поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.05.2015 Язмыш

Вәсимә - "авылда беренче егет!"

Мәктәптә укыганда спорт белән бик яратып шөгыльләнә идем. Чаңгы буенча республикага кадәр барып җиткән бар, волейбол, баскетбол, йөгерү, биеклеккә, озынлыкка сикерү – берсе дә калмады. Хәтта ату буенча районда икенче урын алуым турында мактау кәгазем дә саклана икән. Эшли башлагач инде спорт дип авыз ачкан булмады, чөнки көне буе әрле-бирле чабып, аңа вакыт калмый иде. Аннары – авария, биш ел урын өстендә ятканнан соң, инвалидлык коляскасына утыру, яңадан аякка басарга азаплану, язмышыма буйсыну... Монысы турында озаклап сөйләп тормыйм, чөнки мескенлек белән беркемне дә шаккатырып булмый хәзер. Яшәргә икән, яшьнәп яшәргә кирәк!

Физик мөмкинлеге чикләнгәннәр белән эшләүче тренерыбыз Вәсимә Имамова акрын гына майлап-җайлап, мине башта “Олимп” спорт комплексына тренажер залына йөртә башлады. Кар күренүгә, ипподромда урнашкан чаңгы базасына күчендек. Чаңгы буенча параолимпия чемпионы Ирина Поляковадан чаналы-чаңгы сорап алып, мине шунда утыртып куйды. Гади кешеләр, телевизор экраныннан Олимпия ярышларында гына күргән бу җайланма өстендә кемнеңдер безнең урманнарда шуганын күргәч, кем булыр бу дип, аптырауларыннан туктап калалар. Миңа кызык: “Әйдәгез, калышмагыз!” – дип узып киткән чакларда гына: “Бәтәч, Миләүшә бит бу?!” – дип гаҗәпләнгән тавышлар ишетелеп кала. Могҗиза – өч көнгә кадәр генә могҗиза дигәндәй, халык та берзаман минем болай йөрүгә ияләнде. Ул чаналы-чаңгыда табигать кочагында карга егылулар шулкадәр күңелле! Минем егылып ятканны кызык итеп фотоларга төшерәбез. Вәсимәбез баштарак адым да калмыйча миңа ияреп йөрсә, кабатрак үземә күбрәк мөстәкыйльлек бирә башлады. Янымда кеше булмагач, егылгач та үзем торырга өйрәндем. Үтә хәйләкәр һәм хикмәтле тренерымның миңа язмыш бүләге икәнен аңладым, ниһаять. Аның итәгенә чытырдатып ябышып, спорт дигән дөньяга чынлап торып аяк бастым. Акрынлап, район инвалидларының теләсә-кайсы спорт төрен башкарып, ерып чыга торган универсал-профессионалга әверелүемне үз җилкәмдә татый башладым. Республикада нинди ярыш булырга тиеш – акрынлап без шул төргә күчә барабыз. Шашка, шахмат, армспорт, коляскада вакытка йөгерү... Алары турында язганым да бар инде.

«Авылда беренче егет»

Менә без Түбән Камада командабыз белән чаңгы ярышында катнашабыз. Мине чаналы-чаңгыма әйбәтләп бәйләп куеп, ярышка әзерләделәр дә: “Ярты сәгатьтән старт, гәүдәңне яза тор, дистанцияне өйрән!” – диделәр. Инде йөреп тә, утырып та, сөйләшеп тә, көтеп тә ардым. Берзаман гәүдәмә суык йөгерә башлады. Ярышларны оештыруда шушы район инвалидлар җәмгыяте җитәкчеләре һәм тренерлары җаваплы. Республика ярышларына кем ничек әзерләнгәне шушында күренә инде. Стартның сәгать ярымга соң бирелүе мине чынлап торып чирләтә язды. Хатын-кызлардан шушындый җайланмада шуучы берүзем булып чыктым. Егетләр – 8 кеше. Чаптым алар артыннан. Өчесен уздым да әле. Янымда пуля кебек очучы Женябыз мине озата бара: “Хәзер – текә борылыш, хәзер үр менәсе!” – диеп, алда булачак киртәләрне кисәтә. Финишка килеп җиткәндә, азрак җылына башлаган идем. Башка район егетләре мине “авылда беренче егет!” дип шаяртырга маташтылар. Үзем генә булуыма мин гаепле түгел, әзерләнсеннәр, килсеннәр иде, коляскага утырган хатын-кызлар һәрбер районда бар бит. Аларга безнең Вәсимәбез сыман тренерлар җитми ахрысы. Ничек итсәк иттек, егетләр: бүгенге алтын медаль – минеке!
Паурлифтингны ни белән ашыйлар?!

