|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.05.2015 Мәдәният
“Татмедиа”да китапханә ачылды (ФОТО)Бүген Татарстан матбугаты көнендә “Татмедиа” бинасының редакция корпусында әдәби салон утырышы узды. Бәйрәм хөрмәтенә кабаттан ачылган китапханә бүлмәсенә “Татмедиа”АҖның генераль директоры Фәрит Шәһиәхметов, аның киңәшчеләре, урынбасарлары, газет-журнал мөхәрирләре килгән иде. Тантаналы ачылышта Фәрит Шәһиәхмәтов җыелган кунакларны Татарстан матбугаты көне белән котлады, китап абруе хакында фикерләре белән уртаклашты. “Интернет заманында яшәсәк тә, виртуаль китапханәләребез белән мактана алсак та, китапның үзен кулга тотып укуга ни җитә? Заманында безнең бинада китапханә гөрләп эшләде. Шәһсән мин үзем дә ул китапханәдән актив файдалана идем. Бу гадәти генә китапханә түгел. Биредә журналистлар, типографистлар өчен һәм башка махсус әдәбият саклана. Барлыгы фондта 5 меңннән артык китап бар. Аның саны артачак, чөнки безгә китаплар бүләк итә башладылар инде. Татарстан китап нәшрияты мәсәлән 100 китап бүләк итте”, - диде Фәрит Шәһиәхмәтов. 1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20 Солтан Исхаков фотолары.
Мөршидә КЫЯМОВА |
Иң күп укылган
|