поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.05.2009 Җәмгыять

БӘХӘСЛЕ ГАМӘЛ, АЯНЫЧ ГАМӘЛ

Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең үсеш фонды директоры, юрист (баласы шунда 6 нчы сыйныфта укый) Аида Азат кызы Камалова РФ мәгариф һәм фән министры чыгарган БДИны рус телендә генә бирү турындагы 362нче фәрманны судка биргән иде. Күптән түгел булып узган әлеге суд эшендә гимназия директоры, "Ак калфак" татар хатын-кызлар җәмгыяте рәисе Камәрия Хәмидуллина да катнашты. Суд барышы хакында сөйләвен сорап хәбәрчебез Рәшит Минһаҗ аңа мөрәҗәгать итте.

– Әлеге фәрманның 5 нче пунктында, 2009 елда РФнең барлык мәктәпләрендә барча укучылар бердәм дәүләт имтиханнарын фәкать урыс телендә генә бирәчәк, дип язылган. Табигый ки, ата-аналарны, мәктәп җитәкчеләрен, укытучыларны, укучыларны борчуга салды бу боерык. РФ Конституциясендәге, РФ мәгариф законындагы шактый маддәгә каршы килә, кеше хокукларын боза ул. Мәгариф турындагы законда, баланың белем алу телен ата-ана сайларга хокуклы, диелгән. Ата-ана Казандагы татар мәктәбенә баласын илтеп биргән, ул шунда унбер ел белем алган, фәннәрне татар телендә укыган икән (бердәм дәүләт имтиханнары – белем алу процессын йомгаклаучы ахыргы этап), сынауны да татарча бирергә тиеш.

 

– Алар бит урыс телен барыбер өйрәнә, монда нинди кыенлык бар соң? – дип сорадылар бездән суд барышында. Әйе, бала урыс телен дә, әдәбиятын да белә. Шул белгәнлекләренең дәрәҗәсен күрсәтеп, илнең барча баласы урыс теленнән һәм әдәбиятыннан имтихан бирә. Әмма бу бит әле бала барча фәннән дә имтиханны урысча бирергә тиеш дигән сүз түгел. Тарткан атка тагын да йөк өстәү була бит бу. 16 нчы апрель көнне булды бу утырыш. РФ Югары суды судьясына имтихан барышында баланың нинди психологик кичерешләр кичергәнен тәфсилләп аңлатырга туры килде. Менә ул имтиханга кереп бланк ала. Аны урысча тутыра. Шуннан соң сораулар ала. Әйтик, математикадан мәсьәләләр, ди. Ул унбер ел буе шул математиканы татарча өйрәнде. Хәзер мәсьәләне татарчага тәрҗемә итеп чиште дә, инде дөрес җавап язар өчен, җавапны урысчага күчерергә тиеш. Мәсьәләгә саннар белән җавап бирелми, сүзләр, терминнар белән дә җавапларга кирәк. Димәк, ул берничә вазыйфа башкара булып чыга. Мәсьәлә чишү бер вазыйфа булса, тәрҗемә эше икенче вазыйфага карый. Тәрҗемә ул – бөтенләй икенче өлкә. Димәк, бала бер үк вакытта ике фәннән имтихан бирә булып чыга. Милли мәктәптә укыган татар, башкорт, чуаш, якут балаларының кеше хокукларын, ата-аналарның да хокукларын бозу дип бәяләнергә тиеш бу.

