|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.05.2015 Шоу-бизнес
“Минем матурым-2015” бәйгесеннән ФОТОрепортажКүптән түгел Казанда татар кызлары арасында оештырылган “Минем матурым -2015” бәйгесенең финалы узды. Быел ул бишенче мәртәбә үткәрелде. Бәйгенең оештыручылары – популяр җырчы Илназ Сафиуллин һәм "Светский" журналы җитәкчесе Рагде Сафин. Аның әйтүе буенча, быел катнашырга теләк белдерүчеләр 100дән артып киткән һәм финалга чыккан кызларның саны да 14кә җиткән. Гадәттә, башка елларда финалга 8-10 кызны сайлап алганнар. Финал өч өлештән торган. Беренче чыгышта кызлар татар халык киемнәреннән чыгып, алып баручы биргән сорауларга җавап биргән. Икенче чыгышта һәр катнашучы үзеннән иҗадый номер куйган. Ә соңгысында барысы да кичке матур күлмәкләрдән чыккан. Финалдагы барлык кызларга номинация бирелгән.
Энҗе Сәйфетдинова «Минем сөеклем», Эльза Газизова «Минем акыллым», Вероника Ашурова «Минем сандугачым», Гөлназ Галләмова «Минем җимешкәем», Диләрә Хәмидуллина «Минем аккошым», Айсинә Минһаҗева «Минем нечкәбилем», Гөлинә Шәйхетдинова «Минем алтыным», Алисә Шәрипова «Минем сөеклем», Гөлфия Шәрипова «Минем алтыным», Аделина Насыйбуллина «Минем акыллым», Гөлия Минһаҗева «Минем сандугачым», Лилия Кадыйрова “Минем чибәрем”, Наилә Сибгатуллина “Минем гүзәлем” номинацияләренә ия булсалар, төп “Минем матурым” исеменә Миләүшә Разова лаеклы дип табылды.
--- |
Иң күп укылган
|