|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.05.2015 Язмыш
“Утырып елаган чаклар күп булды”Бөек Ватан сугышы бер генә гаиләне дә читләтеп үтмәгән. Әтиләре фронтка киткәч, күпме бала ятим калган?! Аларның саны бик күп, санап бетергесез. Ятимлек ачысын безнең әниебез - Минегаян Әһлиуллина да татыган. Аның әтисе Минәхмәт бабай Мәрданов сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китә. Ул вакытта минем әнигә - өч, абыйсына унбер яшь булса, иң кече энеләре туганга бары тик 40 көн генә була әле. Бабам шул китүеннән кайтмый, хәбәрсез югала. Кайгы-хәсрәтнең иге-чиге булмаган ул көннәрдә. Хатын-кызлар көнне төнгә ялгап эшләгәннәр. Өйдә дә, колхозда да аларга ирләр эшен дә башкарырга туры килгән. Хатын-кызларның, яшүсмерләрнең үгез җигеп җир эшкәртүләре, кул көче белән чәчүләре, урулары, утынга, печәнгә үгез җигеп йөрүләре турында Хәдичә әбием елый-елый сөйли иде. Ә үгез бер киреләнсә, торгызып кара син аны! “Ачлы-туклы малны урыныннан да кузгатып булмый иде кайчакта. Чарасызлыктан, шул малкайларны жәлләүдән утырып елаган чаклар күп булды инде”, - дип искә ала иде әбекәй. Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Галия САБИТОВА |
Иң күп укылган
|