 

Анда гаҗәпләнерлек нәрсәләр шактый булды. Судны 16 апрель көнне тәмамлый алмадылар, 21 апрельгә күчерделәр. Моның бер сәбәбе шул: "X-XI сыйныфларда фәннәрне татар телендә укыту өчен аларның федераль исемлеккә кергән дәреслекләре бармы соң?" – дип сорады прокурор РФ Мәгариф министрлыгы вәкилләреннән. Тегеләр, юк, ди. Ничек булмасын? Мин үзем, мәсәлән, әүвәл мәктәптә, аннан педучилищедагы татар төркемендә Россия балалары укый торган математика дәреслегенең татарчага тәрҗемәсеннән укып белем алдым. Шуннан соң 35 ел буе шундый дәреслектән математика укып ятам. Хәтта кайбер дәреслекләрне тәрҗемә итүдә үзем дә катнаштым. Бу хакта әйттем дә. Минемчә, алар моны белә иде. Хәер, министрлыктан моны белмәүчеләрне дә җибәрергә мөмкиннәр.

 

Шуңа күрә прокурор безгә федераль исемлеккә кергән дәреслекләрнең бар икән­леген исбатлау бурычын йөкләде. Моны раслау ансат. Без гимназия китапханәсендәге дәреслекләрнең татарча һәм урысча басмаларын җыйдык та бардык. Ике чемодан дәреслек алып килеп, 21 апрель көнне суд залындагы хөкемдар өстәленә физика, химия, математика, биология, география, Россия тарихының татарча дәреслекләрен (янына урысчаларын да куеп) тезеп салдык. Гимназиянең оештыру документларын да сорадылар. 21 апрель көнне министрлыктан башка вәкилләр килгән иде. Тагын берничә сорау бирделәр дә ярты сәгать эчендә суд эшен төгәл­ләделәр. Әмма ата-аналарның биргән гаризасы канәгатьләндерелмәде. Дөрес, суд карары кулга кергәннән соң, ун көн эчендә аңа дәгъва белдерергә мөмкин.

 

– Ун көн үтте түгелме соң инде?

 

– Юк, әлегә суд карарының кулга килеп кергәне юк. Ул ун көн кулга килеп кергәч кенә санала башлый.

 

– Хәзер инде ата-аналар кемгә дәгъва белдерә ала? Кабат шул РФ Югары судынамы?

 

– РФ Югары суды президиумына дәгъваларын юллый алалар ("ТЯГ"тагы "Җиде көн" телетапшыруында Мәскәүгә барган әни кеше шулай эшләячәген әйтте). Инде анда да уңай хәл ителмәсә, РФ Конституциясе судына мөрәҗәгать итәргә җыенуын белдерде ул. Билгеле, мин ата-аналар өчен ахыргы сүзне әйтә алмыйм. Ни өчен мин бардым соң дисәгез, әти-әниләр теләктәшлек белдереп, судта катнашуымны сорады, ышанычнамә бирде. Шул ышанычнамә нигезендә мин адвокат Игорь Аверьянов белән бергә судта катнаштым.

 

– Татар кешесе, әни кеше, иҗтимагый оешма башлыгы буларак, Мәгариф һәм фән министрлыгының бу боерыгын Сез дә судка бирә аласыздыр бит?

 

– Мин суд эшләренең бөтен нечкәлек-ләрен белмим. Әмма этика ягыннан андый хокукым бардыр дип уйлыйм. Дөрес, без шушы министрлык карамагындагы учреждение, мин шуның директоры. Үзем эшли торган система белән судлашкан кебек килеп чыга. Бу очракта бала, ата-ана хокукларын бозуга каршы көрәшү ысулына тукталу кулайрактыр, мөгаен.

 

– РФ Конституция суды да ата-аналар теләген кире какса, Страсбургка, Европа кеше хокуклары судына мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк дип уйламыйсызмы?

 

– Әлегә бу этапларны узарга кирәк. Шуңа күрә андый фаразлауга алынмыйк. Мөгаен, ата-аналарда андый исәп тә бардыр. Алар өчен җавап бирә алмыйм.

 

– Аида ханымга басым ясамыйлар микән?

 

– Ул андый басымнарга бирешә торган кеше түгел. Үзе адвокат.

 

– Шулай да ни рәвешлерәк кире кактылар?

