтеп утырды. Сыра парлары баш миләрен иләсләндерерлек дәрәҗәгә җиткәч, Ильяс буфеттан “акбаш” һәм кабымлыклар алып килде. Сәгать 11ләр тирәсендә егетебез аягында көчкә басып тора иде...    

 

...Кайтыр юлга кузгалдык. Инде урамга чыккач, “ухажер”ыбызның юклыгы ачыкланды. Эзләп кире кафега керсәк, ул анда яшь кенә бер кызга бәйләнеп маташа. Тегесе бу “бәйләнчек чебен”нән ничек котылырга белми. Егетебезне култыклап урамга алып чыктык та такси тотып өенә озаттык. Аня әйтмешли, “мы в ответе за тех, кого приручили”... Бәладән-баш-аяк...      

 

САРЫК ТИРЕСЕ АСТЫНДА...

 

Бу юлы үземне “эләктерә” яздылар бит! Хәер, тәртибе белән сөйлим әле. “Миңа 49 яшь. Радик исемле, өйләнмәгән. Мамадыш районы урманчылыгында эшлим. Матур, акыллы, бай, проблемаларсыз хатын-кыз белән танышыр идем”, – дип язылган смс алдым. Радик белән аралашу шундый җиңел, рәхәт. Ул тиздән Казанга киләчәген дә әйтеп язды. Тик очрашуыбыз төрле сәбәпләр аркасында гел кичектерелеп килде. Мин шалтыратам – ул алмый, смс язам – җавап юк. Егетем үз режимы, үз көн тәртибе белән яши: я иртә таңда яисә төнлә белән аралашырга ярата. Сөйләшүендә киеренкелек сизелә, сүзләре дә бик акрын ишетелә. Бу “табышмак-кияү” мине нык аптырашта калдырды.        

 

Тиздән тагын бер “Ромео” туды. Ринатка 47 яшь. Арча районындагы авылларның берсендә әтисе белән яши, фермада бригадир булып эшли. Казанга еш кына ит-сөт сатарга йөри икән. Башкалага килгәч, очрашырга теләве хакында да язды Ринат. Тик аның белән һичничек кавышырга җай булмады. Комачаулаучы сәбәпләр чыгып кына торды: әтисе авырый, машина ватыла, колхоз рәисе җыелышка чакыртып ала... Шалтыратулар я иртүк, я төнлә бик соң...   Радик белән Ринат чиратлап смс язып, шалтыратып башымны катырып бетерделәр. Бу серле “кавалерлар”ымны “чиста су” га чыгарасым бик килде. Төрле номерлардан “табышмак-кияүләр”нең икесенә дә смс “очырттым”:  

 

– Мин Марина исемле 45 яшендәге хатын. Әлегә тоткынлыкта. Тиздән минем срогым тулып иреккә чыгам. Үземә тормыш иптәше табарга өметләнәм. Казанда үз йортым бар. Тик әлегә ул буш тора. Хуҗабикә янына тырыш, уңган-булган хуҗа гына кирәк.

 

Ниһаять, сер чишелде: Радик белән Ринат икесе бер кеше булып чыкты. Чын исеме Маннур икән. (Монысын инде Алла гына белә). Маннур үзе дә республика төрмәләренең берсендә утыра. “Ярты елдан ирекле булам, Казанга яшәргә кайтам. Син башкалар белән язышма инде, мине көт!” - дип, кайнар мәхәббәт хатларына күмде...           

 

АЛЛАГА ШӨКЕР, МИН ИСӘН!!!    

 

Смслар язып аралаша башлагач ук, Ленар миңа сәер булып тоелды. Берьяктан ул - укымышлы, акыллы, тәртипле, тәрбияле егет. Югары белемле, ике дипломга ия. Икенчедән, сөйләшкәндә игътибарсыз, вакыт-вакыт уйга чумып, сүз-фикер сөрешен аңлап җиткерми. Шактый аралашкач, егетнең минем белән очрашасы килде. Беркөнне ул мине өенә кунакка чакырды. Әллә ни карышып тормадым, риза булдым. Үземне борчыган сорауларга җавап табу иде исәбем. Баруын бардым, тик “капкын”га эләктем...

 

Фатирга кереп килү белән, Ленар “шарт” итеп ишекне бикләде дә куйды. Ачкычын чалбар кесәсенә шудырды. Сөйләшә-аралаша кухняга уздык. Ул табын әзерләгән арада, күзем суыткыч өстендәге кыйбатлы даруларга төште. Ленар күптән түгел генә башкаланың Ершов урамында урнашкан психик хастаханәсеннән дәваланып чыккан. Теге даруларны ул эчә икән. Чәйләп алганнан соң Ленар миңа:        

 

– Хәзер залда секс белән шөгыльләнәбез, әйдә, чишен, – дип җитәкләп икенче бүлмәгә алып чыкты.       

 

– Ярар, мин риза, чөнки син миңа бик ошадың. Күптән инде синең кебек егет эзли идем, менә бит таптым! Тик яшем олы булу сәбәпле, синнән бераз оялам. Киеренкелекне бетерү өчен, шәраб эчәр идем. Өегездә аракы бармы соң?

 

– Юк, өйдә тотмыйбыз. Әнием рөхсәт итми.        

 

– Мин сиңа хәзер акча бирәм, чыгып кер әле кибеткә, матурым! Ал берәр шешә аракы яисә шәраб. Әллә үзем генә йөгереп барып килимме? Аракы, шәраб, сыра – барысын да алырмын, төне буена җитәрлек булсын...     

 

Бәхетемә, Ленар ризалашты... Чалбар кесәсеннән ачкыч күренүгә, эчемә җылы йөгерде. Ишек ачылуга, урамга – иреккә таба ялтыраттым... Хәлдән тайганчы чаптым... Арып-талгач, сулыш алырлык та көч калмагач, беренче каршыма очраган ишек алды утыргычына барып аудым... Аллага шөкер, мин исән!!!

 


Мәдинә НУРУЛЛА
Безнең гәҗит
№ 18 | 06.05.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»