Әлеге ярыштан кайтып, азрак вакыт узуга, тренерым миңа: “Паурлифтингта катнашырга әзерләнә башла!” – димәсенме! “Анысы нәрсә тагын, ипинең кайсы төшенә ягып ашыйлар?!” – мәйтәм. Гади телгә әйләндергәндә, ятып штанга күтәрү икән бу. Ярар, көч булганда, акыл кирәк түгел, минем нык мускуллы куллар күпне күргән, күпне кичергән... Күтәреп карыйк! Спорт залына йөрүче сәламәт халыкны тагын бер гаҗәпләндереп, штанга күтәрә башладык. Зур көчлек бирәм ахрысы, йокларга ятканда умыртка баганасы сынган җиреннән сиздереп, авыртырга маташа. Сиздермим: тешне кысып булса да түзәм. Вәсимәбез безнең команда белән республика буенча беренче урында бара, бирешергә ярамый.

Менә без Яшел Үзән шәһәрендә ярышта. Таләпләрне судья бик катгый куя, әз генә дә хәлгә керү юк. Өчесе өч якка утырып күзәтәләр, ялгыш ясадың, ашыгып күтәрдең исә, бөтен тырышлыклар юкка чыга – саналмый. Республикабыздагы хатын-кызлар үзләрен бик каты саклыйлар ахрысы, монда да минем көндәшләр юк дәрәҗәсендә. Бер Европа чемпионы бар, тик аның белән безнең гәүдә авырлыклары төрле категориядә. Нәрсә эшләсәк тә, эшләдек инде, җан-фәрманга тырыштык барыбыз да, җидебезнең дә түшендә медальләр елтырый! Нәтиҗәдә, районнар арасында тагын беренче булдык. Урра!

«Гафу, мин тенниста – пас!»

Автобуста өйгә кайтабыз. Вәсимә тагын планнары белән бүлешә. Ике атнадан Мамадыш өстәл теннисы буенча республика ярышларын кабул итәргә тиеш икән. Тел төбен аңларга тырышып, аңа таба борылам. “Әйе, әйе, иртәгәдән теннис уйный башлыйбыз!” – ди бу. “Уйнаганнарын карап торган бар, тик ракеткасын да, тубын да тотып та караганым юк! – мәйтәм. – Гафу, бу уенда мин – пас!” Тыныч кына карап куйды бу миңа, эндәшмәде. “Олимп”ка тренировкага килгәч, теннис өстәле янына урындык өстерәп килде дә: “Мә, утырып, бер атып кына кара!” – диде. Бер ату унга әйләнде, уннан йөзгә күчте. Азартлы уен икәнлеге күренеп тора. Тренер Радик килеп тә өйрәтеп киткәләде, аннары түзмәде, сәгать ярым вакытын миңа багышлады. Икенче көнне теннис буенча чын тренер Андрей Борисович янына җибәрде үземне. Анысы көлә: “Син нәрсә, ике атна эчендә кем тенниска өйрәнә?! Мин боларны биш ел өйрәтәм монда. Нишләп алданрак килмәдең?” – ди. “Штанга булды, – мәйтәм, – алданрак – чаңгы ярышы, аннан да алда – армспорт, шашка, шахмат, коляскада вакытка чабу һәм башкалар. Тенниска чират бүген генә җитте бит әле!” “Ну, вы даете!” – дип көлә-көлә, тренер мине теннис әлифбасына өйрәтә башлады.

Вәсимә пыр тузып кунакларны каршыларга әзерләнә.

