поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.05.2015 Әдәбият

Соңгы әманәт (ХИКӘЯ ДӘВАМЫ)

Сәмига Сәүбанованың бүген туган көне. Аны чын күңелдән котлыйбыз һәм "Соңгы әманәт" хикәясенең дәвамн укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

 

Хикәянең башы: http://matbugat.ru/news/?id=11773

* * *

 
Улының күңелсез генә кайтуын күргән әнисе борчылып:
 
- Йә, кем кыерсытты тагын үзеңне? -  дип сорады.
 
Малайның бар борчуын әнисе белән бүлешә торган чагы иде.
 
- Ә син үзеңне аңа лаек икәнеңне расла, – диде әнисе. – Кызларның игътибарын башкача яулыйлар. Ул синең бүтәннәрдән бер башка өстен булуыңны күрсен. Үзе үк мине кәләшең итмәссең микән, диярлек булсын. 
 
Бу сөйләшүдән соң Индус Гөлүсәгә бөтенләй игътибар итмәгәндәй булды.  Дәресләрен тырышып әзерләнә башлады. Укытучы сораганга берсе дә җавап бирә алмаган чагында кулын күтәреп, җавап биргәндә Гөлүсәнең күзен тутырып аңа карап тыңлавы күңеленә бер рәхәтлек өстәде. 
 
Бераздан аларның икесенең дә  кәләш белән кияү булып йөрүләрен бөтенләй оныттылар. Гөлүсә кызлар , ә Индүс малайлар белән аралаша башлады. Кызларның үз серләре, малайларның үз серләре барлыкка килде. Кызыл аләм кебек Гөлүсә янында җилфердәп йөргән Айдар да әти-әниләре белән бергә Яр Чаллы шәһәренә күчеп китте. Теге матур этне дә үзе белән алды.
 
Башта җәйге каникулларда әбисе белән бабасы янына кайтып йөрсә дә, кызларның үз уеннары, малайларның үз уеннары барлыкка килде.  
 
Авыл җирендә эшнең бетеп торганы юк, көндез дә, кич тә шул бәләкәй бала-чага гына уйнап йөри, ә үсә төшкәннәренә эш табып кына торалар. Тавык-чебешләрне, каз-үрдәкне саклау, яшь бозауларны болынга алып чыгу, яшелчә бакчасына су сибү, чүбен утау, суын ташу кебек эшләрнең исәбе-хисабы юк. Авылда җәен кунакка кайткан кешегә генә рәхәт, ә бу рәхәтлекне тудырган кешенең эшен тавык чүпләп тә бетерә торган түгел. Күңелеңне куеп тәрбияләмәсәң, тәрәзә төбендәге гөл дә чәчәк атмый.
 
Кичләрен кызлар матур итеп киенеп үзара нидер серләшә-серләшә, көлешеп дискотекаларга йөри башладылар. Алар артыннан егетләр дә калышмадылар. Ул җыелышып капка төпләрендә сөйләшүләр, үртәшүләр... Хәзер инде кызларның да, егетләрнең дә борчуы бүтән - мәктәпне тәмамлагач нишләргә? Егетләрне армиягә алачаклар, ә анда берсенең дә барасы бик килеп тормый иде. Ата-аналарның барысы да борчуга төште – балаларын армия хезмәтеннән калдыру өчен укырга кертергә акча каян гына табарга? Гади авыл баласына дәүләт хисабына уку турында хыялланырга да ярамасын һәркайсы белә иде.
 
Илгизнең әти-әнисе башкача уйлый иде.
 
- Ул түләп алган диплом белән ерак барган кешене күргән юк әле. Әнә күпме кеше атасы-анасын ыштансыз калдырып, укырга кергән иде, беренче елны ук имтиханнарын бирә алмыйча кайттылар, барыбер армиядән дә котылмадылар, кайберләре анда бармас өчен хәзер дә качып йөри. Армия хезмәте ирләрне ныклыкка гына өйрәтә ул, – диделәр.
 