 

– Кайсы маддәләргә нигезләнеп кире какканнарын тәгаен генә әйтә алмыйм. Шулай да бер нәрсә истә калды: акча, чыгым мәсьәләсен сылтау итеп китерделәр. Әгәр имтиханнарны милли телдә бирү рөхсәт ителсә, моңа матди чыгымнар федераль бюджетта каралмаган, имеш. Моңа И.Аверьянов шунда ук дәлил тапты: андый мөмкинлек бирелгән тәкъдирдә җирле бюджетлар акча табачак. 2007, 2008 елларда андый мөмкинлек булды, дип ул тиешле белешмәләрне күрсәтте. Бер караганда моңа гаҗәпләнәсе юк. Әллә нинди юк-бар сылтауны да сәбәп итмәкчеләр. Моны без сәяси карар дип бәяләдек.

 

Әти-әниләргә психологик басым ясала. Бу боерыкны кире кактырган, алдырган тәкъдирдә дә быелгы бердәм дәүләт имтиханнары башланганчы әлеге мәсьәлә хәл ителә алмас, кузгалып киткән сурәттә дә быелгы укучылар БДИны милли телдә тапшыру хокукына ирешә алмас кебек. Күрәсең, боерыкны, шушы хәлне күздә тотып, быелга өлгермәслекне күзаллап чыгарганнар. Хәзер Казандагы әти-әниләр балаларын татар мәктәбенә бирү-бирмәү хакында нык уйлана башлаячак. Быел БДИны урысча биргәч, киләсе елда шәһәр мохитендә милли мәктәпләргә бала җыю эше тагын да кыенлашачак. Чөнки әти-әни бүген баласының тамагын туйдыру, өстен киендерү белән мәшгуль. Ә аның күңелендә йөри торган әхлакый мәшәкать-борчулар киләчәктә килеп чыгачак. Ата-ана бу турыда соңрак – инде эш узгач уйлана. Кешенең психологиясе шундый. Бүген имтихан бирү теле мәсьәләсе, ничек туендырыйм дигән кебек – беренче планда, рухи азык бирү бурычы икенче планда кала. Югыйсә татар телендә укып та кеше булырга мөмкин дигән нәрсәне ата-аналар күңеленә сеңдерә генә башлаган идек.

 

Татар мәктәпләрендә укып милициядә исәптә торучы балалар юк, Аллага шөкер, наркомания мәсьәләсе дә кабыргасы белән тормый, сыйфатлы белем дә алалар. Милли мәктәпне тәмамлаучылар, киресенчә, вузларга күбрәк керә, яхшырак укый. Татарстан җирендәге вузларга БДИны татарча биреп кереп булу бик яхшы нәрсә иде. Бу хокук татар теленә дәүләт теле статусы бирүгә зур бер адым булган икән. Моны бәяләп кенә бетермәгәнбез. Хәзер, югалта язгач кына, бу хокукның әһәмиятен аңладык.

 

Һәрхәлдә, мин быел да бу хокук югалмас дип өметләнәм. Чөнки әлеге боерык закон көчен алмаган әле. Фәрман биргән кеше, үз ялгышын танып, аңа төзәтмәләр кертеп, яңасын чыгара ала. Үзебезнең Татарстан җитәкчеләре бу юнәлештә җитди эш алып барганлыгын белеп торабыз. Җи-тәкчеләребез сөйләшүләр юлы аша бу эшне быелгы уку елы өчен үк халкыбыз файдасына хәл итә алыр дип уйлыйм. Татарстан мәктәпләренең 50 проценты – татар мәктәбе ләбаса. Моның өстенә безнең Шартнамә дә бар. Телебез – дәүләт теле. Бездәй республикалар берничә генә. Бу мәсьәлә уңай хәл ителмәсә, дәүләт теле статусын да чикләү булачак әлеге бәхәсле, аяныч гамәл.

 


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 82 | 06.05.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»