Алдан килгәннәр өчен кунакханәләр белешә: “Апрель”гә, “Вятка”га урнашачаклар. Буфет иртәрәк ачылсын, кайбер спортчылар ерактан килә, тамаклары ача. Иртәнге, төшке, кичке ашларны “Диләрә” кафесы белән сөйләште. Алар ашауны тәмле әзерлиләр, кыйммәт тә түгел, үзәктә җайлы җирдә урнашкан. Бөтен эш акчага килеп төртелә, ә акча – юк. Спонсорлар акча чыгарып тоттырырга ашыкмыйлар. “Сезнең кебек соранып йөрүчеләр күп монда!” – янәсе. Һаман шул бер үк кешеләр булыша: “Мелиорация“ ПМКсы начальнигы Ринат Мостафин, райпо җитәкчесе Николай Волков, “Пирамида” җәмгыяте директоры Рузалия Ибраһимова, эшмәкәрләр Гөлнәзирә Гаянова, Рәмзил Каюмов (Кече Кирмән), Саимә Җәләева, Нина Гаврилова, Фагыйлә Кәшапова. Кылган игелекләре үзләренә меңе белән кайтсын.

18 апрельдә шәһәребездә инвалидлар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге һәм чемпионаты зур уңыш белән узды. Район мәдәният йортының теннис залында көне буе кызу ярыш барды. 14 төбәктән 21 команда көч сынашты. Үземнең кичерешләргә килгәндә, коляскадагы хатын-кызлар теннисын уен дисәң, хәтере калыр. Көндәшем тупны сетка төбенәрәк төшерә. Коляскада утырган килеш анда ук үрелергә буй җитми. Уңышсызлыкларыма игътибар итмәскә тырыштым. Ярар, мәйтәм, капкан саен калҗа булмый. Ике атна вакыт эчендә теннис остасы була алмыйсың, ләкин хәзер әлифбасын беләм.

Соңгы арада йокыдан, ашаудан калган, тегендә-монда чабып, хәлдән тая язган Вәсимәбезнең тырышлыгы юкка китмәде – республика масштабындагы бу ярышлар оештыру ягыннан бик яхшы дип билгеләнде. Безнең районның зурлар командасы гомуми икенче урынны, ә 17 яшькә кадәрге балалар арасында беренче урынны алды. Районнар арасында беренче урынны – Саба, икенчене – Мамадыш, өченчесен Азнакай алды. Өстән тау төште – монысын да булдырдык!

Әйткән сүз – аткан ук!

Узган елның декабрь аенда инвалидларның “Зәңгәр ут” бәйрәмендә отчет вакытында Вәсимә барысы каршында: “2015 елда беренчелекне без – мамадышлылар яулаячакбыз!” – дип әйткән иде, әллә фәрештәләрнең “амин” дигән чагына туры килде инде? Сүзе чынга аша бит! Азартка кереп, алдан үткән ярышларны махсус санап утырдым: Мамадыш алдан бара. “Физкультурно-спортивное общество инвалидов Республики Татарстан” сайтын көн саен барыбыз да күзәтәбез хәзер, һәр яңалык белән бөтенебез танышып барабыз. Белеп торыгыз: республикада Саба, Мамадыш, Азнакай районнары инвалидларының спорт командалары арасында беренчелек өчен бик кызу көрәш бара.

Беркөнне Вәсимә бөтенебезне җыеп: “Җәйге туризмга әзерләнә башларга кирәк!” – диде. Җиңел атлетика, баудан элмәкләр ясау һәм башка шуның кебек эшләргә өйрәнү бурычы тора икән алдыбызда. Ул канатланып сөйли дә сөйли, ә мин, их, тагын бер һөнәр үзләштерәсе бар икән әле дип, хәйләкәр елмаям. Мондый тренерга иярсәң, кыска гына вакыт эчендә 70 төрле һөнәр үзләштерерсең, култык таякларыңны тотып атканны да сизми калырсың, билләһи! Белеп тор: без һәрвакыт синең белән, Вәсимә. Маягыбыз булуыңны берүк дәвам ит шулай! Бергәлектә, бердәмлектә – көч, җиңү, яшәү шатлыгы. Адәм баласы булдыра алмаган эшләр – сирәк... Алга – яңа җиңүләргә!


Миләүшә ХӘСӘНОВА
Татарстан яшьләре
№ 18 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»