Гөлүсә шәфкать туташы булырга укырга керде. Айдар табиблыкка укый икән дип ишетелде. Ә Индүс армиягә китте. 
 
Гөлүсәгә ничәмә-ничә тапкыр хат язарга  җыенды ул. Төшләрендә  берничә тапкыр ана аңа ак күлмәк кидерергә тырышканын , тик бу күлмәккә кызның бер дә сөенмәгәнен күрде. Туй күлмәген үзе белән кияргә теләмәгәннән дип кабул итте моны Илгиз. Шулай да ул аңа бәйрәм белән котлап берничә тапкыр открытка җибәрде. Кыз җавап бирмәде. Аның каравы бүтән кызлар хатка аптыратмады. Балачак хыяллары балачак белән артта калды, ул үзе дә бөтенләй башка кеше иде. 
 
Солдат хезмәте әнисе кочагыннан гына чыгып килгән егетне җитдиләтте. 
 
Индүс авылга кайтып бераз ял иткәч, Яр Чаллы шәһәрендә милициягә эшкә урнашты. Шулай итеп армиядә йөрүнең файдасы тиде. Чөнки анда бик каты тикшереп, җиз иләктән генә үткәреп алалар иде. Ә армия хезмәтендә булуы аның шул мәшәкатьләрен җиңеләйтте. Аралашырга кызларга кытлык юк иде. Күңелгә ошаганнары да булды. Тик  өйләнешү турындагы уйларны ул башына да кертеп карамады әле. 
 
Үзе дуслашып йөргән кызлар да аңа кияүгә чыгам дип тормадылар, аякка ныграк баскан җитдирәк егетләр дә җитәрлек иде алар өчен. 
 
Вакыт-вакыт аның балачагындагы вәгъдәсе исенә төшеп, кибеттән кәләш күлмәкләре карый. Кәләшкә күлмәк кенә түгел, тагын әллә нәрсәләр кирәк икән бит . Ә кияү егетенә? Ә туй өстәленә? Туйдан соң кайда яшәргә? Әти-әнине кысрыкларгамы? Дөрес,  каршы да килмәсләр. Тик алар җилкәсендә күпме яшәргә була? Юк, бу аның өчен әнә шул балачагындагы кебек матур хыял гына әле. 
 
Ә Гөлүсә? Индүсны уйлап та бирмидер.  Кайчандыр кияү белән кәләш булып йөргәннәрен оныткандыр да инде . 
 
Гөлүсә белән Айдар өйләнешәләр икән дигән сүзләр ишетелгәч, күңелен бераз моңсулык басты. Менә ни өчен аңа җавап бирмәгән икән.  
 
Эштә ташламалы ипотека белән фатир чиратына документлар җыеп тапшырган иде. Чираты якыная башлагач,  кызлары да аның белән ягымлырак сөйләшә башладылар. Ул үзе дә шулар арасыннан кайсысын сайларга микән дип йөргән чагында Гөлүсә кайтып төшмәсенме!  
 
Гөлүсә! 
 
Индүс аны оныттым, балачакның самими хыяллары булып кына калган дип уйлаган Гөлүсә! Кияүгә дә чыкмаган, үзе генә! Отпускага да түгел, ә бөтенләйгә!
 
Егетнең бөтен планнарының асты өскә килде.
 
Димәк...
 
Ул хәбәрне ишетү белән авылга кайтты. Кайту белән Гөлүсәләр ишегалдына карады. Кер бавында бала чүпрәкләре, ишегалдында зур бала арбасына игътибар да итмичә үзе күренмәсме дип күзәтте ул.
 
Бала елаган тавыш та аны сагайтмады. Хәйдәр абыйның балалары күп, оныклары да әллә ничә. Тагын бер кеше туган , димәк.
 
Әнисеннән читләтеп кенә авыл хәлләрен сораштырса да, ул күршеләргә кагылмады. Югыйсә элек аларның тавыклары ничә чебеш чыгарганын да сөйли торган иде бит . Индүс түзмәде.
 
