поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.05.2015 Фаҗига

Ходай бала хәсрәте бирмәсен

Үткән елгы май бәйрәмнәрен бик күңелле уздырган идек. Казанда Качалов театрында баш хисапчы булып эшләүче кызыбыз Резидә дә кунакка кайтты. Балалар, оныклар бергәләшеп шашлык пешерделәр, бакчада эшләдек, Резидә яшелчәләр, чәчәкләр чәчте, аның белән икәү алмагачлар утырттык. 4 майда энесе аны машина белән Казанга илтте, мин озатып калдым.

Кем уйлаган ул вакытта балакаемны соңгы тапкыр күрүем, соңгы озатуым дип. 29 майда төнлә Чабаксардан Казанга командировкадан кайтып төшеп, Резидә өенә кадәр кайтырга таксига утыра һәм бәрелеп үлә. Таксистның игътибарсызлыгы аркасында, гөрләп эшләп торган, әле 43 яшьлек кенә балабызның гомере өзелде.

Көтмәгәндә ишелеп килгән бу хәсрәтебезнең авырлыгын бернәрсә белән чагыштырып та, аны берничек җиңеләйтеп тә булмый. Без – гомер чигенә җитеп килүче ата белән ана инде өченче балабызны җир куенына тапшырдык. Алсуыбыз авырып үлде, аның үлеменә 13 ел үткәч тә йөрәк сыкраулары басылмаган иде, инде Резидәбезнең мәңге кайтмаячагын, аны күрергә, тавышын ишетергә, аның белән сөйләшергә мөмкин түгеллеген йөрәк кабул итә алмый. Бик сагынабыз аны. Кайчакта ул исәндер, Казанда эшләп йөридер кебек тоела. Ашарга утыргач та, иптәшләрен күргәч тә, тәрәзәдән ул киткән юлларга карагач та коточкыч сагыш баса күңелне. Һәрвакыт күңелемнән аның белән сөйләшәм, киңәш кирәк булганда ул ни әйтер иде дим. Ул өйгә кайткач Алсуымны да күргән кебек була идем.

Резидә безнең беренче балабыз, беренче шатлыгыбыз иде. Алсу – икенче кызыбыз, ә үлгән улыбыз Айрат ике кыз артыннан туган тансык балабыз иде. Резидә Рамил энекәшенең киңәшчесе, оныкларымның яраткан туган апалары иде, киленебез Гүзәл белән дә серләре килешә иде. Безнең таянычыбыз, картлык көнебезгә терәгебез иде ул.

Ул тормышны, кешеләрне, эшен, Казанын бик яратты. Авыр эшен җаваплылык белән яхшы башкарды. Аны барысы да хөрмәт иттеләр. Резидә спорт белән шөгыльләнде, сәламәт тормыш рәвеше алып барды. Чаңгыда шуа, бассейнда йөзә, велосипедта йөри иде. Машина йөртү таныклыгы алды, инглиз теле курсларында укыды, эше буенча квалификация курслары үтте, күп шәһәрләрдә командировкаларда булды, җәйге ялларын диңгез буенда үткәрде. Резидә барысын да үз көче белән, үз тырышлыгы белән булдырган иде. Тик бөтенесе дә үкенечкә калды хәзер.

Таксистның игътибарсызлыгы аркасында балабыз әрәм булды. Үлеменә бер ел тулып килә, ә йөрәктәге сагышлар тирәнәя генә бара. Бу язганнарым аңа дога булып ирешсен. Ходай беркемгә дә бала хәсрәте бирмәсен, беркемне дә фаҗигале үлемнәргә дучар итмәсен.


Венера БАЙБУЛАТОВА
Татарстан яшьләре
№ 18 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»