|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.05.2015 Җәмгыять
Тарзан кайтавазы яки нәрсә күрсәтсәләр, шундыйга әйләнәләрОлырак буын кешеләре хәтерлидер әле. 1950 елларда авыл-шәһәр клубларында, кинотеатрларда читтән кайтарылган кинофильмнар күрсәтә башладылар. Шулар арасында халыкның мөкиббән китеп караган маҗаралы «Тарзан», «Робин Гуд маҗаралары» кебек фильмнар да бар иде. Ул елларда авылларда халык күп яшәде, колхоз-совхозлар гөрләп эшләп торды. Яшьләр үзешчән сәнгатьтә дә актив катнашты. Айга бер үзләре әзерләп берәр спектакль яки концерт куялар иде. Атнага бер күчмә кино килә. Халык шуны зарыгып көтеп ала иде. Ул фильмнар аклы-каралы, кадр астына русча титрлар язылган. «Тарзан» киносы булганда, клубка халык сыймый иде. Ул кино кызык, мавыктыргыч иде, әмма тора-бара төрле хәлләр күренә башлады. Хыялый малай-шалайлар, урманга барып, Тарзан булып уйнап, агачтан агачка сикерәләр, шунда егылып имгәнүчеләр дә булды. Безнең Төгәлбай авылы белән янәшә Кошки дигән авылдан МТСта механик булып эшләүче Аксеновның 11 яшьлек малае һәм тагын өч малай, Африкага барып, Тарзан булабыз дип, Идел буендагы пристаньга чыгып китәләр. Үзләренчә, пароход белән Әстерханга хәтле барып, аннан Африкага джунглига барып, чыгу планын коралар. Боларны пароходка кертмиләр. Шуннан әтиләренә телефоннан шалтыратып әйтәләр, тегеләре килеп ала.
Сөләйман ШАКИРОВ |
Иң күп укылган
|