- Гөлүсә кайткан дип ишеткән идем... – диде.
 
Әнисе : 
 
- Бәла агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри икән, - дип күз яшен сөртеп алды.
 
- Нинди бәла турында сөйлисең, әни? Гөлүсә кайттымы, дим?
 
- Кайтты шул. Кайтмаса әйбәтрәк буласы иде дә...
 
- Аңлатыбрак сөйлә әле, әни!
 
- Берәү генә булса да ярый иде... Игезәкләр бит, игезәкләр... Бу Айдар кеше түгел икән...
 
Әнисенең сөйләвеннән шуны гына аңлады – Айдар Гөлүсәгә түгел, бүтән кызга өйләнгән.  Теге кыз : “Гөлүсә карынындагы балалары башка кешедән икәнен миңа сер итеп әйтте”, дип, хәбәр тараткан. Айдар да ишеткән моны.  Корсагын төшерүне таләп иткән. Ә Гөлүсә акланып тормаган, куган да чыгарган.  Айдар белән туйга дип алган күлмәген йөзенә аткан. Ә тегесе үч итеп, икенче көнне үк дус кызын алып кайткан. Соңыннан гафу үтенеп тә йөргән. Тик анысы да Гөлүсәдән аз гына соңга калып балага узган булган. 
 
- Бу заманын да әйтер идем, үбешеп кенә йөрмисез бит сез. Ир-ат үзенә борчу килсә, йә шешәгә үрелә, йә бүтән хатын кочагына керә. Андый чакта иркәләүчеләре дә табылып тора. Айдар кебекләрне бигрәк тә... Аннан соң ул үзе дә бу яктан егет чагында әүлия түгел иде.
 
- Бернәрсә дә аңламыйм әле мин, әни. Бер дә ышанасы килми моңа.
 
- Аңлашылганы да җитәрлек. Камил көне-төне кайгысыннан эчә әнә. Даниянең дә күзеннән яшь кипми. Балакаем, бу Гөлүсә ничекләр түзәдер?
 
- Ә Айдар? 
 
- Ирләргә нәрсә? Теге кызга өйләнү белән баш табиб итеп куйганнар үзен. Бик абруйлы кеше йонлы кулы  булган икән. Сөяркәсе булмады микән, дип тә сөйлиләр. Гонаһысына кермим, дөрестерме-түгелме. Андый чакта гайбәт күп була. Айдарга ул балалар аныкы түгел дигән генетик анализга хәтле күрсәткән.
 
- Аны бит кабаттан да тикшертеп була. Судка бирергә...
 
- Гөлүсәнең суд юлында йөрергә уенда да юк! Ул аларны Айварга тагарга уйламый да. Тегесе шухыр-мухыр китергән. Ә балалар... 
 
- Хәтерлисеңме, әни, бәләкәй чакта безне кияү белән кәләш дип йөртә идегез?
 
- Хәтерләмиме соң?.. Син, берүк аны исенә төшереп, канына тоз сала күрмә. Күзләренә күренеп йөрмәсәң дә ярый. Аларда синең кайгы түгел. 
 
- Айдарның әти-әнисе ни ди соң? Кода-кодагый булып йөри башлаганнар иде , дигән идең бит.
 
- Аптыраганнар инде. Алар гына түгел, бөтен кеше аптыраган. Ул балаларның күз яше кайсына төшәр икән диләр хәзер. 
 
- Төшәр дип уйлыйсыңмы?
 
- Аллаһы Тәгалә барын да күреп тора бит.
 
- Бәбиләрне күрдеңме соң?
 
- Бигрәк матурлар! Карап кына тормалы. Гел Айдарның үзе инде. 
 
- Кызлармы, малайлармы?
 
- Малайлар. Үзләре тере! Ашарга сорап кына торалар. Сөте дә җитмидер инде Гөлүсәнең. Бигрәк ябык...
 
- Игезәкләр дидеңме әле, әни?
 
