поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.05.2015 Язмыш

Ак пәрдәле тәрәзәдә яран гөле

Ак сатинга кызыл, сары, шәмәхә чәчәкләр чигелгән тәрәзә пәрдәләре арасыннан шау чәчәккә күмелеп утыручы яран гөлләре күренә. Самара өлкәсе, Похвистнево районының Гали авылында гомер итүче Саимә Әхмәдулла кызы Морзаханованың шигъри юллары да, менә шушы тәрәзә төпләрендәге гөлләр сыман, башта бөреләнә, күңелендә чәчәк яра, аннары дәфтәр битләренә төшерелеп, үз юлын, үз укучысын таба.

Олы яшендә булуына карамастан, Саимә апа әле дә кызларча төз һәм йөзгә чибәр. Ул йортындагы бихисап эшләреннән бушаган арада өлкә, район газеталарына мәкаләләр, шигырьләр дә язып өлгерә, оста итеп бәйли дә, ә чигүгә килгәндә, авылда аңардан остарак кем дә юктыр... 
 
Гали авылының гореф-гадәтләрен барлый башласаң - ис китәрлек. Олысы да, кечесе дә ата-бабаларыбыздан калган мирасны кадерләп сак-лыйлар. Шуңа күрә дә авылда ислам дине көчле. Галинең өч мәчетенә бик күп халык йөри, тирә-як авылларда гына түгел, башка төбәкләрдә дә дан тоткан мәдрәсә гөрләп эшләп тора, ел саен милли бәйрәмнәребез, ат чабышлары һәм башка төрле спорт чаралары үткәрелә.  Авылда яшьләр дә күп, шуңа күрә туйлар да еш кына уйнала...
 
Бу якларда алар бигрәк үзенчәлекле үтә бит. Кыз алдан ук ''кыз яулыгы'' әзерләп куярга тиеш. Әлбәттә, ул баш яулыгы түгел, ә төсле җепләр белән чәчәкләп чигелгән ефәк тасма яисә сөлге. Бу күркәм гадәтнең тәртибе шундый: кызның кияүгә чыгарга ризалыгы булса, яучыларга шушы чиккән яулыкны бирәләр. Ә кияү буласы егет кыз өендә садака тарата һәм яңа түбәтәй калдыра. Булачак кода-кодагыйларны бәлеш, коймак, токмачлы аш һәм башка милли ризыклар белән сыйлаганнан соң, кияү авыл урамнары буйлап машина сигналы биреп, аның тәрәзәсеннән кыз биргән яулыкны күрсәтеп йөри. Ул туй үткәнче түрдә эленеп торырга тиеш. 
 
Хәзерге заманда Гали авылы кызларына яулыкларны остабикәләр чигеп бирә. Ә алар авылда бармак белән генә санарлык. Шуларның берсе - Саимә апа Морзаханова. Ул 14 яшеннән намазлыклар, пәрдә челтәрләре, ятак япмалары, сөлгеләр, тастымаллар, алъяпкычлар чиккән. Гомере буена аның кулыннан бәйләү, чигү энәләре төшмәде. Ул бәйләгән оекбашлар, бияләйләр, тәпеч-мәкләр, шәлләр, шапка-шарф-ларны җыеп барсаң, бер машина әрҗәсе кирәк булыр иде. Чигеләсе рәсемнәрне дә ул үзе ясый, кәгазьгә төшереп тормый. Ә бер чиккәнне һич кабатламый. 
 
Олыгая төшкәч, Саимә апа  гарәп графикасын өйрәнеп, Коръән укый башлады, намазын да калдырганы юк, Коръән мәҗлесләрен дә бик оста итеп алып бара.  Барысына да өлгерергә күпме көч, сабырлык, илһам кирәк! Әйткәнемчә, Саимә апа кыш буе кызларга яулык, сөлге, мендәр тышлары чиксә, җәй айларында 30 сутый җирендә кыяр, суган, помидор, кәбестә, бәрәңге үстереп сата, тавыклар, казлар да асрый бит әле. Парлы булганда мөгезле эре терлекләре дә бар иде. Кызганычка, 30 ел бергә яшәгән тормыш иптәше һәлакәткә очрады. Эшкә киткән җиреннән җансыз гәүдәсен алып кайттылар. Саимә апа дүрт баласы белән тол калды, аларны тәрбияләп, туйлар ясап тормышлы итте. Өч кызын да үзе белгәннәргә өйрәтеп үстерде.  Кайгы-хәсрәте күп булды инде. Тормыш бит ул шундый, көтмәгәндә генә тез астына китерә дә суга. 
 
53 яшендә тол калган Саимә шигырьләр, бәетләр яза башлый, илһам килгәндә төненә өчәр шигырь язган чаклары да булган. Аның бу мавыгуы башкаларга да ошап китте бугай. Кем сораса - бәет яисә матур гына  котлау шигыре да язып бирә ул. Шигырьләрдәге язмышларны тирән кичерешләр аша сурәтли. Табигатьнең гүзәллеген, дөньяларның матурлыгын, яшәү рәхәтен,  ке-шеләрне хөрмәт итә белү сыйфатларын бик тә гади, аңлаешлы, үзебез сөйләшкән телдә, оста итеп әйтеп бирә белә. Саимә апаның күп шигырьләрендә үзәк өзгеч юксыну, хатын-кызның моңлы күңеленнән саркып чыккан сагыш бар. 
 
Саимә Морзаханова болыт арасыннан чыккан кояш кебек якты, юморга бай шигырьләр дә иҗат итә. Чигү энәсе астыннан гүзәл чәчәкләр барлыкка килгән кебек, аның шигъри юллары да нечкә күңелендә шулай туа. Апаның ике шигырь җыентыгы дөнья күрде инде. Аларның берсе - ''Туган ягым, туган авылым'', икенчесе ''Яшә, Гали авылым!'' дип аталган. Якташларына менә дигән бүләк алар.
 
“Бердәмлек” газетасында да аның язмалары еш кына күренә. Гали авылында узган чаралар, аянычлы язмышлар, шатлыклы хәбәрләр - барысы да Саимә апа аша өлкә татарларына җиткерелеп тора. Ул үзе дә редакциядә гел кадерле кунак. Ә газета хезмәткәрләре Гали якларына барып чыкканда Саима апаларга керми китсә - үпкәләш. Өстәлләр корып кунак итәргә, дөнья хәлләрен сөйләшеп утырырга ярата ул. Дәрт, дәрман, яхшы кәеф алып кайта аннан шәһәр хәбәрчеләре.
 
Саимә апа Морзаханованың тормыш юлы поэма язарлык. Ул үз юлыннан, үз кыйбласыннан тайпылмыйча бара да бара, иҗаты белән кешеләрне куандырып яши, балаларына, онык-ларына үрнәк булып тора. 
 
Гади генә авыл хатыны, ә нинди зур сихри көчкә ия! Афәрин, Саимә апа! Исәнлек, бәхет, мәңге сүнмәс иҗади ялкын телим. Ак пәрдәле тәрәзә төпләрендәге яран гөлләрең гел шулай чәчәк атып утырсын иде.  
 

Эльвира РӘФЫЙКОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»