|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.05.2015 Криминал
Дус кызын курортка җибәрү өчен кредит алганнан соң, егет асылынган28 яшьлек егет хезмәттәшенә 230 мең сум кредит алып бирсә дә, тегесе курортка бармый кала. Чаллы автозаводында эшләүче 28 яшьлек егет предприятие янындагы агачка асылына. Әлеге вакыйга узган елның октябрендә була. Егет әнисе белән ачуланышып, өеннән чыгып китә. Соңрак аны компьютер чыбыгында асылынган килеш табып алалар... Полиция җинаять эше кузгатудан баш тарта. Шуңа да әни кеше тикшерүне үзе башкара. Ул улының телефонындагы барлык смс-хәбәрләртне укый һәм аның бер бригадада эшләүче иреннән аерылган хатын өчен кредит алганлыгын ачыклый. Биредә 230 мең сум турында сүз бара. Хатын бурычын түләргә вәгъдә бирсә дә, сүзендә тормый. Кредит алган егеткә ай саен үз хезмәт хакыннан 15,7 мең сум акча түләп барырга туры килә. Әлеге сәбәп аны гомерен өзәргә теләү адымына этәргән дигән нәтиҗәгә киленә. Бу хакта “Әлмәт таңнары” газетасы яза.
|
Иң күп укылган
|