- Игезәкләр шул. Нәселләрендә игезәкләр бар бит аларның. 
 
Гөлүсәнең Айдар белән өйләнешергә җыенуын белгәч, шулай булырга тиеш дип уйлап, моңа һич аптырамаган да иде. Тик менә хәзергесен һич кенә аңлап булмый. Игезәк балаларың туасын белә торып, аларны әтисез калдырырга ничек курыкмаган? 
 
Аның уйларын белгәндәй, әнисе дәвам итте.
 
- Гөлүсәсен дә әйтер идем инде... “Ул бу гәйбәтне миңа өйләнмәс өчен юри үзе дә чыгарган булгандыр әле. Бик тә баш табиб буласы килә иде аның . Аннан соң өйләнешкәч,  синең иреңнән балам була дип тагын берәрсе килеп әйтмәс дип кем әйтә ала”, - ди . Ә тегесе аның дус кызы да булган бит, җитмәсә! 
 
- Дус булмаган, димәк. 
 
- Булмаган шул. Айдарны тартып алыр өчен генә дус булып йөргән.
 
 - Соң бу Айдарын да әйтер идем инде! Шик төшкән , ачуланышкан саен бүтән хатын-кыз кочагына егылмасаң булмый идемени?
 
- Хатын-кыз үзенә кирәк чагында юха елан белән бер ул. Аның кармагына килеп капканыңны үзең дә сизми калуың бар. 
 
Индүснең башыннан мең төрле уй үтте. Яшь чагында аны-моны уйлап бетермисеңдер  шул . Ул үзе дә гонаһсыз түгел бит. Элек кенә  өйләнешкәнче егет белән кыз бер-берсе белән үбешүдән ары китмәгәннәр. Ә хәзер кызларның да әхлагы үзгәрде – әтисез бала табу да алар өчен берни түгел. Никахсыз җенси мөнәсәбәткә керүне дә көнбагыш ярган кебек кенә күрәләр. Нишләп әле кызларны гына гаепләп тора ул? Үзе дә мулла песие түгел ! Әгәр дә берьюлы ике-өч кыз аның үзеннән балага узып куйса? Кыяфәте ярый , нәселләре сау-сәламәт, үзеннән дә менә дигән балалар туар иде. 
 
- Бала-чагага тәүфыйк бирсен инде, - дип авыр сулады әнисе. Айдарның әти-әниләренә дә рәхәт түгелдер. Бөтен авыл шул турыда гына сөйли хәзер. 
 
- Гөлүсә нишләр икән инде хәзер? Ул игезәк балалар белән дим?
 
- Һәр бала үз ризыгы белән туа. Алла ташламас үзләрен. Күр дә тор, менә дигән егеткә чыгар. Гөлүсә кебек кызга биш баласы булса да ир табылыр. Тик хәзерге көндә аңа бик авыр. 
 
 Әгәр дә үзе дә шул хәлгә калса? Юк, буйдак булып озак йөрергә ярамас. Өйләнергә вакыт. Кемгә? Үзе белгән кызларның кайсысына? 
 
Ул белгән кызларын күз алдына китерде. Арада әйбәт кенә хатын булырдайлары да бар кебек. Тик ярату дигән нәрсә дә бар бит әле. Күңелеңә ятмаган кеше белән ничек инде гомер буе бергә яшисең, ди? Аннан соң бармы соң ул ярату дигән хис? Уйдырма гына түгелме? Әнә бит бер-берсен яраткан парлар да соңыннан пыр тузып, аерылышып, мал бүлеп, үзара дошманлашып бетәләр. Бер-берсенә тартылу хисе булмаса өйләнешмәгән, балалар үстермәгән булырлар иде бит!
 
Ул Гөлүсә белән бала чактагы хыялларын оныткан да кебек иде. Тик менә хәзер әллә нишләде, йөрәге сулкылдап –сулкылдап куйды. Ул игезәк малайлар аның үзенеке була ала иде бит әгәр балачактагы хыяллары тормышка ашкан булса. Аңа да әти булырга вакыт бит, бик вакыт...
 
