поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.05.2015 Фаҗига

3 кешенең гомерен өзгән һәлакәтнең ВИДЕОсы пәйда булды

Татарстан спортчылары катнашындагы юл-транспорт һәлакәтенең видеосы пәйда булды. Аннан аңлашылганча, автобусның йөртүчесе руль артында йоклап киткән булырга да мөмкин. Бала хокуклары буенча РФ Президенты каршындагы вакәләтле вәкил Павел Астахов ярдәмчеләре бүген Түбән Новгородта Татарстан спортчылары катнашындагы юл-транспорт һәлакәте буенча бәйсез тикшерү үткәрәчәге билгеле булды.

ТатарстанЯшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәлакәттә гомерләре өзелгәннәрнең туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашты. “Киләчәктә мондый фаҗигаләргә юл куймас өчен барысын да эшләячәкбез”,– диде бүген журналистларга ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов.
 
Аның сүзләренә караганда, 23-24 майда Санкт-Петербург шәһәрендә буласы ярышларга каратэ буенча Татарстан җыелма командасы ТР Каратэ федерациясе хисабына барган. Шуңа бәйле рәвештә, пассажир ташу белән шөгыльләнгән предприятиене дә федерация үзе сайлаганлыктан, автобусның юлга чыгу вакыты һәм башка мәсьәләләр әлеге 2 оешма компетенциясендә булган.
 
“Кагыйдә буларак, теге яки бу ярышка бару министрлыкның бердәм календарь планына туры китереп тормышка ашырыла. Санкт-Петербургта буласы спорт чарасы исә әлеге планга кертелмәгән иде, ТР Каратэ федерациясе министрлыкка аның турында хәбәр итмәде”, – дип сөйләде министр урынбасары. Ул билгеләп узганча, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы республика ведомствосының бердәм календарь планына кертелгән ярышларга баруны гына контрольда тота һәм бу максатларга акча бүлеп бирә. Планга кертелмәгән ярышлар турында федерация вәкилләре министрлыкка хәбәр итәргә бурычлы түгел.
 
Алмаз Мингулов киләчәктә бу төр фаҗигаләрне кисәтү өчен чаралар күреләчәге турында әйтте. Шулай ук һәлакәттә гомере өзелгәннәрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү мәсьәләсе турында фикер алышу күздә тотыла.
 
Искәртеп үтик: бүген сәгать 4ләр тирәсендә Түбән Новгород өлкәсе Кстово районы Новое Ликеево торак пунктыннан 11 км ераклыкта урап уза торган юлда автобус “МAN” йөк машинасы белән “маңгайга-маңгай” бәрелешкән. 51 яшьлек автобус йөртүче руль артында йоклап киткән һәм каршы як полосага чыккан дип фаразлана. Автобуста 11-14 яшьлек 12 бала, 6 озата баручы, 2 йөртүче булган.
 
Балаларның берсе Казанның “Феникс” спорт каратэсы клубына, калганнары “Ак Бүре” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә йөргән, дип җиткерде "Татар-информ".
 
 


---
Интертат.ру
№ --- | 21.05.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»