Ә күрше ишегалдында Гөлүсә бу якка таба күтәрелеп тә карамый.  Юк, бер дә хәсрәттән сыгылып төшкән кешегә ошамаган ул. Әнә кояшта кипкән чүпрәкләрен җыеп алды да, алар урынына яңаларын элеп куйды. Аннан соң игезәкләрен арбага чыгарып салды һәм аларны селкетеп бишек җыры көйли башлады.

Йоклагыз күз нурларым,
Җанымның йолдызлары...
 
Бу җырны башкачарак итеп курчакларын йоклатканда да җырлый торган иде бит ул! Ә Индүс курчакларны һич йоклатасы килмичә, машина белән выҗлап, аларны уятып, аңа комачаулый иде.
 
- Әле йокларга иртә! Әйдә машинага утырсыннар. Мин аларны кунакка алып китәм!
 
Тик курчакларның машинада утырасылары һич килми, алар егылып төшәләр. Әллә Индүс аларны йөртә белми инде?
 
- Синең машина йөртергә хокукың юк, шуңа машинаң ава, – ди Гөлүсә. – Башта правага укырга кирәк. Юкса аяк-кулларын сындырып бетерерсең. Әйдә мин сине правага укытам.
 
Гөлүсә аны “укытып”, права хокукы язылган кәгазь “язып” бирә. Тик барыбер курчаклар аның машинасын яратмыйлар, машинадан “төшеп калалар”.
 
- Минем курчаклар безнең ил машиналарын яратмыйдыр , чит ил машинасы алырга кирәк, - ди Гөлүсә.
 
- Алар машинада йөрерлек түгел, аларга бала караватында гына йокларга кирәктер, - ди Индүс.
 
- Син үзең үсмәгән! Аларны кияүгә бирергә вакыт.
 
Тик курчаклар арасында кияү егете булырдае юклыгы ачыклана.
 
- И, булмады инде бу. Кияү егете син булырсың!
 
- Кәләш син булсаң гына кияү егете булам!
 
Кияү белән кәләш табылгач, киемен табу кыен түгел, аларның бәйрәм киемнәре бар бит. Тик туйда кунаклар да кирәк .
 
- Кемнәрне чакырырбыз икән? – ди Гөлүсә җитди төстә.
 
- Әнисәне чакырмыйбыз, ул елак... 
 
- Гөлүс тик утыра белми...
 
Туйга кунаклар исемлеген барлап чыккач, әниләре ашарга чакыра. Аннан соң бүтән уеннар  уйлап табалар. Чөнки гомер буе кәләш белән кияү генә булып йөрмиләр...
 
Хатирәләр генә шул барысы да. Ә хәзер Гөлүсә чынлап бәби үстерә. Кәләш булмаган килеш...
 
 Ул күрше ишегалдына ничек килеп кергәнен дә аңышмыйча калды. 
 
- Исәнме, Гөлүсә! – дигәч кенә айнып китте. 
 
- Исәнме, – дип елмайды Гөлүсә.
 
Һаман шул Гөлүсә. Бер дә елап утырганга ошамаган. Тагын да ягымлыланган.
 
- Кайткансың икән...
 
- Әйе.
 
- Әни дә булгансың.
 
- Әйе...
 
- Карарга ярыймы?
 
- Кара...
 
Кош балалары кебек ике нарасый... 
 
- Без дә шулай бәләкәй булдык микәнни?
 
Гөлүсә көлемсерәде.
 
- Юк, туу белән йөгереп йөри башладык.
 
- Сарык бәрәннәре кебекме?
 
Икесе дә көлештеләр.
 
- Мин сине бик кызгандым...
 
- Нишләп кызганасың? Балаларым минем белән.
 
- Әйе...
 
- Без югалмабыз. Әйе, бит, балалар?  Безгә әнидән башка беркем дә кирәк түгел!
 
Ахыры берничә көннән...
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 20.05.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»